Яратылыш 23:1—20

  • Сараның үлүе һәм каберлек урыны (1—20)

23  Сара́ 127 ел гомер итте; бу Сараның яшәгән еллары.+  Сара Кәнга́н+ җирендәге Кырья́т-арбада,+ ягъни Хебрунда+ үлде, һәм Ибраһим аның турында кайгырып елый башлады.  Аннан соң Ибраһим үзенең мәрхүмә хатыны яныннан китеп, Хит+ улларына болай дип мөрәҗәгать итте:  «Мин сезнең арада чит ил кешесе һәм күчеп килгән кеше булып яшим.+ Хатынымны җирләр өчен, миңа каберлеккә җир сатыгызчы».  Моңа Хит уллары болай диделәр:  «Әфәнде, тыңла әле безне. Син арабызда Аллаһы сайлаган башлык.*+ Син мәрхүмә хатыныңны иң яхшы каберлекләребезнең берсендә җирли аласың. Хатыныңны җирләр өчен сиңа каберлек урыны бирергә беребез дә каршы булмас».  Шунда Ибраһим торып, шул җирнең халкы — Хит+ уллары алдында иелде дә  болай диде: «Әгәр дә сез* мәрхүмә хатынымны монда җирләвемә каршы түгел икән, ул чакта мине тыңлагыз һәм Соха́р улы Әфрунны  миңа үзенең кыр башындагы Макпела́ мәгарәсен сатарга күндерегез. Ул аны сезнең алда тулы бәясенә сатса,+ минем каберлек өчен урыным булыр иде».+ 10  Әфру́н исә Хит уллары белән бергә утыра иде. Ул милләттәшләре хитлеләр ишетерлек итеп, шәһәр капкаларыннан+ керүче барлык кешеләр алдында Ибраһимга болай диде: 11  «Юк, әфәндем! Тыңлачы мине. Мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә урнашкан кырны да бирәм. Үз халкым уллары алдында аны сиңа тапшырам. Мәрхүмә хатыныңны шунда җирлә». 12  Ибраһим андагы халык кешеләре алдында иелде дә, 13  барысы ишетерлек итеп, Әфрунга мөрәҗәгать итте: «Сүземне тыңла әле! Мин сиңа кырның тулы бәясен бирермен. Көмешемне алчы, һәм мин хатынымны шунда җирләрмен». 14  Әфрун Ибраһимга болай дип җавап бирде: 15  «Әфәндем, тыңла әле. Бу җирнең бәясе 400 шәкыл* көмеш, әмма бу безнең өчен әллә ни мөһим түгел. Җирлә хатыныңны». 16  Ибраһим Әфрун белән килеште һәм аңа Хит уллары алдында билгеләгән акчаны — сәүдәгәрләр кабул иткән авырлык үлчәме буенча 400 шәкыл* көмеш бирде.+ 17  Шулай итеп, Әфрунның Мамре́ янындагы Макпелада урнашкан кыры — ә аның белән бергә мәгарә һәм шул кырда үскән барлык агачлар да — 18  Хит уллары һәм шәһәр капкаларыннан керүче барлык кеше алдында Ибраһимның хосусый милке булып китте. 19  Шуннан соң Ибраһим үз хатыны Сараны Кәнган җиренең Мамре (ягъни Хебру́н) янәшәсендә урнашкан Макпела кырындагы мәгарәдә җирләде. 20  Шулай итеп, Хит уллары кырны да, андагы мәгарәне дә каберлек итеп куллансын өчен Ибраһим кулына тапшырдылар.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «арабызда бөек башлык».
Яки «җаннарыгыз».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.