Чыгыш 3:1—22

  • Муса һәм янып торучы куак (1—12)

  • Йәһвә үз исеменең мәгънәсен аңлата (13—15)

  • Йәһвә Мусага күрсәтмәләр бирә (16—22)

3  Муса Мидья́н рухание Ятәрнең*+ — үз каенатасының көтүен көтә башлады. Бер көнне, көтүне чүлнең көнбатыш ягына алып барганда, ул Аллаһының тавы Хоребка+ килде.  Шунда аңа күгән куагы эчендә янып торган ут ялкынында Йәһвәнең фәрештәсе күренде.+ Муса куакның янганын, ләкин һич тә янып бетмәгәнен күреп:  «Барып, бу гаҗәп күренешне карыйм әле, куак ни өчен янып бетми икән»,— диде.  Йәһвә аның куакны карарга килгәнен күрде, һәм куак арасыннан: «Муса! Муса!» — дигән тавыш ишетелде. Ул: «Мин тыңлыйм!» — диде.  «Якын килмә,— диде Аллаһы аңа.— Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын».  Сүзен дәвам иттереп, Аллаһы аңа болай диде: «Мин ата-бабаларыңның* Аллаһысы — Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы».+ Шунда Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен качырды.  Йәһвә болай дип өстәде: «Мин Мисырдагы халкымның газап чигүен күрдем һәм җәберләүчеләрнең изүе аркасында ярдәм сорап кычкыруын ишеттем. Мин аларның әрнүләрен яхшы беләм.+  Мин үз халкымны мисырлылар кулыннан коткарырга дип иңәм+ һәм аларны ул илдән чыгарып, яхшы һәм киң җиргә, сөт белән бал аккан җиргә,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр җиренә алып барам.+  Исраи́л халкының ачы тавышы миңа килеп иреште, һәм мин мисырлыларның аларны аяусыз җәберләгәнен дә күрдем.+ 10  Менә, мин сине фиргавен янына җибәрәм, һәм син минем халкымны — исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарсың».+ 11  Әмма Муса Аллаһыга: «Фиргавен янына барырга һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга кем соң мин?» — диде. 12  Аллаһы аңа җавап итеп болай диде: «Мин синең белән булырмын.+ Һәм сине мин җибәрүемне күрсәтүче билге шулдыр: бу халыкны Мисырдан алып чыкканнан соң, сез миңа, Аллаһыга, шушы тауда гыйбадәт кылырсыз».*+ 13  Муса исә Аллаһыга болай диде: «Әйтик, мин исраиллеләр янына килеп, аларга: „Мине сезнең янга ата-бабаларыгызның Аллаһысы җибәрде“,— дип әйтәм ди. Ә алар: „Аның исеме ничек соң?“+ — дип сораса, миңа нәрсә дияргә?» 14  Аллаһы Мусага: «Кем Буласым Килсә,* Шул Булам»*+,— диде. Һәм болай дип өстәде: «Исраиллеләргә шуны әйт: „Мине сезнең янга үзен „Шул Булам“ дип атаган Берәү җибәрде“».+ 15  Аннан соң Аллаһы Мусага янә болай диде: «Исраиллеләргә менә нәрсә дип әйт: „Мине сезнең яныгызга ата-бабаларыгызның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы+ Йәһвә җибәрде“. Бу мәңгегә минем исемем,+ һәм буыннан-буынга мине шушы исем белән истә тотсыннар. 16  Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга болай дип әйт: „Ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә — Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы — миңа күренеп, болай диде: „Мин сезне һәм Мисырда сезнең белән нәрсә эшләүләрен күреп торам.+ 17  Шуңа күрә мин сезне, мисырлылар китергән газаплардан коткарып,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар,+ пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр+ җиренә — сөт белән бал аккан җиргә алып барырга вәгъдә итәм“.+ 18  Алар синең сүзләреңне тыңлаячак,+ һәм син Исраил өлкәннәре белән Мисыр патшасы янына барырсың. Аңа болай диегез: „Безгә Йәһвә — исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы+ күренде. Шуңа күрә, Аллаһыбыз Йәһвәгә корбан китерер өчен, безгә чүлгә өч көнлек сәфәр кылырга рөхсәт итче“.+ 19  Ләкин мин беләм: берәр кодрәтле кул мәҗбүр итмәсә, Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итмәячәк.+ 20  Шуңа күрә миңа кулымны сузарга һәм, Мисырда төрле могҗизалар кылып, аны һәлак итәргә туры киләчәк, һәм шуннан соң ул сезне җибәрәчәк.+ 21  Мин мисырлылар күңелендә үз халкыма карата мәрхәмәт уятырмын, һәм аннан чыкканда, сез буш кул белән чыкмаячаксыз.+ 22  Һәр хатын үз күршесеннән һәм өендә вакытлыча яшәүче хатын-кыздан көмеш һәм алтын әйберләр, кием сорасын, һәм сез шуларны улларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Шулай итеп сез мисырлыларның байлыгын үзегез белән алып чыгып китәрсез».+

Искәрмәләр

Ятәрне Руил дип тә атаганнар. Чг 2:18; Сн 10:29 ны к.
Сүзгә-сүз «атаңның».
Яки «хезмәт итәрсез».
Яки «Кем Булсам, Шул Булам». А4 кушымт. к.
Яки «Кем Булырга Сайласам».
Сүзгә-сүз «еврейләр».