Чыгыш 18:1—27

  • Ятәр белән Сафура килә (11—12)

  • Ятәр хөкемчеләр билгеләргә киңәш итә (13—27)

18  Мусаның каенатасы+ — Мидья́н рухание Ятә́р — Аллаһының Муса хакына һәм үзенең халкы Исраи́л хакына башкарган бөтен эшләре турында, шулай ук Йәһвәнең Исраилне Мисырдан ничек алып чыкканы турында ишетте.+  Ятәр Мусаның хатыны Сафураны (Муса исә аны атасы янына кайтарып җибәргән иде)  ике улы+ белән бергә үзенә кабул иткән иде. Берсенең исеме Гирсә́м*+ иде, чөнки Муса: «Мин чит җирдә килмешәк булып киттем»,— дигән иде.  Ә икенчесенең исеме Илгазә́р* иде, чөнки Муса: «Атамның* Аллаһысы — минем ярдәмчем, ул мине фиргавен кылычыннан коткарды»+,— дигән иде.  Шунда Ятәр Мусаның уллары һәм хатыны белән бергә Аллаһының тавына, Муса үз чатырын корып урнашкан чүлгә килде.+  Ул Мусага: «Мин, каенатаң Ятәр,+ хатының һәм ике улың белән синең яныңа киләм»,— дигән хәбәр җибәрде.  Муса шунда ук каенатасын каршы алырга чыкты. Ул аның алдында иелде һәм аны кочаклап үпте. Алар бер-берсенең хәлләрен сораштылар, ә аннары чатырга кереп киттеләр.  Муса үз каенатасына Йәһвәнең Исраил хакына фиргавен белән Мисырга каршы нәрсә эшләгәнен,+ юлларында булган авырлыклар+ һәм Йәһвәнең үзләрен ничек коткарганы турында сөйләп бирде.  Ятәр Йәһвәнең Исраилне Мисырдан азат итеп, алар хакына кылган бар яхшылыклары турында ишетеп сөенде. 10  Шуннан соң Ятәр болай диде: «Сезне Мисырдан, фиргавен кулыннан коткарган һәм халыкны Мисыр хакимлегеннән йолып алган Йәһвә макталсын. 11  Хәзер мин Йәһвәнең бар илаһлардан бөегрәк икәнен беләм.+ Бу — мисырлылар исраиллеләргә каршы тәкәбберләнеп эш иткәндә ачык күренде». 12  Аннары Мусаның каенатасы Ятәр Аллаһыга яндыру корбаны һәм башка корбаннар китерде. Һарун һәм Исраилнең бөтен өлкәннәре, килеп, Аллаһы каршында Мусаның каенатасы белән бергә ашады. 13  Икенче көнне Муса гадәттәгечә хөкемче вазифасын үтәргә утырды, һәм кешеләр иртәдән кичкә кадәр Муса алдында басып торды. 14  Мусаның каенатасы, аның халык өчен кылган бар эшләрен күргәч, болай диде: «Нигә алай эшлисең? Ни өчен син берүзең хөкем итеп утырасың, ә башкалар иртәдән кичкә кадәр синең алда басып тора?» 15  Муса аңа болай диде: «Кешеләр минем яныма Аллаһыдан җитәкчелек сорар өчен килә. 16  Берәр мәсьәлә туганда, алар бу мәсьәлә белән минем яныма килә. Мин ике якны да тыңлап хөкем итәм һәм Аллаһының карарларын, кануннарын аларга җиткерәм».+ 17  Мусаның каенатасы болай диде: «Алай эшләү яхшы түгел. 18  Син үзеңне дә, яныңдагы кешеләрне дә йончытып бетерәсең, чөнки бу синең өчен бик авыр йөк, һәм син аны үзең генә күтәрә алмыйсың. 19  Хәзер мине тыңла. Мин сиңа киңәш бирәм, һәм Аллаһы синең белән булыр.+ Син Аллаһы алдында халыкның вәкиле бул+ һәм аларның эшләрен Аллаһыга җиткер.+ 20  Аларны Аллаһының күрсәтмәләренә һәм кануннарына өйрәт,+ аларга йөрергә тиешле юллары һәм үтисе бурычлары турында әйт. 21  Ләкин халык арасыннан Аллаһыдан куркучы сәләтле ир-атларны,+ намуссыз табышны күралмаучы ышанычлы ир-атларны+ сайла һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгелә.+ 22  Алар, берәр мәсьәлә туган чакта,* халыкны хөкем итеп торсын, һәр катлаулы сорау белән сиңа килсен,+ ә һәр кечкенә мәсьәләне үзләре хәл итсен. Алар бу йөкне сиңа күтәрешсә,+ үзеңә дә җиңелрәк булып китәр. 23  Әгәр шулай эшләсәң (һәм Аллаһы сиңа шулай боера икән), син бу йөкне күтәрә алырсың, һәм һәркем өенә канәгать булып кайтып китәр». 24  Муса шунда ук үз каенатасының сүзенә колак салды һәм ул әйткәннең барысын эшләде. 25  Муса бөтен исраиллеләр арасыннан сәләтле ир-атларны сайлады һәм аларны халыкның мең, йөз, илле һәм ун кешелек төркемнәре өстеннән башлыклар итеп билгеләде. 26  Шулай итеп, төрле мәсьәләләр туганда, алар халыкны хөкем итте. Катлаулы сорау белән алар Муса янына барды,+ ә һәр кечкенә мәсьәләне үзләре хәл итте. 27  Шуннан соң Муса үз каенатасын озатты,+ һәм ул үз җиренә кайтып китте.

Искәрмәләр

Мәгъ. «андагы килмешәк».
Мәгъ. «Аллаһым — Ярдәмчем минем».
Яки «Ата-бабаларымның».
Сүзгә-сүз «һәр очракта».