Яратылыш 16:1—16

  • Һаҗәр һәм Исмәгыйль (1—16)

16  Ибра́м хатыны Сараяның балалары юк иде.+ Аңа Һаҗә́р+ исемле мисырлы бер хатын хезмәт итә иде.  Бервакыт Сарая́ Ибрамга болай диде: «Тыңла әле! Йәһвә миңа бала бирмәде. Хезмәтчем белән ятсаң иде, бәлки, шулчак минем балаларым булыр иде».+ Һәм Ибрам Сараяның сүзен тыңлады.  Ибрам Кәнганда ун ел гомер иткәннән соң, аның хатыны Сарая үзенең мисырлы хезмәтчесе Һаҗәрне үз ире Ибрамга хатынлыкка бирде.  Ибрам Һаҗәр белән якынлык кылды, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үз хуҗабикәсен санга сукмый башлады.  Шунда Сарая Ибрамга: «Мин кичергән кайгы өчен син гаепле. Хезмәтчемне синең кулыңа мин бирдем, ләкин балага узганын белгәннән соң, ул мине санга сукмый башлады. Мин хакмы я синме — моны Йәһвә хәл итсен»,— диде.  Ибрам Сараяга мондый җавап кайтарды: «Синең хезмәтчең синең кулыңда. Ни эшлим дисәң, шуны эшлә». Сарая хезмәтчесен кимсетә башлады, һәм тегесе аңардан качып китте.  Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе аны чүлдәге бер чишмә — Шурга+ алып баручы юл буендагы чишмә янында тапты  һәм болай диде: «Һаҗәр, Сараяның хезмәтчесе, син каян килдең һәм кая юл тотасың?» Моңа Һаҗәр: «Мин хуҗабикәм Сараядан качып йөрим»,— дип җавап бирде.  Йәһвә фәрештәсе аңа: «Хуҗабикәң янына кайт та аңа буйсын»,— диде. 10  Аннан соң Йәһвә фәрештәсе болай дип әйтте: «Мин синең токымыңны* ишәйтермен, һәм алар санап бетермәслек булыр».+ 11  Йәһвә фәрештәсе өстәде: «Менә, син хәзер йөкле. Угыл тапкач, аңа Исмәгы́йль* дигән исем куш, чөнки Йәһвә кайгы-хәсрәтеңә игътибар итте. 12  Ул кыргый ишәк* кебек булыр. Аның кулы һәркемгә каршы һәм бөтен кешенең кулы аңа каршы булыр. Ул кардәшләре каршысында* яшәр». 13  Һаҗәр: «Әллә мин чыннан да үземне күргән Аллаһыны күрдемме?» — диде, шуңа күрә үзе белән сөйләшкән Йәһвәгә: «Син барысын да күреп торучы Аллаһы»+,— дип дога кылды. 14  Менә шуңа күрә андагы кое Бәхи́р-лаха́й-рои́* дип аталган да. Ул Кады́ш белән Бирә́д арасында урнашкан. 15  Шулай итеп, Һаҗәр Ибрамга ир бала тапты, һәм Ибрам аңа Исмәгыйль дип исем кушты.+ 16  Һаҗәр Исмәгыйльне тудырганда, Ибрамга 86 яшь иде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Мәгъ. «Аллаһы ишетә».
Кайберәүләр бу зебра дип уйлый. Күрәсең, бәйсез холыкны аңлата.
Я, бәлки, «белән дошманлыкта».
Мәгъ. «мине күреп торучы Тере Затның коесы».