Яратылыш 20:1—18

  • Сара Әбумәликтән коткарыла (1—18)

20  Ибраһим исә үз чатырлары белән+ Нәгебкә күченде һәм Кады́ш+ белән Шур+ арасында яши башлады. Ул шулай ук Герарда+ да торды.* Анда яшәгәндә,  Ибраһим кабат үз хатыны Сара́ турында: «Бу минем сеңелем»+,— дип әйтте. Шунда Гера́р патшасы Әбумәли́к Сараны үз өенә чакыртып алды.+  Әмма төнлә Әбумәликкә төшендә Аллаһы килеп, болай диде: «Бу хатынны үзеңә алганың өчен сине үлем көтә,+ чөнки ул инде кияүдә, ул башка кешенең хатыны».+  Ләкин Әбумәлик Сара белән якынлык кылмаган иде. Шуңа күрә ул болай диде: «Йәһвә, әллә син гаепсез* халыкны юк итәрсеңме?  Әллә ул үзе миңа: „Ул минем сеңелем“,— димәдеме, һәм Сара: „Ул минем абыем“,— дип әйтмәдеме? Минем күңелем саф һәм кулларым чиста».  Шул чакта Аллаһы аңа төшендә болай диде: «Әйе, беләм, син моны саф күңел белән эшләдең. Шуңа күрә мин сине үземә каршы гөнаһ кылудан тыеп калдым һәм сиңа Сарага тияргә рөхсәт итмәдем.  Хәзер Ибраһимга аның хатынын кайтар. Ул кеше пәйгамбәр+ бит. Ул синең хакыңа ялварып дога кылыр,+ һәм син исән калырсың. Ләкин хатынын кайтармасаң, шуны бел: син һәм өеңдәгеләрең — барыгыз да үләчәксез».  Әбумәлик иртән иртүк торып, бөтен хезмәтчеләрен чакырып алды да аларга барысын сөйләп бирде, һәм алар бик курыктылар.  Аннан соң Әбумәлик Ибраһимны чакырып, болай диде: «Нишләдең син безнең белән? Ник миңа һәм патшалыгыма андый бәла китердең? Сиңа каршы нинди гөнаһ кылдым мин? Син дөрес эш итмәдең». 10  Һәм Әбумәлик Ибраһимнан: «Ник алай эшләдең?»+ — дип сорады. 11  Ибраһим болай диде: «Мин мондагы халык Аллаһыдан курыкмый торгандыр, һәм алар хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйлаган идем.+ 12  Моннан тыш, ул чыннан да минем сеңелем. Безнең атабыз бер, төрле аналардан гына туганбыз. Һәм ул минем хатыным булып китте.+ 13  Ә инде Аллаһы мине атам йортыннан сәяхәт итәргә җибәргәч,+ мин аңа: „Кая гына барсак та, мине абыең дип атап,+ миңа тугры мәхәббәт күрсәт“,— дидем». 14  Шуннан соң Әбумәлик Ибраһимга сарыклар, сыерлар һәм хезмәтчеләр бүләк итте һәм хатыны Сараны кайтарды. 15  Һәм болай диде: «Менә минем җирем, кайда теләсәң, шунда яшә». 16  Сарага исә ул әйтте: «Менә мин абыеңа+ 1 000 көмеш акча бирәм. Бу яныңда булганнар өчен дә, башка кешеләр өчен дә саф булуыңны күрсәтүче билге булыр, сиңа тап төшмәгәнен күрсәтер». 17  Аннары Ибраһим Аллаһыга ялварып дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликне, аның хатынын һәм кол кызларын сәламәтләндерде. Шуннан соң алар балалар тудыра башлады. 18  Чөнки Йәһвә Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатыннарны бала тудыру сәләтеннән мәхрүм иткән иде.+

Искәрмәләр

Яки «чит ил кешесе булып яшәде».
Яки «тәкъва».