Чыгыш 34:1—35

  • Яңа таш такталар ясала (1—4)

  • Муса Йәһвәнең данын күрә (5—9)

  • Килешүнең нечкәлекләре кабатлана (10—28)

  • Мусаның йөзеннән нур сибелә (29—35)

34  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Үзеңә беренче таш такталарга охшаш ике таш такта яса,+ һәм мин аларга син ваткан+ беренче такталарга язылган сүзләрне язып бирермен.+  Иртәнгә әзер бул, чөнки иртә белән син Синай тавына менеп, тау башына минем хозурыма килеп басарсың.+  Ләкин синең белән тауга берәү дә менмәсен, һәм берәү дә тау тирәсендә күренмәсен. Хәтта вак һәм эре терлек тә тау битендә утлап йөрмәсен».+  Шунда Муса, Йәһвәнең боеруы буенча, таштан юнып, беренче таш такталарга охшаш ике таш такта ясады һәм, иртән иртүк торып, Синай тавына менде. Кулына ул шул ике таш тактаны алды.  Йәһвә болытта иңеп,+ аның янына басты һәм Йәһвә дигән үз исемен игълан итте.+  Йәһвә аның алдыннан үтеп, болай дип игълан итте: «Йәһвә — шәфкатьле+ һәм кызганучан*+ Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый,+ тугры мәхәббәткә+ бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти,*+  меңләгәннәргә тугры мәхәббәтен күрсәтә,+ хаталарны, җинаятьләрне һәм гөнаһларны кичерә.+ Ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмый,+ аталарның хатасы өчен угылларга һәм оныкларга өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирә».+  Муса шунда ук, тез чүгеп, җиргә йөзтүбән капланды.  Аннары ул болай диде: «И Йәһвә, әгәр мин синең хуплавыңа лаекмын* икән, зинһар, Йәһвә, без үҗәт халык+ булсак та, безнең белән арабызда барчы,+ безнең хаталарыбызны һәм гөнаһларыбызны кичерче+ һәм безне шәхси милкең итеп алчы». 10  Җавап итеп Аллаһы болай диде: «Менә, мин сезнең белән килешү төзим: бөтен халкың алдында мин моңарчы җир йөзенең бер җирендә дә, бер халык арасында да эшләмәгән гаҗәеп галәмәтләр кылырмын,+ һәм сезнең яныгызда яшәүче халыклар Йәһвәнең эшләрен күрер, чөнки мин сезнең хакка эшләячәк нәрсәләр курку-хөрмәт тудырырлык булыр.+ 11  Мин сиңа бүген әйткән сүзләргә игътибарлы бул.+ Менә, мин синең алдыңнан кәнганлылар, аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрне куып җибәрәм.+ 12  Сак бул, үзең барачак җирдә яшәүчеләр белән килешү төземә,+ югыйсә бу синең өчен тозак булырга мөмкин.+ 13  Аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге таш баганаларын ватыгыз һәм изге агач баганаларын* кисеп ташлагыз.+ 14  Башка илаһка табынма,+ чөнки Йәһвә җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче* буларак билгеле. Әйе, ул* — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы.+ 15  Сак бул, ул җирдә яшәүчеләр белән килешү төземә, чөнки алар үз илаһларына табынып тугрылыксызлык кылганда* һәм үз илаһларына корбаннар китергәндә,+ берәрсе сине чакырыр да, син аларның корбан ашын ашый башларсың.+ 16  Шулчак сиңа, һичшиксез, аларның кызларын үз улларыңа хатынлыкка алырга туры килер,+ һәм аларның кызлары үз илаһларына табынып тугрылыксызлык кылыр һәм улларыңны да үз илаһларына табынулары белән тугрылыксызлыкка тартыр.+ 17  Потлар* ясама.+ 18  Төче икмәк бәйрәмен үткәр.+ Мин сиңа кушканча, төче икмәк аша. Моны аби́б* аеның билгеләнгән вакытында җиде көн буе эшлә,+ чөнки абиб аенда син Мисырдан чыктың. 19  Беренче булып туган һәр ир бала, шулай ук барлык мал-туарыгызның беренче булып туган иркәге — үгезме ул я сарык тәкәсеме+ — минеке.+ 20  Беренче булып туган ишәк баласын сарык белән йолып ал. Ә йолып алмасаң, аның муенын сындыр. Беренче булып туган һәр угылың йолып алынырга тиеш.+ Беркем дә минем каршыма буш кул белән килмәсен. 21  Алты көн эшлә, ә җиденче көнне ял ит.*+ Хәтта сабан вакытында һәм урак өсте вакытында да ял ит. 22  Бодайның беренче булып өлгергән уңышын җыйганда — Атналар бәйрәмен,* ә ел ахырында Уңыш җыю бәйрәмен* үткәр.+ 23  Елга өч мәртәбә бөтен ир-атларың Раббылары Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы хозурына килергә тиеш.+ 24  Мин синең алдыңнан халыкларны куып җибәрермен+ һәм синең җир биләмәләреңне киңәйтермен. Син елга өч тапкыр Аллаһың Йәһвә алдына барганда, берәү дә синең җиреңне яулап алырга теләмәс. 25  Миңа багышланган корбанның канын миңа чүпрә кушылган һичнәрсә белән китермә.+ Паса́х бәйрәмендә китерелгән корбан иртәнгә кадәр сакланмасын.+ 26  Үз җиреңнән җыеп алган беренче уңышның иң яхшысын Аллаһың Йәһвә йортына китер.+ Кәҗә бәтие итен анасының сөтендә пешермә».+ 27  Йәһвә Мусага: «Бу сүзләрне язып куй,+ чөнки шушы сүзләр буенча мин синең белән һәм Исраил белән килешү төзим»+,— диде. 28  Муса анда Йәһвә белән 40 көн һәм 40 төн булды. Ул икмәк тә ашамады, су да эчмәде.+ Ул* таш такталарга килешү сүзләрен — Ун әмерне* язды.+ 29  Аннары Муса Синай тавыннан төште. Аның кулында ике шаһитлек тактасы бар иде.+ Муса, Аллаһы белән сөйләшкәнгә, үзенең йөзеннән нур сибелеп торганын белми иде. 30  Һарун һәм бөтен исраиллеләр, Мусаны күргәч, аның йөзеннән нур сибелеп торганына игътибар итте һәм аңа якын килергә курыкты.+ 31  Ләкин Муса аларны үзенә чакырып алды. Һарун һәм җәмгыять башлыклары аның янына килделәр, һәм Муса алар белән сөйләште. 32  Шуннан соң бөтен исраиллеләр аның янына җыелды, һәм ул аларга Йәһвәнең Синай тавында биргән бар әмерләрен җиткерде.+ 33  Алар белән сөйләшкәннән соң, Муса үзенең йөзен япма белән каплый иде.+ 34  Ләкин Муса, Йәһвә белән сөйләшергә дип аның хозурына чатырга кергәндә, япманы салып ташлый иде һәм аннан чыкканчыга кадәр капланмый иде.+ Аннары ул, чыгып, бирелгән әмерләрне исраиллеләргә белдерә иде.+ 35  Исраиллеләр Мусаның йөзеннән нур сибелеп торганын күрә иде. Муса йөзен япма белән каплап, Аллаһы белән сөйләшергә кергәнчегә кадәр аны салмый иде.+

Искәрмәләр

Яки «киң күңелле».
Яки «һәм һәрвакыт тугры».
Яки «синең алдыңда илтифат казанганмын».
Яки «көндәшләрне түзмәүче».
Сүзгә-сүз «аның исеме».
Яки «үз илаһлары белән рухи фәхешлек кылганда».
Яки «Металл потлар».
Яки «Шимбә көнен тот».
Шулай ук Куыш (Чатыр) кору бәйрәме дип тә атала.
Күрәсең, Йәһвә. 1 нче шигырьне к.
Сүзгә-сүз «Ун сүзне».