Юныс 3:1—10
3 Шуннан соң Йәһвә Юныска икенче тапкыр мөрәҗәгать итте:+
2 «Тор да Нинәвәгә+ — бөек шәһәргә бар, анда мин сиңа әйткән хәбәрне җиткер».
3 Шунда Юныс, Йәһвә сүзенә буйсынып,+ торды да Нинәвәгә китте.+ Нинәвә́ исә зур* шәһәр иде, аны йөреп чыгар өчен өч көн кирәк иде.
4 Юныс шәһәргә керде һәм бер көнлек араны үтеп: «Тагын 40 көн генә үтәр, һәм Нинәвә һәлак булыр»,— дип игълан итеп йөрде.
5 Шулчак Нинәвә халкы — байлар да, ярлылар да, олылар да, кечеләр дә — Аллаһыга иман итте,+ ураза тота башлады һәм матәм киеме киде.
6 Бу хәбәр Нинәвә патшасына ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, үзенең патша киемен салды һәм матәм киеме киеп, көлгә утырды.
7 Өстәвенә, патша бөтен Нинәвәгә болай дип игълан итәргә кушты:
«Патша һәм аның мирзалары чыгарган әмер шундый: кеше дә, мал да, көтүдәге бернинди хайван да бернәрсә ашамасын. Аларга ризык белән тукланырга да, су эчәргә дә ярамый.
8 Бөтен кешеләр һәм хайваннар матәм киеме белән каплансын, һәркем Аллаһыга ихлас дога кылсын, үзләренең явыз юлларын калдырсын һәм җәбер-золым кылуын ташласын.
9 Кем белә, бәлки, Аллаһы үз ниятен үзгәртеп* ачуын тыяр, һәм без һәлак булмабыз».
10 Аларның ни эшләгәннәрен, үзләренең явыз юлларын калдырганнарын күргәч,+ Аллаһы аларга бәла китерү ниятеннән кире кайтты* һәм бәла җибәрмәде.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Аллаһы каршында бөек».
^ Яки «безгә бәла китерергә ниятләгәненә үкенеп».
^ Яки «китерергә ниятләгәненә үкенде».