Чыгыш 22:1—31

  • Исраилгә бирелгән кануннар, хөкем карарлары (1—31)

    • Урлау турында (1—4)

    • Игенгә зыян китерү турында (5, 6)

    • Зыянны каплау һәм милек турында (7—15)

    • Аздыру турында (16, 17)

    • Гыйбадәт кылу һәм җәмгыятьтәге гаделлек турында (18—31)

22  Әгәр берәр кеше үгез яки сарык урлап, аны суйса я сатса, ул урланган үгез өчен биш үгез, ә сарык өчен дүрт сарык кайтарсын.+  (Әгәр каракка+ өйгә үтеп кергән чагында суксалар һәм ул үлсә, үтерүче кан коюда гаепле түгел.  Ләкин бу хәл кояш чыкканнан соң булса, ул кан коюда гаепле була.) Карак үзе китергән зыянны капларга бурычлы. Әгәр аның бернәрсәсе дә юк икән, урлаудан килгән зыянны түләтер өчен, аның үзен сатсыннар.  Әгәр ул урлаган хайван — үгез, ишәк яки сарык — аңарда тере килеш табылса, ул икеләтә түләсен.  Әгәр берәрсе үз малын кырга я йөзем бакчасына утлап йөрергә җибәрсә һәм аның малы башка берәүнең кырына кереп китсә, китерелгән зыян өчен ул үз кырындагы яки йөзем бакчасындагы иң яхшы уңышын биреп түләсен.  Әгәр ут чыгып, чәнечкеле үсемлекләргә капса һәм кырдагы көлтәләрне, үсеп утырган игенне яки бөтен басуны юкка чыгарса, ут чыгарган кеше китерелгән зыян өчен түләргә тиеш.  Әгәр берәү үз якынына акча я әйбер-мазар сакларга биреп торып, болар шул кешенең өеннән урланса һәм карак табылса, карак үзе китергән зыянны икеләтә капларга тиеш.+  Әгәр карак табылмаса, йорт хуҗасын, ул үз якынының әйберләренә кулын сузганмы, юкмы икәнен билгеләр өчен, Аллаһы алдына китерсеннәр.+  Малны — үгез, ишәк, сарык, кием яки югалган берәр нәрсәне — законсыз үзләштерүнең бөтен очракларында бер як: „Бу минеке!“ — дисә, ике як та бу эшне Аллаһы алдына китерсен.+ Аллаһы кемне гаепле дип игълан итсә, шул кеше якынына китергән зыянны икеләтә капласын.+ 10  Әгәр берәрсе якынына ишәк, үгез, сарык я башка бер хайванын сакларга биреп, хайван үлсә, имгәнсә яки аны берәү дә күрмәгәндә алып китсәләр, 11  хайванны сакларга алган кеше Йәһвә алдында, якынымның малына кул сузмадым, дип ант итәргә тиеш, һәм хайванның хуҗасы аның антын кабул кылсын. Тегесе аңа килгән зыян өчен түләргә тиеш түгел.+ 12  Ләкин хайванны аңардан урласалар,* ул аның хуҗасына түләргә тиеш. 13  Әгәр аны ерткыч җанвар ботарлап ташлаган булса, ул аның үләксәсен дәлил итеп китерсен. Ул ерткыч җанвар ботарлап ташлаган хайван өчен түләргә тиеш түгел. 14  Әгәр кем дә булса үз якынының берәр хайванын алып торса һәм хуҗасы янында булмаганда хайван имгәнсә яки үлсә, аны алып торган кеше китергән зыян өчен түләргә тиеш. 15  Ә хуҗасы янында булган икән, ул түләргә тиеш түгел. Әгәр хайванны яллаганнар икән, яллау өчен бирелгән акча зыянны каплый. 16  Әгәр берәр ир-ат ярәшелмәгән гыйффәтле кызны аздырып, аның белән ятса, ул аны хатынлыкка алырга һәм калым түләргә тиеш.+ 17  Әгәр атасы аны ул кешегә кияүгә бирергә каршы булса, теге кеше калым күләмендә акча түләсен. 18  Сихерче хатынны исән калдырма.+ 19  Хайван белән якынлык кылган һәрбер кеше һичшиксез үтерелергә тиеш.+ 20  Йәһвәдән башка бүтән илаһларга корбан китергән һәркем юк ителсен.+ 21  Килмешәк белән начар мөгамәлә итмәгез һәм аны кысрыкламагыз,+ чөнки сез үзегез Мисыр җирендә килмешәк идегез.+ 22  Тол хатынны һәм ятимне* җәберләмәгез.+ 23  Аларны җәберләсәгез, алар миңа ярдәм сорап ялварыр, һәм мин аларның ачы тавышын ишетермен+ 24  һәм ачуым кабынып, сезне кылыч белән үтертермен. Шулчак сезнең хатыннарыгыз — тол, ә балаларыгыз ятим калыр. 25  Әгәр минем халкымнан булган, яныңда яшәгән берәр ярлы* кешегә әҗәткә акча бирсәң, син аның белән рибачы* кебек эш итәргә тиеш түгел. Аңардан риба түләү таләп итмә.+ 26  Әгәр син якының бурычка алган акча өчен рәһенгә* аның киемен алсаң,+ аны хуҗасына кояш баеганчы кайтарып бир. 27  Чөнки бу аның бердәнбер япмасы, тәнен каплау өчен киеме. Йоклаганда ул нәрсә ябынып ятар?+ Ул миңа зарын сөйләсә, мин ишетми калмам, чөнки мин кызганучан.*+ 28  Аллаһыны каһәрләмә,*+ халкың арасындагы башлыкны да каһәрләмә.+ 29  Мул итеп җыйган уңышыңнан һәм изгечләреңнән ташып аккан шәраб белән майдан икеләнмичә бүләкләр китер.+ Беренче булып туган улыңны миңа багышла.+ 30  Беренче булып туган үгез бозау һәм тәкә бәрән белән менә нәрсә эшлә:+ тугач, җиде көн алар аналары янында булсын, ә сигезенче көнне аларны миңа китер.+ 31  Сез минем алдымда изге халык булырга тиеш.+ Кырда ерткыч җанвар ботарлап ташлаган хайван итен ашамагыз.+ Аны этләргә ыргытыгыз.

Искәрмәләр

Күрәсең, аның игътибарсызлыгы аркасында яки ул комачаулый алган шартларда.
Яки «атасыз баланы».
Яки «мескен».
Рибачы — процентка акча бирүче.
Ягъни залогка.
Яки «киң күңелле».
Яки «яманлама».