Юныс 2:1—10

  • Юныс балык эчендә дога кыла (1—9)

  • Балык Юнысны коры җиргә чыгара (10)

2  Шул балыкның карыныннан Юныс үз Аллаһысы Йәһвәгә дога кылып,+  болай диде: «Бәла вакытында Йәһвәгә ялвардым, һәм ул җавап бирде.+ Кабер* эченнән ярдәм сорап үтендем.+ Һәм син тавышымны ишеттең.  Син мине тирәнлеккә, диңгез төбенә ыргыткач,Ташкыннар мине йотты.+ Бөтен көчле дулкыннарың мине алып китте.+  Һәм мин: „Күзеңнән юк булдым! Изге гыйбадәтханәңне кабат күрә алырмынмы?“ — дидем.  Сулар мине йотып, гомеремне куркыныч астына куйды.*+ Упкын мине уратып алды. Башыма суүсемнәр чорналды.  Мин тау нигезләренә кадәр баттым. Җир капкалары мине мәңгегә бикләп куйды. Ләкин син, Йәһвә Аллаһым, мине гүрдән тере килеш чыгардың.+  Җаным хәлсезләнә барганда, мин Йәһвәне искә төшердем.+ Шунда догам сиңа, изге гыйбадәтханәңә кадәр иреште.+  Буш потларга табынучылар тугры мәхәббәт чыганагын калдыралар.*  Мин исә, сиңа рәхмәтләр укып, корбан китерермен. Әйткән нәзерләремне үтәрмен.+ Котылу Йәһвәдән килә».+ 10  Вакыт узу белән балык, Йәһвә кушуы буенча, Юнысны коры җиргә косып чыгарды.

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Сулар мине җаныма кадәр чолгап алды».
Я, бәлки, «тугрылыкларын югалталар».