Юныс 4:1—11
4 Юныска исә бу һич тә ошамады, һәм аның ачуы чыкты.
2 Ул Йәһвәгә дога кылды: «И Йәһвә, әллә мин шулай булачагын үз илемдә үк белмәгән идемме? Шуңа күрә мин башта Таршишка качарга булдым да.+ Чөнки мин синең кызганучан* һәм шәфкатьле Аллаһы булуыңны, ярсырга ашыкмаганыңны, тугры мәхәббәткә бай+ һәм, фикереңне үзгәртеп, җәза бирмәскә әзер булуыңны белә идем.
3 Хәзер, Йәһвә, җанымны алчы, чөнки минем өчен үлү яшәүдән яхшырак».+
4 Моңа Йәһвә: «Нәрсә, шулкадәр ачулы булырга сәбәп бар дип уйлыйсыңмы?» — диде.
5 Шуннан соң Юныс шәһәрдән чыкты һәм шәһәрдән көнчыгышка таба барып утырды. Ул шунда үзенә ышык ясады һәм аның күләгәсендә утырып, шәһәр белән ни буласын көтә башлады.+
6 Аннары Йәһвә, Юнысның башына күләгә төшсен өчен һәм аның хәлен җиңеләйтер өчен, кынтар кабагы* үстерде. Юныс шул кынтар кабагына бик сөенде.
7 Ә икенче көнне таң атканда, Аллаһының кушуы буенча, бер корт кынтар кабагын кимереп корытты.
8 Кояш чыккач, Аллаһы көйдергеч көнчыгыш җиле җибәрде. Юнысның башына кояш капты, һәм аның хәле бетте. Ул: «Минем өчен үлем яшәүдән яхшырак»+,— дия-дия, үзенә* үлем сорый башлады.
9 Аллаһы Юныстан: «Нәрсә, кынтар кабагы аркасында шулкадәр ачулы булырга хакың бар дип уйлыйсыңмы?»+ — дип сорады.
«Әйе, хакым бар. Шулкадәр ачуым чыкты, хәтта үләсем килә»,— дип җавап бирде Юныс.
10 Шунда Йәһвә аңа болай диде: «Син үзең карап үстермәгән кынтар кабагын кызгандың. Ә ул бер төн эчендә үсеп чыкты һәм бер төн эчендә юк булды.
11 Мин дә бөек шәһәр Нинәвәне+ кызганырга тиеш түгелме әллә? Анда бит яхшылыкны яманлыктан* аера белмәүче 120 000 нән артык кеше яши, шулай ук аларның бик күп маллары да бар».+
Искәрмәләр
^ Яки «киң күңелле».
^ Я, бәлки, «кәнә үләне».
^ Яки «җанына».
^ Яки «уң кулны сул кулдан».