Чыгыш 40:1—38
40 Аннары Йәһвә Мусага болай диде:
2 «Беренче айның беренче көнендә изге чатырны, ягъни очрашу чатырын кор.+
3 Эчкә шаһитлек сандыгын кертеп куй+ һәм аны чаршау белән бүлеп ал.+
4 Аннары өстәлне керт+ тә өстенә куеласы нәрсәләрне шунда урнаштыр һәм шәмдәлне+ алып кереп, аны яндырып җибәр.+
5 Аннары шаһитлек сандыгы каршына фимиам+ яндыру өчен алтын мәзбәхне куй һәм изге чатырның керү урынына пәрдәне эл.+
6 Изге чатырның, ягъни очрашу чатырының, керү урыны алдына корбан яндыру мәзбәхен+ куй
7 һәм очрашу чатыры белән мәзбәх арасына чанны урнаштыр да су белән тутыр.+
8 Аннары аның тирәли ишегалды+ яса һәм ишегалдының керү урынына ишек пәрдәсен+ элеп куй.
9 Аннан соң изге майны+ ал да изге чатырны һәм аның эчендәге бар нәрсәләрне майлап,+ аны һәм аның бар кирәк-яракларын изгеләндер, һәм шулай итеп ул изге булып китәр.
10 Корбан яндыру мәзбәхен һәм аның бар кирәк-яракларын майлап, мәзбәхне изгеләндер, һәм шулай итеп мәзбәх аеруча изге булып китәр.+
11 Чанны да, аскуймасы белән бергә майлап, изгеләндер.
12 Аннары Һарун белән аның улларын очрашу чатырының керү урыны янына китер һәм аларга юынырга куш.+
13 Һарунга изге киемнәрен кидер,+ аны майла+ һәм изгеләндер, һәм ул миңа рухани булып хезмәт итәр.
14 Шуннан соң аның улларын алып килеп, аларга озын күлмәкләр кидер.+
15 Аларны аталарын майлаган кебек майла,+ һәм шулай итеп алар миңа руханилар булып хезмәт итәр, һәм майланулары аларга һәрдаим буыннан-буынга руханилык вазифасын үтәргә хокук бирәчәк».+
16 Муса барысын Йәһвә үзенә кушканча эшләде.+ Ул нәкъ шулай эшләде.
17 Икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә изге чатыр корылды.+
18 Изге чатырны корыр өчен, Муса аның ырмаулы нигезләрен+ салды, аларга рамнарны+ бастырды, колгаларын+ кидерде һәм ырмаулы нигезләргә баганаларны утыртты.
19 Ул, Йәһвә кушканча, изге чатырны япма+ белән каплады, аның өстеннән тагын башка япмаларны+ япты.
20 Шуннан соң ул шаһитлек такталарын+ алып, аларны сандыкка+ салды һәм сандыкка+ колгаларын+ кидереп, аның капкачын+ япты.
21 Ул, Йәһвә кушканча, сандыкны изге чатырга кертеп куйды һәм чаршауны+ элеп, шаһитлек сандыгын аерып куйды.+
22 Аннары ул очрашу чатырына, изге чатырның төньяк ягына, чаршауның тышкы ягыннан өстәлне+ урнаштырды
23 һәм, Йәһвә кушканча, өстәл өстенә — Йәһвә алдына икмәкләрне+ өем итеп куйды.
24 Ул очрашу чатырына, изге чатырның көньяк ягына, өстәл каршысына, шәмдәлне+ урнаштырды.
25 Йәһвә кушканча, ул Йәһвәнең алдында шәмдәлне яндырып җибәрде.+
26 Аннан соң ул очрашу чатыры эченә, чаршау алдына алтын мәзбәхне+ куйды.
27 Бу, Йәһвә кушканча, аның өстендә хуш исле фимиам+ төтәтү+ өчен эшләнде.
28 Аннары ул очрашу чатырының керү урынына пәрдәне+ элде.
29 Ул, Йәһвә кушканча, изге чатырның, ягъни очрашу чатырының, керү урыны янына, яндыру корбаннары+ һәм икмәк бүләкләре китерү өчен, корбан яндыру мәзбәхен+ куйды.
30 Шуннан соң ул очрашу чатыры белән мәзбәх арасына чанны урнаштырды һәм юыну өчен аны су белән тутырды.+
31 Муса, Һарун һәм аның уллары, аннан су алып, аякларын һәм кулларын юды.
32 Алар, Йәһвә Мусага кушканча, очрашу чатырына кергән саен яки мәзбәхкә якынлашкан саен юына иде.+
33 Ахырда ул изге чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды+ ясады һәм ишегалдының керү урынына ишек пәрдәсен элде.+
Шулай итеп, Муса бар эшләрне тәмамлады.
34 Шунда очрашу чатырын болыт каплый башлады, һәм изге чатыр Йәһвә данының яктылыгы белән тулды.+
35 Муса аның эченә керә алмады, чөнки болыт очрашу чатырын каплады, һәм изге чатыр Йәһвәнең даны белән тулды.+
36 Болыт изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраиллеләр чатырларын сүтеп, юлга чыга иде. Күчеп йөргән вакыт дәвамында алар шулай эшләде.+
37 Ә болыт күтәрелмәгәндә, алар чатырларын болыт күтәрелгән көнгә кадәр сүтми иде.+
38 Көндезен изге чатыр өстендә Йәһвәнең болыты булды, төнлә аның өстендә ут торды. Бөтен Исраи́л халкы бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән вакыт дәвамында аларның күз алдында менә шулай булды.+