Чыгыш 17:1—16

  • Хореб янында су юклыгыннан зарлану (1—4)

  • Кыядан су агып чыга (5—7)

  • Амаликлылар һөҗүм итә һәм җиңелә (8—16)

17  Бөтен Исраи́л җәмгыяте, Йәһвәнең кушуы буенча,+ Син чүленнән+ кузгалып, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Рефидимгә+ килеп җитте. Шунда алар чатыр корып урнашты. Ләкин ул җирдә эчәргә су юк иде.  Шулчак халык: «Безгә эчәргә су бир»,— диеп, Муса белән талаша башлады.+ Әмма Муса аларга: «Нигә минем белән талашасыз? Ник Йәһвәне сыныйсыз сез?»+ — диде.  Ләкин халык бик нык сусаган иде, һәм алар Мусага: «Ник син безне Мисырдан алып чыктың? Безне, улларыбызны һәм мал-туарыбызны сусаудан үтерер өченме?» — дип зарланды.+  Ахыр чиктә Муса Йәһвәгә: «Бу халык белән нәрсә эшлим соң инде? Алар тиздән мине таш атып үтерәчәк бит!» — дип ялварды.  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Үзең белән Исраилнең берничә өлкәнен ал да, Нил елгасына суккан таягыңны+ кулыңа тотып, халык алдыннан  Хоребка* бар. Ә мин андагы кыяда синең алдыңда торырмын. Кыяга сук, һәм аннан су агып чыгар, һәм халык аны эчәр».+ Муса Исраил өлкәннәре каршында шулай эшләде дә.  Исраиллеләрнең талаш чыгарганы һәм: «Йәһвә безнең арадамы, юкмы?» — диеп, Йәһвәне сынаганы+ аркасында Муса бу урынны Масса́һ*+ һәм Мәрибә́*+ дип атады.  Аннары амаликлылар,+ Рефидимгә килеп, Исраилгә һөҗүм иттеләр.+  Муса Йошуага+ болай диде: «Кешеләр сайлап ал һәм амаликлыларга каршы сугышырга чык. Иртәгә мин Аллаһы алырга кушкан таякны кулыма тотып, калкулык өстендә торырмын». 10  Шунда Йошуа́ Муса әйткәнчә эшләде+ һәм амаликлыларга каршы сугышырга чыкты. Муса, Һарун һәм Хур+ исә калкулыкка менеп бастылар. 11  Муса кулларын күтәреп торганда, исраиллеләр җиңә иде, ә кулларын төшерү белән амаликлылар җиңә башлый иде. 12  Мусаның куллары авырайгач, Һарун белән Хур бер таш алып килделәр, һәм ул ташка утырды. Шунда алар икесе ике яктан Мусаның кулларын тотып торды, һәм аның куллары кояш баеганчыга кадәр кымшанмый торды. 13  Шулай итеп Йошуа амаликлыларны һәм алар белән килгәннәрне кылычтан кичерде.+ 14  Йәһвә Мусага болай диде: «Бу хакта төргәккә язып куй, ул истәлек булсын һәм моны Йошуага да әйт: „Мин амаликлыларны җир йөзеннән* бөтенләй юк итәрмен, һәм аларны инде берәү дә искә алмас“».+ 15  Муса мәзбәх* корды һәм аны Йәһвә-нисси́* дип атап: 16  «Аларның кулы Йәһ+ тәхетенә каршы булганга, Йәһвә амаликлылар белән буыннан-буынга сугыш алып барачак»+,— диде.

Искәрмәләр

Монда ун әмер бирелгән тау түгел, ә Синай тавы тирәсендәге Синай чүле дип аталган таулы урын күздә тотыла.
Мәгъ. «сынау; тикшерү».
Мәгъ. «талашу».
Сүзгә-сүз «күк астыннан».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Мәгъ. «Йәһвә — минем билге [булып торган] баганам».