Чыгыш 39:1—43

  • Рухани киемнәре әзерләнә (1)

  • Ефод (2—7)

  • Түшлек (8—21)

  • Җиңсез озын күлмәк (22—26)

  • Руханиларның башка киемнәре (27—29)

  • Алтын тасма (30, 31)

  • Муса бар эшне тикшерә (32—43)

39  Руханилар изге урында башкарачак хезмәт өчен осталар зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән нәфис тукымалар тукып,+ киемнәр әзерләде. Алар, Йәһвә Мусага кушканча, Һарунга изге киемнәр әзерләде.+  Ул* алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән ефод+ ясады.  Яссы алтын кисәкләрен чүкеп, юка табаклар ясадылар, һәм ул, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җеп белән тегеп эшләр өчен, аларны җеп итеп кисте, һәм ефод шул җепләрдән чигелде.  Ефодка, ике өске очын тоташтырыр өчен, тар иңсә тукымалары ясап беркеттеләр.  Ефодны кысып бәйләү өчен тагылган билбау+ шундый ук нәрсәләрдән: алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалды, һәм ул Йәһвә Мусага кушканча эшләнде.  Аннары оникс ташларын алтын кысаларга утырттылар һәм ташларга, мөһер уйгандай, Исраи́л улларының исемнәрен чокып яздылар.+  Ул аларны, Йәһвә Мусага кушканча, Исраил улларының истәлеге итеп, ефодның иңсә тукымаларына беркетте.+  Аннан соң ул, чигүче осталыгы белән, ефодны эшләгән шикелле, алтын җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән түшлек+ ясады.+  Икегә бөкләгәч, ул дүрткел булды. Алар түшлекне шундый итеп ясады ки, икегә бөкләгәч, аның буе бер карыш,* иңе бер карыш булды. 10  Алар аңа дүрт рәт ташлар урнаштырды. Беренче рәт: рубин, топаз һәм зөбәрҗәт. 11  Икенче рәт: фирәзә, сапфир һәм яшма. 12  Өченче рәт: леше́м,* ахак һәм аметист. 13  Дүртенче рәт: хризолит, оникс һәм жадеит. Алар алтын кысаларга утыртылды. 14  Ташларның саны, Исраил уллары санынча, 12 иде. Аларның һәрберсенә 12 кабиләнең берсенең исеме мөһер уелгандай уеп язылды. 15  Аннары түшлек өчен саф алтыннан бау кебек ишелгән чылбырлар ясадылар.+ 16  Ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясадылар да ике боҗраны түшлекнең ике почмагына беркеттеләр. 17  Шуннан соң ике алтын бауны түшлекнең почмакларындагы ике боҗрага керттеләр. 18  Ике бау очын ике кысага кертеп, аларны ефодның алгы ягындагы тар иңсә тукымаларына беркетеп куйдылар. 19  Аннан соң алтыннан ике боҗра ясадылар да аларны түшлекнең эчке ягындагы ефодка караган ике аскы очына беркеттеләр.+ 20  Аннары тагын ике алтын боҗра ясап, аларны ефодның тышкы ягыннан, аның тар иңсә тукымаларыннан астарак, тоташкан урын янында, ефодның тукылган билбавы өстеннән беркетеп куйдылар. 21  Ахырда, Йәһвә Мусага кушканча, түшлекне ефодта, тукылган билбаудан өстәрәк, үз урынында нык торсын өчен, боҗраларыннан зәңгәр бау белән ефодтагы боҗраларга бәйләп куйдылар. 22  Аннары ул, ефод астыннан кияр өчен, зәңгәр җептән туку җайланмасында җиңсез озын күлмәк тукыды.+ 23  Җиңсез күлмәкнең баш өчен уемы көбә күлмәкнең уемы кебек булды. Күлмәк ертылмасын өчен, муен уемы тирәли кайма ясалды. 24  Аннан соң алар зәңгәр җепне, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җепне бергә катып, җиңсез күлмәк итәгенең кырые тирәли анарлар ясады. 25  Аннары алар саф алтыннан кыңгыраучыклар ясады да аларны җиңсез күлмәк итәгенең кырые тирәли анарлар арасына такты. 26  Алар, Йәһвә Мусага кушканча, хезмәт иткәндә киелә торган җиңсез күлмәкнең итәк кырые тирәли кыңгыраучык белән анарны, кыңгыраучык белән анарны чиратлаштырып такты. 27  Алар шулай ук туку җайланмасында Һарун белән аның улларына нәфис җитен җептән озын күлмәкләр тукыды+ 28  һәм нәфис җитен җептән — чалма,+ нәфис җитен җептән — купшы баш киемнәре,+ катылган нәфис җитен җептән — җитен ыштаннар,*+ 29  катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җептән тукып пута ясады. Барысын да Йәһвә Мусага кушканча эшләделәр. 30  Ахырда алар саф алтыннан ялтырап торган тасманы* — Аллаһыга багышлануның изге билгесен* ясады һәм аңа, мөһер уйгандай, „Йәһвә изге ул“ дигән сүзләрне чокып язды.+ 31  Алар, Йәһвә Мусага кушканча, алтын тасманы чалмага беркетеп куяр өчен, аңа зәңгәр бау кидерде. 32  Шулай итеп, изге чатыр, ягъни очрашу чатыры белән бәйле бар эшләр тәмамланды, һәм исраиллеләр бөтенесен Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ Алар нәкъ шулай эшләде. 33  Аннары алар изге чатырны,+ япмаларны+ һәм аның бар кирәк-яракларын: каптырмаларын,+ рамнарын,+ колгаларын,+ баганаларын һәм ырмаулы нигезләрен,+ 34  сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән ясалган япманы,+ тюлень тиреләреннән ясалган япманы, чаршауны,+ 35  шаһитлек сандыгын, аның колгаларын+ һәм капкачын,+ 36  өстәлне, аның барлык савыт-сабасын+ һәм багышланган икмәкләрне, 37  саф алтыннан ясалган шәмдәлне,+ аның бер рәткә тезелгән яктырткычларын, бар әйберләрен+ һәм яктырту өчен майны,+ 38  алтын мәзбәхне,+ изге майны,+ хуш исле фимиамны,+ чатырның керү урыны пәрдәсен,+ 39  бакыр мәзбәхне,+ аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын+ һәм аның бар кирәк-яракларын,+ бакыр чанны һәм аның аскуймасын,+ 40  ишегалды пәрдәләрен, аның баганаларын, ырмаулы нигезләрен,+ ишегалдының керү урыны өчен ишек пәрдәсен,+ аның бауларын, казыкларын+ һәм изге чатырда, ягъни очрашу чатырында хезмәт итү өчен бар кирәк-яракларны, 41  изге чатырда хезмәт итү өчен нәфис тукымадан тегелгән киемнәрне, Һарун рухани өчен изге киемнәрне+ һәм аның уллары өчен рухани киемнәрен Мусага алып килделәр. 42  Исраиллеләр бөтен эшне, Йәһвә Мусага барысын ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде.+ 43  Алар башкарган бар эшне тикшереп чыккач, Муса аларның моны нәкъ менә Йәһвә кушканча эшләгәннәрен күрде, шуннан соң ул аларны фатихалады.

Искәрмәләр

Бу шигырьдә, шулай ук 3, 7, 8 һәм 22 нче шигырьләрдә «ул» алмашлыгы, күрәсең, Бисәлилгә карый.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Чг 28:19 дагы искәрмәне к.
Яки «эчке киемнәр».
Яки «пластинаны».
Яки «изге таҗны».