Яратылыш 19:1—38

  • Лут янына фәрештәләр килә (1—11)

  • Лут белән аның гаиләсенә шәһәрдән китәргә кушалар (12—22)

  • Сәдүм белән Гамура юк ителә (23—29)

    • Лут хатыны тоз баганасына әйләнә (26)

  • Лут һәм аның кызлары (30—38)

    • Моаб белән Амунның чыгышлары (37, 38)

19  Ә кич белән ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Ул вакытта Сәдү́м капкасы янында Лут утыра иде. Фәрештәләрне күргәч, ул аларны каршыларга чыкты һәм җиргә кадәр иелеп,+  болай диде: «Әфәнделәрем, хезмәтчегез өенә рәхим итегез. Төнлә миндә кунарсыз, сезнең аякларыгызны юарлар. Ә аннан соң иртән торып юлыгызны дәвам итәрсез». Моңа алар: «Юк, без төнне шәһәр мәйданында үткәрербез»,— диде.  Ләкин Лут бик нык кыстаганга, алар аның өенә китте. Лут алар хөрмәтенә мәҗлес оештырды, төче икмәк пешерде, һәм алар ашады.  Болар әле йокларга ятарга да өлгермәде, Сәдүмнең барлык ир кешеләре — кечесеннән алып олысына кадәр — бер төркем булып Лутның өен чолгап алды.  Алар Лутка: «Сиңа кич белән килгән кешеләр кайда? Аларны безнең янга чыгар, без алар белән якынлык кылабыз»,— дип кычкыра башлады.+  Шунда Лут алар янына чыкты да үз артыннан ишекне ябып куеп,  болай диде: «И кардәшләрем, зинһар, явызлык эшләмәгез.  Менә, минем ир-ат белән якынлык кылмаган ике кызым бар. Әйдәгез, мин аларны сезнең янга чыгарыйм, алар белән ни теләсәгез, шуны эшләгез. Кунакларыма гына тимәгез, алар бит минем түбәм ышыгына килде».+  Шунда алар: «Кит әле моннан! — диде.— Бу кеше чит ил кешесе генә, ә үзе безне хөкем итмәкче була. Без синең белән тагын да яманрак эш итәрбез». Шунда алар Лутны кысрыклап, ишекне җимерергә дип алга ыргылды. 10  Ә теге кешеләр, кулларын сузып, Лутны өй эченә тартып кертте һәм ишекне ябып куйды. 11  Аннары алар ишек янындагы кешеләрне — кечесеннән алып олысына кадәр — барысын да сукыр итте, һәм тегеләре ишекне таба алмыйча интегеп бетте. 12  Шуннан соң кунаклары Лутка болай диде: «Синең монда тагын кемнәрең бар? Шәһәрдә кияүләрең, улларың, кызларың һәм туганнарың булса, аларны моннан чыгар! 13  Без бу шәһәрне юк итәбез, чөнки мондагы кешеләрдән зарлану тавышы Йәһвәгә кадәр иреште.+ Менә шуңа күрә Йәһвә безне аны юк итәр өчен җибәрде дә». 14  Шулчак Лут барып, үз кызларын хатынлыкка аласы кияүләренә: «Әйдәгез! Бу җирдән китәргә кирәк, Йәһвә бу шәһәрне юк итмәкче була!» — диде. Әмма кияүләренә Лут шаярта кебек тоелды.+ 15  Таң атканда фәрештәләр Лутны ашыктыра башлады. Алар аңа: «Әйдә, тизрәк! Үзең белән монда булган хатыныңны һәм ике кызыңны ал да шәһәрдән кач, югыйсә гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың!»+ — дип әйтте. 16  Лут тоткарланып торганда, Йәһвә аңа үз рәхимлелеген күрсәтте:+ теге кешеләр аны, аның хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарды.+ 17  Шәһәр читендә аларның берсе болай диде: «Үз җаныңны коткар! Артка борылып карама+ һәм бу өлкәнең+ бер җирендә дә тукталып торма! Һәлак булмас өчен, тауларга кач!» 18  Шунда Лут болай диде: «Юк, Йәһвә, анда җибәрә күрмә! 19  Менә, хезмәтчең синең илтифатыңа лаек булды. Бөек игелегеңне* күрсәтеп, син җанымны коткардың.+ Әмма мин... мин тауларга кача алмыйм бит. Миңа бәла килер дә, үләрмен дип куркам.+ 20  Әнә якында гына кечкенә бер шәһәр бар. Мин шунда кача алам. Анда барсам буламы? Ул кечкенә генә шәһәр бит. Шунда җаным исән калыр иде». 21  Ул аңа мондый җавап кайтарды: «Ярый. Үтенечеңне үтәрмен,+ син әйткән шәһәрчекне юк итмәм.+ 22  Әйдә, тизрәк шунда кач, син анда барып җитмичә, мин берни дә эшли алмыйм!»+ Шуңа күрә ул бу шәһәрчекне Сога́р*+ дип атады. 23  Лут Согарга килеп җиткәндә, кояш калыккан иде инде. 24  Шунда Йәһвә күктән Сәдүм белән Гамура́ өстенә күкерт һәм ут яудырды.+ Йәһвә булдырган бу яңгыр 25  ул шәһәрләрне, бөтен шул җирне бар кешеләре һәм үсемлекләре белән бергә юк итте.+ 26  Әмма Лутның артыннан баручы хатыны артына борылып карый башлады һәм тоз баганасына әйләнде.+ 27  Ибраһим исә иртән иртүк торып, үзе элегрәк Йәһвә каршында басып торган урынга килде.+ 28  Сәдүм белән Гамурага һәм бөтен шул өлкәгә күз ташласа, җир өстеннән мич эченнән чыккандай куе төтен күтәрелә!+ 29  Ләкин бу өлкәдәге шәһәрләрне юкка чыгарганда, Аллаһы Ибраһимны исендә тотты һәм шуңа күрә Лутны яшәгән җиреннән чыгарып, коткарды.+ 30  Вакыт узгач, Лут үз кызлары белән бергә Согардан китеп, тауларда+ яши башлады, чөнки Согарда+ яшәргә курка иде. Шулай итеп, ул ике кызы белән мәгарәдә яши башлады. 31  Бервакыт олысы кечесенә болай диде: «Әтиебез инде карт, ә башкалар кебек кияүгә чыгыйк дисәк, монда ирләр юк. 32  Әйдә, әтигә шәраб эчертик тә аның белән ятыйк, шулчак әтиебезнең нәселе дәвам ителер». 33  Кичен алар әтиләренә шәраб эчерттеләр, ә аннары олы кызы кереп, әтисе белән ятты, әмма Лут аның ятуын да, торып китүен дә сизми калды. 34  Ә икенче көнне олы кызы кечесенә әйтте: «Менә, мин кичә әтиебез белән яткан идем. Әйдә, бүген дә кич белән аңа шәраб эчертик, һәм син кереп, аның белән ятарсың. Шулчак әтиебезнең нәселе дәвам итәр». 35  Шул кичне дә алар әтиләренә күп шәраб эчерттеләр, ә аннары кече кызы барып, әтисе белән ятты, әмма Лут аның ятуын да, торып китүен дә сизми калды. 36  Һәм Лутның ике кызы да үз әтиләреннән балага узды. 37  Олысының улы туды, һәм ул аны Моа́б+ дип атады. Моаб ул — бүгенге моаблыларның атасы.+ 38  Кечесенең дә улы туды, һәм ул аны Бинами́ дип атады. Бинами ул — бүгенге амунлыларның+ атасы.

Искәрмәләр

Яки «тугры мәхәббәтеңне».
Мәгъ. «кечкенә».