Чыгыш 24:1—18

  • Халык килешү белән риза (1—11)

  • Муса Синай тавында (12—18)

24  Аннары Аллаһы Мусага болай диде: «Син үзең, Һарун, Нада́б, Абиһу́+ һәм Исраилне́ң 70 өлкәне Йәһвә хозурына тауга менегез. Еракта торып сәҗдә кылыгыз.  Муса үзе генә Йәһвәгә якынлашсын, ә башкалар якынлашмасын. Халык исә алар белән тауга менәргә тиеш түгел».+  Шунда Муса халык янына барып, Йәһвәнең бар сүзләрен һәм бөтен хөкемнәрне җиткерде,+ һәм бөтен халык бертавыштан: «Без Йәһвә әйткән барлык сүзләрне үтәргә әзер»+,— дип җавап бирде.  Муса Йәһвәнең бөтен сүзләрен язып куйды.+ Иртән иртүк торып, ул тау итәгендә мәзбәх корды һәм Исраилнең 12 кабиләсе өчен 12 таш багана куйды.  Шуннан соң ул исраиллеләр арасыннан яшь ир-атларны сайлап алды, һәм алар Йәһвәгә яндыру корбаннары китерде һәм шулай ук татулык корбаннары+ итеп үгезләрне корбанга китерде.  Аннары Муса канның яртысын алып, савытларга салды, ә яртысын мәзбәх өстенә бөркеде.  Аннары ул килешү китабын* алып, аны халыкка кычкырып укыды.+ Шунда алар: «Без Йәһвә әйткәннең барысын үтәргә әзер һәм аңа тыңлаучан булырбыз»,— диделәр.+  Шулчак Муса канны алып, халык өстенә бөркеде+ һәм: «Бу кан Йәһвәнең сезнең белән барлык шушы сүзләр нигезендә төзегән килешүен раслый»,— диде.+  Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең 70 өлкәне тауга менде, 10  һәм алар Исраи́л Аллаһысын күрде.+ Аның аяк астына сапфир ташына охшаш һәм күкләрдәй саф бер нәрсә түшәлгән иде.+ 11  Ул Исраилнең бу җитәкчеләренә зыян китермәде,+ һәм алар ашап-эчеп утырган чакта күренештә Аллаһыны күрделәр. 12  Йәһвә Мусага болай диде: «Минем янга тауга мен һәм шунда тор. Мин сиңа, халыкны өйрәтү өчен, таш такталарга кануннар һәм әмерләр язып бирермен».+ 13  Шунда Муса һәм аның хезмәтчесе Йошуа́+ урыннарыннан торды, һәм Муса Аллаһының тавына менеп китте.+ 14  Ә өлкәннәргә ул болай дигән иде: «Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне монда көтегез.+ Сезнең белән Һарун һәм Хур+ кала. Кемнең дә булса берәр нинди бәхәсле соравы туса, аларга барсын».+ 15  Муса тауга менгәндә, тауны болыт каплаган иде.+ 16  Йәһвә даны+ Синай тавында+ булды, һәм болыт аны алты көн каплап торды. Ә җиденче көнне ул Мусага болыт эченнән дәште. 17  Моны күреп торган исраиллеләр өчен Йәһвә данының күренеше тау башына капкан көчле ут сыман иде. 18  Шунда Муса болыт эченә кереп, тауга менде.+ Муса тауда 40 көн һәм 40 төн булды.+

Искәрмәләр

Бу китапта, күрәсең, Чг 20:22—23:33 тә язылган кануннар булган.