Чыгыш 33:1—23

  • Аллаһының җитди хәбәре (1—6)

  • Тукталу урыны читендә торган очрашу чатыры (7—11)

  • Муса Йәһвәдән үзенең данын күрсәтергә сорый (12—23)

33  Йәһвә Мусага болай диде: «Мисыр җиреннән үзең алып чыккан халык белән бу урынны калдырып, юлга чык. Мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка: „Мин аны синең нәселеңә* бирәчәкмен“+,— дип ант иткән җиргә бар.  Мин синең алдыңнан фәрештә җибәрермен+ һәм кәнганлылар, аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне куып чыгарырмын.+  Сөт белән бал аккан җиргә бар.+ Ләкин сез үҗәт халык булганга,+ мин сезнең белән бармаячакмын, югыйсә мин сезне юлда юк итә алам».+  Андый катгый сүзләрне ишеткәч, халык көенә башлады, һәм аларның берсе дә үзенең бизәкләрен такмады.  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләргә әйт: „Сез — үҗәт халык.+ Мин бер мизгелдә арагыздан үтеп, сезне юк итә алам.+ Шуңа күрә хәзер бизәкләрегезне такмый йөрегез, ә мин ул арада сезнең белән нәрсә эшләргә икәнен хәл итәрмен“».  Һәм исраиллеләр Хоре́б тавында булган вакыйгалардан башлап үзләренең бизәкләрен такмый башлады.*  Шулчак Муса үз чатырын алып, аны тукталу урыныннан читтә, бераз ераграк корды һәм аны очрашу чатыры дип атады. Йәһвәдән берәр нәрсә турында сорарга+ теләгән һәркем тукталу урыныннан читтәрәк торган шул очрашу чатырына йөрде.  Муса чатырга барган чакларда бөтен халык торып баса иде дә үз чатырларының керү урынында басып тора иде һәм Муса чатырга кереп киткәнчегә хәтле аның артыннан карап кала иде.  Муса чатырга керү белән, болыт баганасы+ төшә иде дә Аллаһы аның белән сөйләшкән арада чатырның керү урынында тора иде.+ 10  Бар халык болыт баганасының чатырның керү урынында торганын күргәч, кешеләрнең һәрберсе торып басып, үз чатырының керү урыны янында сәҗдә кыла иде. 11  Йәһвә Муса белән йөзгә-йөз карап,*+ нәкъ бер кеше икенчесе белән сөйләшкәндәй сөйләшә иде. Ул тукталу урынына кайтып киткәндә, аның хезмәтчесе һәм ярдәмчесе+ Нун улы Йошуа́+ чатырда кала иде. 12  Муса Йәһвәгә болай диде: «Менә, син миңа бу халыкны алып бар дисең, ләкин үзең минем белән кемне җибәрүеңне әйтмисең. Өстәвенә, мин сине яхшы беләм* һәм шулай ук син минем хуплавыма лаек булдың,* дисең. 13  Әгәр дә инде мин синең хуплавыңа лаек булганмын икән, зинһар, миңа үз юлларыңны белдерче,+ минем сине беләсем һәм алга таба да синең хуплавыңа лаек буласым килә. Шуны да онытма: бу халык — синең халкың».+ 14  Шунда Аллаһы: «Мин үзем синең белән барырмын+ һәм сиңа тынычлык бирермен»+,— диде. 15  Муса аңа әйтте: «Әгәр дә инде безнең белән бармыйсың икән, безне монда калдыр. 16  Безнең белән бармасаң,+ мин үзем дә, халкың да синең хуплавыңа ирешкән икәнлегебезне башкалар ничек белер? Арабызда булсаң, мин дә, халкың да җир йөзендәге барлык башка халыклардан аерылып торырбыз».+ 17  Йәһвә Мусага: «Мин шулай ук синең бу үтенечеңне дә үтәрмен, чөнки син минем хуплавыма лаек булдың һәм мин сине яхшы* беләм»,— диде. 18  Шунда Муса: «Миңа үз даныңны күрсәтче»,— дип сорады. 19  Аллаһы исә аңа: «Мин сиңа үземнең бөтен яхшылыгымны* күрсәтермен һәм синең алдыңда Йәһвә дигән үз исемемне игълан итәрмен.+ Кемгә илтифат күрсәтәсем килсә, шуңа илтифат күрсәтермен һәм кемгә шәфкать күрсәтәсем килсә, шуңа шәфкать күрсәтермен»+,— диде, 20  ә аннары: «Син йөземне күрә алмыйсың, чөнки берәү дә йөземне күреп, исән кала алмый»,— дип өстәп куйды. 21  Аннары Йәһвә болай диде: «Менә шушында, шушы кыяга менеп бас. 22  Минем данымның яктылыгы үтеп барганда, мин сине кыя ярыгына куярмын, һәм, мин үтеп киткәнче, сине үз кулым белән каплармын. 23  Шуннан соң мин кулымны алырмын, һәм син минем аркамны гына күрерсең, ләкин йөземне күрә алмассың».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «орлыгыңа».
Сүзгә-сүз «салды».
Бу турыдан-туры күреп сөйләшүне аңлатмый, ә якын итеп аралашуны күздә тота.
Яки «мин сине сайладым». Сүзгә-сүз «мин сине исемең буенча беләм».
Яки «минем алдымда илтифат казандың».
Сүзгә-сүз «исемең буенча».
Яки «игелегемне».