Чыгыш 32:1—35

  • Алтын бозауга табыну (1—35)

    • Муса сәер бер җыр ишетә (17, 18)

    • Муса канун такталарын вата (19)

    • Левилеләр Йәһвәгә тугры (26—29)

32  Ул арада халык, Мусаның таудан озак төшмәгәнен күреп,+ Һарун янына җыелды да болай диде: «Безгә алдыбыздан барачак илаһ яса,+ чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез».  Шунда Һарун аларга: «Хатыннарыгыз, улларыгыз һәм кызларыгызның колакларыннан алтын алкаларын+ салдырып, миңа алып килегез»,— диде.  Шулчак бөтен халык колакларындагы алтын алкаларны салып, Һарунга китерә башлады.  Халыктан алтынны алып, ул аны кискеч ярдәмендә эшкәртте дә бозау сыны* ясады.+ Халык: «Исраи́л, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың»,— диешә башлады.+  Моны күргәч, Һарун бозау сыны алдында мәзбәх корды һәм: «Иртәгә Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм була»,— дип игълан итте.  Икенче көнне иртән иртүк торып, алар яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерә башлады. Шуннан соң халык ашарга, эчәргә утырды; ә аннары торып, күңел ача башлады.+  Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Бар, аска төш, чөнки синең Мисыр җиреннән алып чыккан халкың азгынлыкка төште.+  Алар мин йөрергә кушкан юлдан бик тиз тайпылды.+ Алар, үзләренә бозау сыны* ясап, аңа табына һәм: „Исраил, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың“,— диеп, аңа корбаннар китерә».  Сүзен дәвам итеп, Йәһвә Мусага: «Бу халыкның үҗәт икәнлеген күреп торам.+ 10  Калдыр мине. Мин, ярсуым кайнап, аларны юк итәм һәм алмашка синнән бөек халык булдырам»+,— диде. 11  Шунда Муса үзенең Аллаһысы Йәһвәгә+ ялварып* болай диде: «И Йәһвә, үз халкыңа ялкынлы ачу белән ярсыма, син бит аны Мисыр җиреннән бөек кодрәтең һәм куәтле кулың белән алып чыктың.+ 12  Ник мисырлыларга: „Ул аларны явыз ният белән алып чыккан, аларны тауларда һәлак итәргә һәм җир йөзеннән юк итәргә теләгән“,— дип әйтергә сәбәп бирергә?+ Ялкынлы ачуыңны басып, үз халкыңа андый бәла китерү ниятеңнән кире кайт.* 13  Хезмәтчеләрең Ибраһим, Исхак һәм Исраилне* исеңә төшер. Син аларга үзең белән ант итеп: „Мин сезнең токымыгызны* күкләрдәге йолдызлар кебек ишәйтәчәкмен+ һәм үзем вәгъдә иткән бөтен бу җирне, мәңгелек биләмә итеп алсыннар өчен, сезнең токымыгызга* бирәчәкмен“+,— дигән идең бит». 14  Шунда Йәһвә үз халкына бәла китерү ниятеннән кире кайтты.*+ 15  Шуннан соң Муса, кулына ике шаһитлек тактасын+ тотып, таудан төшеп китте.+ Таш такталарның ике ягына да уеп язу язылган иде. 16  Бу таш такталарны Аллаһы ясаган иде, һәм алардагы язуны да Аллаһы үзе уеп язган иде.+ 17  Халыкның кычкырышкан тавышын ишеткәч, Йошуа́ Мусага: «Тукталу урыныннан сугыш тавышы килә»,— диде. 18  Ләкин Муса әйтте: «Бу җиңү җыры авазы түгел,Җиңелүдән кычкырып елау тавышы да түгел. Мин бүтән төрле җыр яңгыравын ишетәм». 19  Тукталу урынына җитеп, бозау сынын+ һәм биючеләрне күрү белән Мусаның ачуы кабарды, һәм ул кулындагы таш такталарны тау итәгенә атып, бәреп ватты.+ 20  Ул алар ясаган бозауны алып, утта яндырды.+ Аннары аны төеп ваклап, суга сибеп җибәрде һәм исраиллеләрне шул суны эчәргә мәҗбүр итте.+ 21  Муса Һарунга: «Бу халык нәрсә эшләде соң сиңа? Син аларны шундый зур гөнаһка керткәнсең!» — диде. 22  Моңа Һарун болай диде: «Ярсыма, хуҗам, бу халыкның явызлык эшләргә һәвәс икәнлеген син бит яхшы беләсең.+ 23  Алар миңа: „Безгә алдыбыздан барачак илаһ яса, чөнки безне Мисыр җиреннән алып чыккан бу Муса белән нәрсә булганын белмибез“,— диделәр.+ 24  Шунда мин аларга: „Алтыны булган һәркем аны үзеннән салып, миңа бирсен“,— дидем. Шуннан мин алтынны утка ташладым, һәм шушы бозау килеп чыкты». 25  Муса халыкның йөгәнсезләнгәнен күрде, чөнки Һарун аларның йөгәнсезләнүенә юл куйган һәм алар дошманнары алдында хурлыкка калган иде. 26  Шунда Муса тукталу урынының капкасы алдына басты да: «Кем Йәһвә яклы? Минем янга килсен!»+ — диде. Һәм бөтен ле́вилеләр аның янына җыелды. 27  Ул аларга: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Һәрберегез кылычын таксын да бөтен тукталу урыны буйлап бер капкадан икенче капкага кадәр үтеп чыксын һәм үзенең туган-тумачасын, күрше-күләнен һәм дус-ишен үтерсен“»,— дип әйтте.+ 28  Ле́вилеләр Муса әйткәнчә эшләделәр. Һәм шул көнне якынча 3 000 ир-ат үтерелде. 29  Аннары Муса: «Йәһвәгә хезмәт итү өчен бүген үзегезне изгеләндерегез.* Сезнең һәрберегез үз улына һәм үз туганына каршы чыкты.+ Шуңа күрә Аллаһы сезне бүген фатихалаячак»+,— диде. 30  Икенче көнне Муса халыкка: «Сез бик зур гөнаһ кылдыгыз, һәм хәзер мин, сезнең гөнаһыгызны йолып булмасмы икән дип, Йәһвә хозурына менәм»+,— диде. 31  Шунда Муса Йәһвә янына кире килеп, болай диде: «Бу халык зур гөнаһ кылды! Алар үзләренә алтын илаһ ясады!+ 32  Ләкин хәзер, әгәр теләсәң, аларның гөнаһын ярлыка.+ Юк икән, зинһар, минем исемемне үзең язган китаптан бетер».+ 33  Әмма Йәһвә Мусага болай диде: «Кем миңа каршы гөнаһ кылса, шул кешенең исемен мин үз китабымнан бетерәчәкмен. 34  Ә хәзер бар, халыкны мин сиңа әйткән җиргә алып кит. Менә, минем фәрештәм синең алдан барачак,+ һәм аларны җавапка тартыр көнне мин аларга кылган гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен». 35  Шуннан соң Йәһвә халыкны Һаруннан бозау ясатканнары өчен җәзалады.

Искәрмәләр

Яки «металл бозау сыны».
Яки «металл бозау сыны».
Сүзгә-сүз «Йәһвәнең йөзен йомшартып».
Сүзгә-сүз «ниятеңә үкен».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Ягъни Ягъкубны.
Сүзгә-сүз «ниятенә үкенде».
Сүзгә-сүз «кулларыгызны тутырыгыз». Чг 28:41 дәге искәрмәне к.