Эфеслеләргә 6:1—24

  • Әти-әниләргә һәм балаларга киңәшләр (1—4)

  • Колларга һәм хуҗаларга киңәшләр (5—9)

  • Аллаһыдан хәрби кием һәм кораллар (10—20)

  • Йомгаклау сүзләре (21—24)

6  Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез,+ чөнки бу Аллаһы карашы буенча дөрес.  «Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит»+ — Аллаһының беренче әмере һәм ул аны мондый вәгъдә белән бергә биргән:  «Шунда тормышың яхшы булыр,* җир йөзендә озын гомерле булырсың».  Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз,+ киресенчә, аларны Йәһвә* кушканча тәрбияләп үстерегез+ һәм үгетләп* акылга өйрәтегез.+  Коллар, үз хуҗаларыгызга, Мәсихкә тыңлаучан булган кебек, курку катыш тирән хөрмәт белән һәм ихлас күңелдән тыңлаучан булыгыз.+  Ялагайлар хуҗалары күзәткәндә генә тыңлаучан,+ ә сез, Мәсих коллары булып Аллаһы ихтыярын чын күңелдән* үтәп,+ хуҗаларыгызга күндәм булыгыз.  Хуҗаларыгызга, кешеләргә хезмәт иткән кебек түгел, ә Йәһвәгә* хезмәт иткән кебек, бирелеп хезмәт итегез.+  Сез бит шуны беләсез: Йәһвә* һәркемгә — колга да, иреклегә дә — эшләгән игелеге өчен әҗерен бирәчәк.+  Хуҗалар, сез дә, боларны истә тотып, колларыгыз белән аларга инде янамыйча эш итегез, чөнки сезгә шул билгеле: аларның өстеннән дә, сезнең өстегездән дә күкләрдә Хуҗа бар,+ ә ул кешеләрне аермый. 10  Ниһаять, Раббыдан һәм аның куәтле көченнән кодрәт+ табып яшәгез. 11  Иблиснең мәкерле эшләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһы биргән бөтен хәрби киемне киеп, коралларны алыгыз.+ 12  Без бит кешеләргә каршы түгел, ә хөкүмәтләргә, хакимиятләргә, бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче дөнья идарәчеләренә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә+ каршы көрәшәбез.+ 13  Шуңа күрә Аллаһы биргән бөтен хәрби киемнәр белән коралларны алыгыз,+ шулчак сез явыз көнне каршылык күрсәтә алырсыз һәм, барысын үтәп чыккач, нык тора алырсыз. 14  Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып,+ тәкъвалык күкрәкчәсен киеп,+ 15  тынычлык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер булуны аяк киеме итеп киеп, нык торыгыз.+ 16  Иманның зур калканы да һәрвакыт үзегез белән булсын,+ аның ярдәмендә сез Явызның бар утлы укларын сүндерә алырсыз.+ 17  Коткаруны тимер башлык итеп киегез+ һәм рух кылычын — Аллаһы сүзен алыгыз,+ 18  шул ук вакыт дога белән ялваруның һәр төрен кулланып, изге рухның көче аркылы+ һәр очракта өзлексез дога кылыгыз.+ Моның өчен һәрвакыт уяу торыгыз һәм бар изгеләр өчен ялварып сорагыз. 19  Шулай ук мин авызымны ачкач, миңа әйтәсе сүзләр бирелсен өчен, мин яхшы хәбәрнең изге серен кыюлык белән җиткерә алсын өчен+ 20  (аның хакына мин чылбырланган килеш илче вазифасын үтим)+ һәм батырлык белән сөйли алсын өчен, минем турында да дога кылыгыз, ә мин шулай сөйләргә тиеш тә. 21  Шулай ук минем хәлләрем һәм ниләр эшләвем сезгә билгеле булсын өчен, сөекле кардәшебез һәм Хуҗабызга тугры хезмәт итүче Ту́хик+ барысын да сөйләп бирер.+ 22  Мин аны, сез хәлләребез турында белсен өчен һәм күңелләрегезне юатсын өчен, сезнең янга җибәрәм. 23  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән кардәшләргә иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын. 24  Хуҗабыз Гайсә Мәсихне сулмас мәхәббәт белән яратучыларның барысына да Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Яки «чәчәк атар».
Яки «күрсәтмәләр биреп; җитәкчелек биреп».
Сүзлектән «Җан» к.