Яратылыш 21:1—34

  • Исхакның тууы (1—7)

  • Исмәгыйль Исхактан мыскыллап көлә (8, 9)

  • Һаҗәр белән Исмәгыйльне юлга озату (10—21)

  • Ибраһимның Әбумәлик белән төзегән килешүе (22—34)

21  Йәһвә үз сүзендә торып, Сарага игътибарын юнәлтте. Әйе, Йәһвә Сара́ турындагы вәгъдәсен үтәде.+  Сара балага узды+ һәм карт Ибраһимга нәкъ Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта угыл тудырды.+  Ибраһим үз хатыны Сарадан туган улына Исхак+ дип исем кушты.  Сигезенче көнне, Аллаһы кушканча, Ибраһим үз улы Исхакны сөннәткә утыртты.+  Улы Исхак туганда, Ибраһимга 100 яшь иде.  Сара исә: «Аллаһы миңа шатланып көләргә сәбәп бирде. Моның турында ишеткән һәркем минем белән көләр»*,— диде  һәм болай дип өстәде: «Ибраһимның хатыны Сара бала имезәчәк дип кем уйлаган? Шулай да, ул карт булса да, мин аңа угыл тудырдым бит».  Бала үсә барды, һәм аны имчәктән аердылар. Исхакны имчәктән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес оештырды.  Мисырлы Һаҗәрнең+ Ибраһимга тудырган улы исә Исхактан мыскыллап көлә иде.+ Сара моны күреп, 10  Ибраһимга әйтте: «Шул хезмәтче хатынны улы белән бергә куып чыгар, чөнки аның улы минем улым Исхак белән мирасчы булмас!»+ 11  Әмма улы турындагы бу сүзләр аркасында Ибраһимның күңеле төште.+ 12  Шулчак Аллаһы Ибраһимга болай диде: «Сараның малай һәм хезмәтче хатын турында әйткәннәре аркасында боекма. Аның сүзен тыңла, чөнки синең токымың* Исхак+ аша киләчәк. 13  Хезмәтче хатыннан+ туган улыңнан да мин бер халык булдырырмын,+ чөнки ул синең токымың».* 14  Шунда Ибраһим иртән иртүк торды да, икмәк белән су турсыгы алып, Һаҗәрнең җилкәсенә салды һәм аны малае белән юлга чыгарып җибәрде.+ Тегесе китеп барды һәм Бәхи́р-шеба́+ чүлендә адашты. 15  Ахыр чиктә, турсыгында суы беткәч, ул малаен бер куак астында калдырды. 16  Ә үзе: «Баламның үлемен күрәсем килми»,— диде һәм аткан ук очып җитәрлек ераклыкка китеп, шунда утырды да үкереп-үкереп елый башлады. 17  Аллаһы малайның тавышын ишетеп алгач,+ аның фәрештәсе күктән Һаҗәргә болай диде:+ «Ни булды сиңа, Һаҗә́р? Курыкма, чөнки Аллаһы улыңның тавышын ишетеп алды. 18  Бар да, малайны торгызып, аны кулың белән нык тот, чөнки мин аңардан бөек халык булдырырмын».+ 19  Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачкач, тегесе бер кое күрде. Ул барып, турсыгын су белән тутырды да малаена эчәргә бирде. 20  Аллаһы ул малайны+ фатихалап торды. Ул чүлдә яшәде, үсә барды һәм укчы булып китте. 21  Исмәгы́йль Пара́н чүлендә+ яши башлады, һәм әнисе аңа Мисыр җиреннән бер хатын алып бирде. 22  Ә ул вакытта Әбумәли́к үзенең гаскәр башлыгы Пикү́л белән бергә Ибраһим янына килеп, болай диде: «Аллаһы синең һәр эшеңне фатихалап тора.+ 23  Менә хәзер монда Аллаһы алдында миңа, минем улларыма һәм оныкларыма каршы хәйлә кормаска, әмма мин сиңа тугры мәхәббәт күрсәткән кебек, миңа һәм үзең яшәгән җирдәге кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтергә ант ит».+ 24  Һәм Ибраһим: «Ант итәм»,— диде. 25  Әмма Ибраһим Әбумәликкә: «Хезмәтчеләрең коемны тартып алдылар»,— дип шикаятен белдерде.+ 26  Моңа Әбумәлик: «Моны кем эшләгәнен белмим. Үзең дә миңа бернәрсә әйтмәгән идең. Бу турыда әле генә ишетәм»,— диде. 27  Шунда Ибраһим сарык белән сыерлар алып, Әбумәликкә бирде, һәм алар бер-берсе белән килешү төзеделәр. 28  Ибраһим үз көтүеннән җиде сарык бәтиен аерып куйгач, 29  Әбумәлик аңардан: «Ник син җиде сарык бәтиен аерып куйдың?» — дип сорады. 30  Ибраһим әйтте: «Шушы җиде сарык бәтиен миннән кабул ит. Алар бу коены мин казыган икәнлекнең шаһите булачак». 31  Шуңа күрә ул бу урынны Бәхир-шеба*+ дип атады, чөнки анда алар бер-берсенә ант бирде. 32  Бәхир-шебада килешү+ төзегәч, Әбумәлик гаскәр башлыгы Пикүл белән бергә филистилеләр+ җиренә кайтып китте. 33  Шуннан соң Ибраһим Бәхир-шебада бер тамариск агачы утыртты һәм мәңгелек Аллаһы+ Йәһвәнең исемен мактады.+ 34  Ул филистилеләр җирендә күп вакыт яшәде.*+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «миннән көләр».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Бәлки, мәгъ. «ант коесы» яки «җиденең коесы».
Яки «чит ил кешесе булып яшәде».