Чыгыш 28:1—43

  • Рухани киемнәре (1—5)

  • Ефод (6—14)

  • Түшлек (15—30)

    • Урим һәм туммим (30)

  • Җиңсез озын күлмәк (31—35)

  • Алтын тасмалы чалма (36—39)

  • Руханиларның башка киемнәре (40—43)

28  Миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен,+ исраиллеләр арасыннан абыең Һарунны+ һәм аның уллары+ Нада́б, Абиһу́,+ Илгаза́р һәм Итамарны+ чакыр.  Абыең Һарунга дан һәм матурлык өчен тукып кием яса.+  Мин зирәклек рухы биргән барлык оста* кешеләр белән сөйләш.+ Алар Һарунга, аның изгеләндерелгәнен күрсәтер өчен, кием ясап бирер; шулчак ул миңа рухани булып хезмәт итә алыр.  Алар ясарга тиешле киемнәр мондый: түшлек,+ ефод,*+ җиңсез озын күлмәк,+ шакмаклы озын күлмәк, чалма+ һәм пута.*+ Алар бу изге киемнәрне абыең Һарун белән аның уллары өчен ясасын, һәм алар миңа руханилар булып хезмәт итә алырлар.  Осталар алтын җеп, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм нәфис җитен җеп куллансыннар.  Алар ефодны алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән ясасыннар, һәм ул чигелгән булсын.+  Аңа ике өске очын тоташтырыр өчен ике тар иңсә тукымасы беркетелсен.  Ефодны кысып бәйләү өчен тагылган билбау+ шундый ук нәрсәләрдән: алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалырга тиеш.  Ике оникс ташы+ ал да аларга Исраи́л улларының исемнәрен+ уеп яз, 10  туу тәртибе буенча, алты исемне — бер ташка, калган алтысын икенче ташка уеп яз. 11  Уючы ике ташка Исраил улларының исемнәрен мөһер уйгандай уеп язсын.+ Аннары аларны алтын кысаларга утырт. 12  Бу ике ташны Исраил уллары өчен истәлек итеп ефодның тар иңсә тукымаларына урнаштыр,+ һәм Һарун аларның исемнәрен, истәлек буларак, Йәһвә алдында үзенең иңсәләрендә йөртергә тиеш. 13  Алтын кысалар 14  һәм саф алтыннан бау сыман катылган ике чылбыр яса.+ Шул катылган чылбырларны кысаларга беркетеп куй.+ 15  Чигүчегә хөкем итү түшлеге ясарга куш.+ Ул, ефод шикелле, алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән эшләнсен.+ 16  Икегә бөкләгәч, ул дүрткел — буе бер карыш,* иңе бер карыш булырга тиеш. 17  Аңа дүрт рәт кысалы ташлар урнаштыр. Беренче рәттә: рубин, топаз һәм зөбәрҗәт. 18  Икенче рәттә: фирәзә, сапфир һәм яшма. 19  Өченче рәттә: леше́м,* ахак һәм аметист. 20  Дүртенче рәттә: хризолит, оникс һәм жадеит. Алар алтын кысаларга утыртылырга тиеш. 21  Ташларның саны, Исраил уллары санынча, 12 булсын. Аларның һәрберсенә 12 кабиләнең берсенең исеме мөһер уелгандай уеп язылсын. 22  Түшлек өчен саф алтыннан бау кебек ишелгән чылбырлар яса.+ 23  Түшлеккә ике алтын боҗра ясап, аларны түшлекнең ике өске очына беркет. 24  Ике алтын бауны түшлекнең очларындагы боҗраларга керт. 25  Ике бау очын алгы яктан ефодның тар иңсә тукымаларындагы ике кыса аша үткәреп, аларны беркетеп куй. 26  Алтыннан ике боҗра яса һәм аларны түшлекнең эчке ягындагы ефодка караган ике аскы очына беркет.+ 27  Тагын ике алтын боҗра ясап, аларны ефодның ике тар иңсә тукымасыннан астарак, ефод тоташкан урын янындарак, тышкы яктан, тукылган билбаудан өстәрәк беркетеп куй.+ 28  Түшлек тегендә-монда йөрмәсен өчен, ул боҗраларыннан зәңгәр бау белән ефодтагы боҗраларга бәйләп куелырга тиеш. Шулай итеп түшлек ефодта, тукылган билбаудан өстәрәк, үз урынында селкенмичә нык торачак. 29  Изге урынга кергәндә, Һарун Исраил улларының исемнәрен, Йәһвә алдында мәңгелек истәлек буларак, үз йөрәге янындагы хөкем итү түшлегендә йөртергә тиеш. 30  Хөкем итү түшлеге эченә ури́м һәм тумми́м*+ сал, һәм алар, Һарун Йәһвәнең хозурына кергәндә, аның йөрәге турысында булырга тиеш. Исраиллеләргә хөкем карарлары чыгару өчен кулланылган бу нәрсәләрне Һарун һәрвакыт Йәһвә алдында үз йөрәге янында йөртергә тиеш. 31  Ефод астыннан киеп йөрер өчен, җиңсез озын күлмәк яса. Ул тулысынча зәңгәр җептән тукып ясалсын.+ 32  Күлмәкнең баш өчен уемы булсын. Муен уемының тукучы эшләгән каймасы булсын. Ертылмасын өчен, ул көбә күлмәкнең уемы кебек булырга тиеш. 33  Күлмәк итәгенең кырые тирәли зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән анарлар һәм алар арасына алтыннан кыңгыраучыклар яса. 34  Җиңсез озын күлмәк итәгенең кырые тирәли алтын кыңгыраучык һәм анар, алтын кыңгыраучык һәм анар алмашлап барсын. 35  Һарун аны хезмәтен башкарганда кисен, һәм ул Йәһвә хозурына изге чатырга кереп-чыгып йөргәндә, кыңгыраучыклар тавышы ишетелеп торырга тиеш, шулчак ул үлмәячәк.+ 36  Саф алтыннан ялтырап торган тасма ясап, аңа, мөһер уйгандай, „Йәһвә изге ул“ дигән сүзләрне уеп яз.+ 37  Син аны чалмага+ зәңгәр бау белән беркетеп куй. Ул чалманың алгы ягында булырга тиеш. 38  Ул Һарунның маңгаенда булсын, һәм берәрсе Аллаһыга изге бүләкләрне, ягъни исраиллеләр изге бүләк итеп аерып куйган изге нәрсәләрне китергән чакта гөнаһ кылса, Һарун аның кылган хаталары өчен җаваплы булачак.+ Йәһвәнең хуплавын алу өчен, бу тасма һәрвакыт аның маңгаенда булырга тиеш. 39  Нәфис җитен җептән шакмаклы озын күлмәк тукы, нәфис җитен җептән чалма яса һәм тукып пута яса.+ 40  Шулай ук Һарунның улларына озын күлмәкләр, путалар яса. Дан һәм матурлык+ өчен баш киемнәре яса.+ 41  Шул киемнәрне абыең Һарунга һәм аның улларына кидер, аларны майла*+ һәм изге хезмәткә билгелә,*+ аларны изгеләндер, һәм алар миңа руханилар булып хезмәт итәчәк. 42  Шулай ук аларга ялан тәннәрен каплау өчен җитен ыштаннар* яса.+ Алар билдән тезгә кадәр булсын. 43  Һарун белән аның уллары аларны очрашу чатырына кергәндә я изге урында хезмәт башкару өчен мәзбәх янына килгәндә кияргә тиеш, шулчак алар гаепле булмас һәм үлмәс. Бу — Һарун һәм аның токымнары өчен үзгәрмәс күрсәтмә.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «зирәк йөрәкле».
Ягъни билбау.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Билгесез асылташ. Бәлки, гәрәбә, гиацинт, ак ахак яки турмалин.
Сүзгә-сүз «аларның кулын тутыр». Бу евр. сүзтезмәсе рухани булып хезмәт итәргә тиешле кешенең кулына хакимлекне тулысынча бирү дигәнне аңлата.
Яки «эчке киемнәр».