Чыгыш 26:1—37

  • Изге чатыр (1—37)

    • Тукымалар (1—14)

    • Рамнар һәм нигезләр (15—30)

    • Чаршау һәм пәрдә (31—37)

26  Ун кисәк тукымадан изге чатыр+ яса. Тукымалары катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән тукылган булсын. Аларга керубимнәр+ сурәтләре чик.+  Һәрбер тукыманың озынлыгы 28 терсәк,* киңлеге 4 терсәк булсын. Бөтен тукыма кисәкләре бер зурлыкта булырга тиеш.+  Биш кисәк тукыманы бер-берсенә беркетеп, бер япма яса һәм башка биш кисәк тукыманы бер-берсенә беркетеп, бер япма яса.  Беренче япманың читенә, соңгы тукыманың кырыена, зәңгәр җептән элмәкләр яса һәм шуны ук икенче япманың читенә, беренчесе белән тоташтырылачак урынга да эшлә.  Беренче япмага 50 элмәк яса һәм икенче япманың читенә, беренчесе белән тоташтырылачак кырыена, 50 элмәк яса. Ике япманың элмәкләре бер-берсенә капма-каршы булсын.  50 алтын каптырма ясап, япмаларны каптырмалар белән тоташтыр — һәм изге чатыр өчен бербөтен япма булачак.+  Син шулай ук изге чатырның япмасы өчен кәҗә йоныннан+ тукымалар яса — барлыгы 11 тукыма кисәге булсын.+  Һәр тукыма кисәгенең озынлыгы 30 терсәк, киңлеге 4 терсәк булсын. 11 тукыма кисәгенең барысы да бер зурлыкта булырга тиеш.  Биш тукыма кисәген бергә беркет һәм башка алтысын бергә беркет. Чатырның алгы ягындагы алтынчы тукыма кисәген өскә таба бөкләп куй. 10  Беренче япманың соңгы тукымасы читенә 50 элмәк яса һәм икенче япманың соңгы тукымасы читенә, тоташтырылачак кырыена, 50 элмәк яса. 11  50 бакыр каптырма яса да, каптырмаларны элмәкләргә кидереп, япмаларны бер-берсенә тоташтыр, һәм япма бербөтен булачак. 12  Япманың артып торган өлеше төшеп торсын. Соңгы тукыма изге чатырның арткы ягыннан ике терсәккә төшеп торсын. 13  Япманың артып торган өлеше, чатырның ян-якларын каплап, эчке япмадан бер терсәккә озынрак булып төшеп торсын. 14  Син шулай ук шул япманың өстеннән каплау өчен сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән япма һәм аның өстеннән каплау өчен тюлень тиреләреннән япма яса.+ 15  Изге чатырның стеналарын ясау өчен, сәрви* агачыннан бастырма рамнар*+ эшлә.+ 16  Һәр рамның биеклеге — ун терсәк, киңлеге терсәк ярым булсын. 17  Һәр рамның бер-берсенә янәшә икешәр чыгынтысы* булсын. Изге чатырның бөтен рамнарын шулай итеп яса. 18  Изге чатырның көньякка караган ягы өчен 20 рам яса. 19  20 рам өчен ырмаулы 40 көмеш нигез+ яса: беренче рам астындагы ике чыгынтыга ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астындагы ике чыгынтыга ырмаулы ике нигез яса.+ 20  Изге чатырның икенче ягы — төньякка караган ягы өчен 20 рам 21  һәм алар өчен ырмаулы 40 көмеш нигез — беренче рам астына ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астына ырмаулы икешәр нигез яса. 22  Изге чатырның арткы — көнбатыш ягы өчен 6 рам яса.+ 23  Изге чатырның арткы ягына ике почмак терәвеч итеп ике рам яса. 24  Рам, астан өскә күтәрелеп, беренче боҗра янында тоташтырылган ике агач өлештән ясалырга тиеш. Икенчесе дә шундый булсын, һәм алар ике почмак терәвеч булып торсын. 25  Барлыгы 8 рам һәм алар өчен 16 ырмаулы көмеш нигез булсын: беренче рам астына кую өчен ике ырмаулы нигез һәм киләсе һәр рам астына кую өчен ырмаулы икешәр нигез булсын. 26  Сәрви агачыннан буй колгалар яса: изге чатырның бер ягындагы рамнар өчен — биш колга,+ 27  изге чатырның икенче ягындагы рамнар өчен — биш колга һәм изге чатырның көнбатыш — арткы ягындагы рамнар өчен биш колга яса. 28  Урта колга рамнар читеннән бер очтан икенчесенә кадәр буйга сузылсын. 29  Рамнарны алтын белән капла+ һәм алар өчен алтын боҗралар яса, боҗраларга исә колгалар кидерелер, ә колгаларны алтын белән капла. 30  Син изге чатырны үзеңә тауда күрсәтелгән сызым буенча корырга тиеш.+ 31  Зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән чаршау+ яса. Аңа чигеп керубимнәр сурәтләре ясалсын. 32  Чаршауны сәрви агачыннан ясалган һәм алтын белән капланган дүрт баганага элеп куй. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганалар ырмаулы дүрт көмеш нигезгә утыртылсын. 33  Чаршауны каптырмалар* астына элеп куй һәм шаһитлек сандыгын+ чаршау артына керт. Чаршау Иң изге урынны+ Изге урыннан+ аерып торачак. 34  Иң изге урындагы шаһитлек сандыгының капкачын ябып куй. 35  Чаршауның икенче ягына өстәлне урнаштыр, ә изге чатырның көньякка караган ягына, өстәл каршысына, шәмдәлне+ куй. Өстәлне исә төньякка караган якка куй. 36  Чатырның керү урынына зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдә яса.+ 37  Пәрдәне элү өчен сәрви агачыннан биш багана яса һәм аларны алтын белән капла. Аларның ыргаклары алтыннан булсын. Баганаларны утырту өчен бакырдан коеп ырмаулы биш нигез яса.

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни акация.
Алар бергә тоташтырылган такталардан торган һәм озынча формадагы тәрәзә блокларына охшаш булган.
Яки «кара-каршы торган икешәр төз өлеше».
Күрәсең, япмаларны тоташтыру өчен кулланылган каптырмаларга карый.