Чыгыш 31:1—18

  • Һөнәрчеләр Аллаһы рухы белән сугарыла (1—11)

  • Шимбә — Аллаһының Исраил белән төзегән килешүнең билгесе (12—17)

  • Ике таш такта (18)

31  Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде:  «Менә, мин Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәлилне+ сайладым.+  Мин аңа зирәклек, төшенүчәнлек, белем биреп, аны үземнең изге рухым* белән сугарырмын. Ул һәртөрле һөнәрдә,  төрле әйбер-җиһазларны сәнгатьле итеп булдыруда, алтын, көмеш һәм бакыр эшкәртүдә,  ташларны эшкәртеп кысаларга утыртуда+ һәм агачтан һәртөрле әйберләр ясауда оста булыр.+  Шулай ук мин аңа ярдәмче итеп Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиабны+ билгелим һәм бөтен осталарга* күбрәк осталык бирәм, шунда алар мин сиңа боерган бар эшләрне эшли алыр:+  очрашу чатырын,+ шаһитлек сандыгын,+ аны каплау өчен капкачны,+ шулай ук чатырның бар кирәк-яракларын,  шул исәптән өстәлне+ һәм аның савыт-сабасын, саф алтыннан ясалган шәмдәлне һәм аның бар әйберләрен,+ фимиам мәзбәхен,+  корбан яндыру мәзбәхен+ һәм аның бар кирәк-ярагын, чан һәм аның аскуймасын,+ 10  нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне, Һарун рухани өчен изге киемнәрне һәм аның улларына руханилар булып хезмәт итү өчен киемнәрне,+ 11  изге майны һәм изге чатыр өчен хуш исле фимиамны.+ Алар мин сиңа боерган бар эшләрне башкарыр». 12  Йәһвә Мусага тагын болай диде: 13  «Исраиллеләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: „Сез Шимбәләремне* һичшиксез тотарга тиеш,+ чөнки бу — мин сезнең белән төзегән килешү билгесе. Бу билге минем сезне изгеләндерүче Йәһвә икәнлегемне буыннан-буынга исегезгә төшереп торачак. 14  Сез Шимбә көнен тотарга тиеш, чөнки ул сезнең өчен изге.+ Шимбә турындагы канунны бозган һәркем үтерелергә тиеш. Берәрсе ул көнне нинди дә булса эш эшләсә, шул кеше* юк ителергә тиеш.+ 15  Алты көн эшләгез, ә җиденче көн — Шимбә, тулысынча ял итү көне.+ Ул Йәһвә өчен изге. Шимбә көнне эшләгән һәркем үтерелергә тиеш. 16  Исраиллеләр Шимбә көнен тотсын. Алар Шимбә көнен буыннан-буынга тотарга тиеш. Бу — гасырларга төзелгән килешү. 17  Шимбә — мин Исраи́л халкы белән төзегән килешүнең үзгәрмәс билгесе,+ чөнки Йәһвә алты көн эчендә күк белән җирне барлыкка китерде, ә җиденче көнне ул эшләүдән туктады һәм ял итә башлады“».+ 18  Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлагач, Аллаһы аңа үз кулы* белән+ язган таш такталар — ике шаһитлек тактасы бирде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһы рухы».
Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләргә».
Яки «Шимбә турындагы канунымны».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «Аллаһы бармагы».