Чыгыш 29:1—46

  • Руханилык хезмәтенә билгеләү (1—37)

  • Көндәлек корбаннар (38—46)

29  Алар миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен һәм аларны изгеләндерү өчен, син менә нәрсә эшләргә тиеш: бер яшь үгез һәм кимчелексез ике сарык тәкәсе,+  шулай ук төче икмәк, май кушылган боҗрасыман төче икмәк, май белән майланган төче көлчәләр ал.+ Аларны иң яхшы бодай оныннан пешер  һәм кәрзингә салып,+ үгез һәм ике сарык тәкәсе белән бергә китер.  Һарун белән аның улларын очрашу чатырының керү урыны янына алып кил+ һәм аларга юынырга куш.+  Аннары киемнәрне+ алып, Һарунга озын күлмәк, ефод астына җиңсез озын күлмәк, ефод һәм түшлекне кидер һәм ефодның тукылган билбавы белән билен кысып бәйлә.+  Аның башына чалма кидер һәм чалмага Аллаһыга багышлануның изге билгесен* беркет;+  изге май*+ ал һәм башына агызып, аны майла.+  Шуннан соң Һарунның улларын якынрак китер дә аларга озын күлмәкләр кидер.+  Аның һәм улларының билләрен пута белән бу һәм аларга баш киемнәрен кидер. Руханилык хезмәте аларныкы булырга тиеш, бу — үзгәрмәс әмер.+ Шулай итеп син Һарунны һәм аның улларын руханилар булып хезмәт итәргә билгеләргә* тиешсең.+ 10  Үгезне очрашу чатыры янына китер, һәм Һарун белән аның уллары үгезнең башына кулларын куйсын.+ 11  Аннары үгезне Йәһвә алдында очрашу чатырының керү урыны янында чал.+ 12  Үгезнең бераз канын алып, бармагың белән мәзбәхнең мөгезләренә сөрт,+ ә калган бар канны мәзбәхнең нигезенә түк.+ 13  Бөтен эч маен,+ бавырдагы майны, ике бөерне һәм бөерләрдәге майны алып, аларны мәзбәхтә яндырып төтәт.+ 14  Ә үгезнең итен, тиресен һәм тизәген тукталу урыныннан читтә яндыр. Бу — гөнаһ йолу корбаны. 15  Шуннан соң бер сарык тәкәсен ал, һәм Һарун белән аның уллары тәкәнең башына кулларын куйсын.+ 16  Сарык тәкәсен чал һәм аның канын алып, мәзбәхнең һәр ягына бөркеп чык.+ 17  Тәкәне кисәкләргә бүлеп, аның эчәкләрен, аякларын ю+ һәм кисәкләрне башы белән бергә тезеп сал. 18  Син тәкәне бөтенләе белән мәзбәх өстендә төтәтеп яндырырга тиеш. Бу — Йәһвәгә китерелгән яндыру корбаны, хуш* ис.+ Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк. 19  Аннары икенче сарык тәкәсен ал, һәм Һарун белән аның уллары тәкәнең башына кулларын куйсын.+ 20  Тәкәне чал да бераз канын алып, Һарунның уң колак йомшагына һәм улларының уң колак йомшагына, уң кулларының баш бармагына һәм уң аякларының баш бармагына сөрт. Канны мәзбәхнең һәр ягына бөркеп чык. 21  Шуннан соң мәзбәхтәге канның беразын һәм берникадәр изге май+ алып, аларны Һарунга һәм аның киеменә, улларына һәм улларының киеменә сип. Шулай итеп ул үзе дә, аның киеме, аның уллары һәм аларның киеме дә изге булыр.+ 22  Аннары сарык тәкәсенең маен, койрык маен, эч маен, бавырдагы майны, ике бөерне, бөерләрдәге майны һәм уң ботны ал,+ чөнки бу — руханилык хезмәтенә билгеләү өчен китерелә торган сарык тәкәсе.+ 23  Шулай ук Йәһвә каршындагы төче икмәк салынган кәрзиннән бер түгәрәк икмәк, май кушылган боҗрасыман бер икмәк һәм бер көлчә ал. 24  Боларның барысын Һарунның һәм аның улларының кулларына сал, һәм син боларны Йәһвә алдында селкетү бүләге* итеп алга-артка селкетергә тиеш. 25  Шуннан боларны, аларның кулларыннан алып, Йәһвә алдында хуш исле бүләк буларак, яндыру корбаны белән бергә мәзбәхтә яндыр. Бу — Йәһвә өчен утта яндырыла торган бүләк. 26  Аннары Һарунны рухани итеп билгеләү өчен китерелгән тәкәнең түшен ал+ да Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп алга-артка селкет, һәм бу синең өлешең булыр. 27  Син Һарунны һәм аның улларын рухани итеп билгеләү өчен китерелгән тәкәнең мондый өлешләрен: селкетү бүләге итеп китерелгән түшне һәм изге өлеш итеп бирелгән ботны изгеләндерергә тиеш.+ 28  Болар, исраиллеләр үтәргә тиешле үзгәрмәс кагыйдә буенча, Һарунныкы һәм аның улларыныкы булып китсен, чөнки болар — изге өлеш. Болар исраиллеләр тарафыннан биреләчәк изге өлеш булыр.+ Бу — аларның татулык корбаннарының Йәһвә өчен бирелгән изге өлеше.+ 29  Һарунның изге киемнәрен+ аңардан соң аның уллары руханилар итеп майланганда һәм билгеләнгәндә кисеннәр.+ 30  Уллары арасыннан аңа алмашка киләчәк һәм изге урында хезмәт итәр өчен очрашу чатырына кереп йөриячәк рухани аларны җиде көн киеп йөрсен.+ 31  Аннары руханилык хезмәтенә билгеләү өчен китерелгән сарык тәкәсен ал да итен изге урында пешер.+ 32  Һарун белән аның уллары шул тәкәнең итен һәм очрашу чатырының керү урыны янында торган кәрзиндәге икмәкне ашасын.+ 33  Алар руханилар итеп билгеләнер* һәм изгеләнер өчен нәрсә аша йолып алынсалар, шуны ашасыннар. Ләкин моңа хокукы булмаган* кешегә аларны ашарга ярамый, чөнки китерелгән бүләкләр — изге нәрсәләр.+ 34  Әгәр корбанга чалынган тәкәдән һәм икмәктән иртәнгә кадәр берәр нәрсә калса, калдыкларны утта яндыр.+ Аларны ашарга ярамый, чөнки әлеге бүләкләр — изге нәрсәләр. 35  Мин Һарун һәм аның уллары белән сиңа нәрсә эшләргә кушкан булсам, шуның барысын эшлә. Аларны руханилар итеп билгеләү өчен җиде көн кирәк булыр.+ 36  Һәр көн гөнаһ йолу чарасы итеп корбанга үгез китер, шул корбанны китереп мәзбәхне гөнаһтан сафландыр һәм аны изге итәр өчен өстенә май агыз.+ 37  Мәзбәхне йолу өчен сиңа җиде көн кирәк булыр, һәм мәзбәх аеруча изге булсын өчен, син аны изгеләндерергә тиешсең.+ Аңа кагылган һәркем изге булырга тиеш. 38  Мәзбәхтә һәр көн, даими рәвештә+ бер яшьлек ике сарык тәкәсен корбанга китер. 39  Бер яшь сарык тәкәсен — иртән, икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+ 40  Беренче яшь тәкә белән бергә бер хин* майның дүрттән бер өлеше белән катыштырылган бер ефа́* иң яхшы онның уннан бер өлешен китер һәм бер хин шәрабның дүрттән бер өлешеннән торган шәраб бүләге алып кил. 41  Икенче яшь тәкәне эңгер-меңгер вакытта,* иртән китергәндәге кебек үк, икмәк һәм шәраб бүләкләре белән бергә китер. Син аны Йәһвәгә хуш ис — утта яндырыла торган бүләк буларак китер. 42  Бу — Йәһвә алдында очрашу чатырының керү урыны янында буыннан-буынга даими рәвештә китерелергә тиешле яндыру корбаны. Мин сезнең алда шунда пәйда булырмын һәм синең белән сөйләшермен.+ 43  Мин исраиллеләр алдында шунда пәйда булырмын, һәм шул урын минем данымнан изгеләнәчәк.+ 44  Мин очрашу чатырын һәм мәзбәхне изгеләндерермен. Мин Һарун белән аның улларын+ миңа руханилар булып хезмәт итә алсыннар өчен изгеләндерермен. 45  Мин Исраи́л халкы арасында яшәрмен һәм аларның Аллаһысы булырмын.+ 46  Һәм исраиллеләр минем Йәһвә — үзләренең Аллаһысы икәнлегемне һичшиксез беләчәк. Араларында яшәр өчен, Мисыр җиреннән аларны мин алып чыктым.+ Мин — аларның Аллаһысы Йәһвә.

Искәрмәләр

Яки «изге таҗны».
Ягъни берәр кешене хезмәткә билгеләгәндә кулланылган май.
Сүзгә-сүз «Һарунның һәм улларының кулын тутырырга». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Сүзгә-сүз «кулларын тутырыр». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.