Яратылыш 10:1—32

  • Халыклар исемлеге (1—32)

    • Йафет токымнары (2—5)

    • Хам токымнары (6—20)

      • Нәмруд Йәһвәгә каршы чыга (8—12)

    • Шем токымнары (21—31)

10  Нух уллары Шем,+ Хам, Йафетның тормышы турындагы хәбәр шундый: Туфаннан соң аларның уллары туды.+  Йафетның уллары: Гомә́р,+ Маго́г,+ Мада́й, Йава́н, Түбә́л,+ Мәши́х+ һәм Тира́с.+  Гомәрнең уллары: Әшкина́з,+ Рифа́т һәм Түгәрмә́.+  Йаванның уллары: Элиша́,+ Тарши́ш,+ Китти́м+ һәм Додани́м.  Утрауларда телләре, кабиләләре һәм милләтләре буенча таралып яшәүчеләр әнә шулардан килеп чыккан.  Хамның уллары: Куш, Мисраи́м,+ Пут+ һәм Кәнга́н.+  Кушның уллары: Сиба́,+ Хави́л, Сабта́, Рама́х+ һәм Сабти́х. Рамахның уллары: Шеба́ һәм Дида́н.  Кушның Нәмру́д исемле улы туды. Ул җир йөзендә яшәгән куәтле кешеләрнең беренчесе иде.  Ул Йәһвәгә каршы чыккан куәтле бер аучы иде. Шуңа күрә: «Йәһвәгә каршы чыккан куәтле аучы Нәмруд кебек»,— дип әйтәләр дә. 10  Аның патшалыгында беренче шәһәрләр* Шина́р+ җирендәге Бабы́л,+ Әре́х,+ Акка́д һәм Кәлне́ иде. 11  Аннан соң ул шул җирдән Ассириягә+ таба китте һәм Нинәвә,+ Рихабу́т-ир, Кәлә́х, 12  шулай ук Нинәвә белән Кәләх арасында Ресе́н шәһәрләрен төзеде, бу — бөек шәһәр.* 13  Мисраимның Луди́м,+ Анами́м, Ләһаби́м, Нафтухи́м,+ 14  Патруси́м,+ Каслухи́м (аңардан филистилеләр+ килеп чыккан) һәм Кафтури́м+ исемле уллары туды. 15  Кәнганның беренче булып Сидо́н,+ аннары Хит+ исемле угыллары туды; 16  аңардан шулай ук йәвүслеләр,+ аморлылар,+ гиргәшлеләр, 17  хивлеләр,+ арклылар, синлылар, 18  арвадлылар,+ зәмәрлеләр, һәм хаматлылар+ килеп чыккан. Аннан соң кәнганлылар кабиләләре төрле җирләргә таралды. 19  Кәнганлылар яшәгән җирнең чикләре Сидоннан алып Га́за+ янындагы Герарга+ кадәр, шулай ук Сәдүмгә, Гамурага,+ Адмага һәм Лаша́ янындагы Зибәимгә+ кадәр сузылган иде. 20  Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Хамның уллары шул. 21  Шемнең дә балалары туды. Ул иң олы абыйлары Йафетның энесе* һәм бөтен Ибе́р+ улларының бабасы иде. 22  Шемнең уллары: Ила́м,+ Ашшу́р,+ Әрпәкшә́д,+ Луд һәм Ара́м.+ 23  Арамның уллары: Ус, Хул, Гәти́р һәм Маш. 24  Әрпәкшәдтән Шела+ туды, ә Шеладан Ибер туды. 25  Ибернең ике улы туды. Берсенең исеме Пәле́к*+ иде, чөнки аның көннәрендә җир* бүленде. Икенчесенең исеме Йокта́н иде.+ 26  Йоктаннан Әлмүдә́т, Шәли́ф, Хасармәве́т, Йара́х,+ 27  Хадора́м, Уза́л, Дыйкла́, 28  Оба́л, Абимаи́л, Шеба́, 29  Офи́р,+ Хави́л һәм Йоба́б туды. Болар барысы да Йоктанның уллары. 30  Аларның яшәгән җирләре Мешадан алып Сифарга — Көнчыгышның таулы җиренә кадәр сузылган иде. 31  Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Шемнең уллары шул.+ 32  Кабиләләре һәм милләтләре буенча яшәгән Нух улларының токымнары шул. Туфаннан соң, алар төрле халыклар булып, җир йөзе буйлап таралдылар.+

Искәрмәләр

Яки «патшалыгының башлангычы».
Я, бәлки, «алар бөек шәһәрне тәшкил итә».
Я, бәлки, «Ул Йафетның абыйсы».
Мәгъ. «бүленү».
Яки «җирдәге халык».