Эфеслеләргә 2:1—22

  • Мәсих белән бергә терелтелү (1—10)

  • Аерып торучы стена җимерелде (11—22)

2  Сез бит үз ялгышлыкларыгыз һәм гөнаһларыгыз аркасында үле идегез, әмма Аллаһы сезне терелтте.+  Сез кайчандыр бу дөнья төзелешенең кешеләре кебек яшәдегез,*+ рух белән хакимлек итүче идарәченең теләге буенча йөрдегез.+ Шул рух+ хәзер тыңламаучанлык угылларында эш итә.  Әйе, алар арасында яшәп, без барыбыз да кайчандыр тән теләгәнне үтәп һәм үз уйларыбызның коткысына бирелеп, тән нәфесләребез+ буенча эш иттек һәм, табигатебез буенча,+ башкалар кебек, Аллаһы ярсуын татырга+ тиешле балалар идек.  Әмма Аллаһы шәфкатькә бай+ һәм аның безгә карата мәхәббәте бөек булганга,+  без ялгышлыкларыбыз аркасында үле булсак та, ул безне Мәсих белән бергә терелтте+ (юмарт игелеге сезне коткарды).  Моннан тыш, ул безне, Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, аның белән бергә үледән терелтеп,+  киләчәк дөнья төзелешләрендә* үз юмарт игелегенең гаҗәеп байлыгын күрсәтер өчен күкләргә утыртты. Ул аны безгә, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучыларга, үзенең киң күңеллелеген* чагылдырып күрсәтәчәк.  Сез шул юмарт игелек ярдәмендә иманыгыз аша коткарылдыгыз,+ һәм бу сезнең казанышыгыз түгел, ә Аллаһы бүләге.  Беркемнең дә мактанырга сәбәбе булмасын өчен, бу коткарылу кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел.+ 10  Безне Аллаһы барлыкка китергән,+ һәм без, Мәсих Гайсәнең шәкертләре булганга,+ яхшы эшләр башкарыр өчен булдырылганбыз. Аллаһы бу эшләрне инде алдан безгә билгеләгән булган. 11  Шуңа күрә шуны истә тотыгыз: сез тумыштан башка халык кешеләре идегез, һәм кешеләр тарафыннан сөннәткә утыртылганнар сезне сөннәтсезләр дип атый иделәр. 12  Ул вакытта сез Мәсихне белмәдегез, Исраи́л халкыннан читләшкән идегез, вәгъдә белән бәйле килешүләр өчен ят кешеләр,+ бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез.+ 13  Ә хәзер, Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, сез, кайчандыр Аллаһыдан ерак торучылар, аңа Мәсих каны ярдәмендә якынлаштыгыз. 14  Мәсих безгә тынычлык китерде,+ ул ике төркемне бер итте+ һәм аларны аерып торучы стенаны җимерде.+ 15  Үзенең тәнен корбан итеп, ул дошманлыкны юк итте, әмерләр белән законнардан торган Канунны гамәлдән чыгарды. Ул моны ике төркемне — үз шәкертләрен — бер яңа кеше итәр өчен,+ тынычлык булдырыр өчен 16  һәм җәфалану баганасы*+ ярдәмендә шул ике төркемне бер тәндә Аллаһы белән тулысынча татулаштырыр өчен эшләде, чөнки ул үз тәне белән дошманлыкны юк итте.+ 17  Ул, килеп, тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне сезгә — Аллаһыдан ерак торучыларга һәм якын торучыларга игълан итте, 18  чөнки аның аша без, ике төркем, бер рух аша күктәге Атабызга һич киртәсез якынлаша алабыз. 19  Шуңа күрә сез инде чит кешеләр һәм чит ил кешеләре түгел,+ ә изгеләрнең ватандашлары+ һәм Аллаһы гаиләсенең әгъзалары,+ 20  һәм сез рәсүлләр белән пәйгамбәрләрдән+ торган нигезгә салынгансыз, ә нигезнең почмак ташы — Мәсих Гайсә үзе.+ 21  Аның белән бердәмлектә бөтен бинаның өлешләре үзара беркетелеп ныгытыла бара,+ һәм бина, үсеп, Йәһвә* өчен изге гыйбадәтханә булып китә.+ 22  Сез Мәсих белән бердәмлектә торганга, Аллаһы сездән һәм башкалардан йорт төзи. Ул анда яши, чөнки аның рухы шунда.+

Искәрмәләр

Яки «бу дөнья юлы буенча йөрдегез».
Яки «илтифатын».