Юныс 1:1—17

  • Юныс Йәһвәдән кача (1—3)

  • Йәһвә көчле җил җибәрә (4—6)

  • Афәттә Юныс гаепле (7—13)

  • Юнысны диңгезгә ыргыталар (14—16)

  • Бер зур балык Юнысны йота (17)

1  Йәһвә Амита́й улы Юныска*+ болай диде:  «Тор да Нинәвәгә+ — бөек шәһәргә бар һәм аңа хөкем карары игълан ит, чөнки аның явызлыгы миңа кадәр иреште».  Әмма Юныс Йәһвәдән Таршишка качарга булды. Ул Яфага китте һәм шунда Таршишка баручы корабны тапты. Юныс, акча түләп, корабка утырды һәм андагы кешеләр белән Таршишка китеп Йәһвәдән качты.  Шулчак Йәһвә диңгезгә көчле җил җибәрде, һәм диңгездә шундый каты давыл күтәрелде ки, кораб менә-менә җимерелер сыман иде.  Куркудан диңгезчеләрнең һәрберсе ярдәм сорап үз илаһына ялвара башлады. Кораб җиңеләйсен өчен, алар корабтагы әйберләрне диңгезгә ыргытырга тотынды.+ Юныс исә корабның* иң төбенә төшеп ятты да каты йокыга талды.  Ахыр чиктә, кораб капитаны аның янына килеп: «Ник йоклап ятасың? Тор, үз илаһыңа дога кыл! — диде.— Бәлки, Аллаһы безнең турында кайгыртыр, һәм без һәлак булмабыз».+  Аннары алар: «Әйдәгез, жирәбә салып,+ бу афәт өчен кем гаепле икәнен белик»,— диештеләр. Шунда алар жирәбә салдылар, һәм жирәбә Юныска төште.+  Алар аңардан: «Әйтче, бу бәла кем аркасында башыбызга төште? Син кем, ни белән көн күрәсең? Кайдан килдең? Син кайсы илдән, кайсы халыктан?» — дип сорадылар.  Ул аларга: «Мин еврей, мин диңгезне һәм коры җирне барлыкка китергән күкләр Аллаһысы Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп яшим»*,— дип җавап бирде. 10  Шунда алар тагы да катырак куркуга төшеп, аңардан: «Нәрсә эшләдең соң син?» — дип сорадылар. (Диңгезчеләр аның Йәһвәдән качканын белә иде, чөнки ул үзе аларга бу турыда сөйләгән иде.) 11  Давыл көчәйгәннән-көчәя барды, шуңа күрә алар Юныстан: «Диңгез тынсын өчен нишлик синең белән?» — дип сорадылар. 12  «Мине күтәреп диңгезгә ыргытыгыз, һәм диңгез тынар. Мин беләм, сез бу көчле давылга минем аркада эләктегез»,— дип җавап бирде ул. 13  Диңгезчеләр корабны коры җиргә чыгарыр өчен тырышып ишкәк ишсәләр дә,* булдыра алмадылар, чөнки диңгез ярсыганнан-ярсый барды. 14  Шунда алар Йәһвәгә ялварып: «И Йәһвә, синнән үтенеп сорыйбыз, шушы кешенең җаны аркасында үлмәсәк иде! Безне гаепсез кешенең канын түгүдә гаепләмәсәң иде, чөнки син үзең теләгәнчә эш иттең бит, и Йәһвә»,— диделәр. 15  Алар Юнысны күтәреп, диңгезгә ыргыттылар, һәм диңгез тынды. 16  Шунда алар Йәһвәдән бик каты курка башладылар.+ Алар Йәһвәгә корбан китерделәр һәм нәзерләр әйттеләр. 17  Ә Йәһвә зур бер балыкка Юнысны йотарга кушты. Юныс шул балыкның карынында өч көн һәм өч төн булды.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «күгәрчен».
Яки «палубалы көймәнең».
Яки «Йәһвәгә гыйбадәт кылам».
Яки «ярсыган дулкыннарны ерып чыгарга тырышсалар да».