Яратылыш 24:1—67

  • Исхакка хатын эзләү (1—58)

  • Рабиганың Исхак белән очрашуы (59—67)

24  Ибраһим инде карт, олы яшьтә иде. Йәһвә аңа һәр эшендә үз фатихасын биреп торды.+  Ибраһим үзенең бөтен милке өстеннән куелган иң олы хезмәтчесенә болай диде:+ «Кулыңны минем ботым астына куй*  һәм, улыңа хатынны безнең яныбызда яшәүче Кәнга́н кызлары арасыннан алмам дип, күкләр һәм җир Аллаһысы Йәһвә алдында ант ит.+  Минем җиремә, туганнарым+ янына барып, улым Исхак өчен хатынны шуннан алып кайт».  Әмма хезмәтчесе: «Ә кыз минем белән монда килергә теләмәсә? Миңа улыңны анда алып барыргамы?» — дип сорады.+  Моңа Ибраһим болай диде: «Кара аны, улымны анда алып барма.+  Мине атам йортыннан һәм туганнарым яшәгән җирдән чыгарган,+ минем белән сөйләшеп, бу җирне+ токымыма*+ бирергә ант иткән Аллаһы+ — күкләр Аллаһысы Йәһвә — синең алдан үз фәрештәсен җибәрәчәк,+ һәм син ул җирдән улым өчен хатын алачаксың.+  Ә инде кызның синең белән барасы килмәсә, син бу анттан азат булырсың. Тик улымны гына анда алып бара күрмә».  Һәм хезмәтче үз хуҗасы Ибраһимның боты астына кулын куеп, аңа моның турында ант итте.+ 10  Аннан соң ул хуҗасының ун дөясен, шулай ук хуҗасы биргән төрле-төрле бүләкләрне алды да, юлга чыгып, Месопотамиягә, Наһу́р яшәгән шәһәргә таба китте. 11  Ул, шул шәһәр читендәге кое янына килеп җиткәч, дөяләрен ял иттерергә туктатты. Кич якынлашып килә иде. Хатын-кызлар су алырга дип чыга торган вакыт иде. 12  Шунда хезмәтче болай диде: «Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә, зинһар, миңа бу көнгә фатихаңны бирче һәм хуҗам Ибраһимга тугры мәхәббәтеңне күрсәтче. 13  Менә мин чишмә янында басып торам, һәм шәһәр кызлары су алырга чыгалар. 14  Мин шул кызларның берсенә: „Чүлмәгеңне төшереп, миңа эчәргә бирче“,— дип әйткәч, ул: „Эч, мин дөяләреңне дә эчертермен“,— дисә, шул берәү син хезмәтчең Исхакка сайлаган хатын булсын. Шулай итеп мин хуҗама тугры мәхәббәт күрсәткәнеңне белермен». 15  Ул әле әйтеп бетермәде, караса, җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, бер кыз чыгып килә. Бу Рабига́, Ибраһимның бертуганы Наһурның+ Милкәдән+ туган улы Битуилның+ кызы иде. 16  Рабига әле ир белән якынлык кылмаган, гыйффәтле һәм бик чибәр кыз иде. Ул чишмәгә төшеп, үзенең су чүлмәген тутырды да менеп китте. 17  Хезмәтче шунда ук аның каршына йөгереп килеп: «Миңа чүлмәгеңнән бераз су эчәргә бирмәссеңме?» — дип сорады. 18  Кыз: «Эч, әфәндем»,— диеп, чүлмәген тиз генә кулына төшерде дә аңа эчәргә бирде. 19  Тегесе эчеп туйгач, кыз аңа: «Кая, дөяләреңне дә эчертим әле, туйганчы эчсеннәр»,— диеп, 20  чүлмәген тиз генә улакка бушатты да, кат-кат коега йөгереп, су ташыды. Шулай итеп ул бөтен дөяләрне эчертте. 21  Ә хезмәтче бу арада бер сүз дәшмичә, гаҗәпләнеп һәм Йәһвә юлымны фатихалаганмы, юкмы икән дип уйланып, аңа текәлеп карап торды. 22  Дөяләре эчеп туйгач, хезмәтче ярты шәкыл* авырлыгындагы алтын борын алкасы һәм ун шәкыл* авырлыгындагы ике беләзек чыгарып, Рабигага бирде 23  һәм болай диде: «Әйтче, син кем кызы? Безгә кунар өчен атаң йортында берәр урын табылмасмы?» 24  Рабига аңа: «Мин Наһур+ белән Милкәдән туган Битуилның+ кызы булам»,— дип җавап бирде 25  һәм өстәде: «Бездә салам да бар, терлек азыгы да җитәрлек, кунар урын да табылыр». 26  Шунда хезмәтче иелде дә, Йәһвәгә сәҗдә кылып, 27  болай диде: «Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул хуҗама үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтми калмады. Йәһвә мине хуҗамның кардәше йортына кадәр җитәкләп алып килде». 28  Кыз исә өенә йөгереп кайтты да бу хәлләрне әнисенә һәм башкаларга сөйләп бирде. 29  Рабиганың Лаба́н+ исемле бертуганы бар иде. Лабан шәһәр читендәге чишмә янында торган хезмәтче янына йөгерде. 30  Рабиганың борын алкасын һәм кулларындагы беләзекләрне күргәч һәм сеңелесенең «ул кеше миңа шулай-шулай диде» дигән сүзләрен ишеткәч, Лабан аны каршыларга китте. Тегесе исә әле дә үз дөяләре белән чишмә янында басып тора иде. 31  Шунда Лабан: «Йәһвә фатихасын татыган кеше, әйдә безгә. Ник монда басып торасың? Мин йортны әзерләп куйдым һәм дөяләрең өчен дә урын бар»,— диде. 32  Һәм хезмәтче өйгә керде. Ул* дөяләрне тугарып, аларга салам һәм азык бирде, ә хезмәтчегә һәм аның белән булган кешеләргә аяк юар өчен су китерде. 33  Ләкин хезмәтчегә ашарга китергәч, ул: «Юк, әйтәсе сүземне сөйләп бирмичә, ашарга тотынмыйм да»,— диде. Моңа Лабан: «Алайса, сөйлә!» — дип әйтте. 34  Тегесе сөйли башлады: «Мин Ибраһимның хезмәтчесе.+ 35  Йәһвә минем хуҗамны бик фатихалады. Аңа сарык, сыер көтүләре, алтын-көмеш, хезмәтчеләр һәм дөя белән ишәкләр биреп, аны бик бай итте.+ 36  Соңрак хуҗамның хатыны Сара́, инде картайгач, хуҗама бер угыл тапты.+ Хуҗам бөтен нәрсәсен улына тапшырачак.+ 37  Хуҗам мине ант иттереп болай дип кисәтте: „Улыма хатынны безнең яныбызда яшәүче Кәнган кызлары арасыннан алма.+ 38  Атам йортына, минем гаиләм янына барып,+ улым өчен хатын алып кайт“.+ 39  Ләкин мин хуҗамнан: „Ә кызның минем белән барасы килмәсә?“+ — дип сорадым. 40  Аның җавабы мондый булды: „Мин Йәһвә юлыннан йөрим,+ ул синең белән бергә үзенең фәрештәсен+ җибәрәчәк һәм юлыңны фатихалаячак. Улыма хатынны атам йортыннан, туганнарым арасыннан алып кайт.+ 41  Ә инде туганнарым янына баргач, алар сиңа кызны бирмәсәләр, син биргән антыңнан+ азат булырсың“. 42  Бүген исә, чишмәгә килеп җиткәч, мин: „Хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвә,— дидем,— әгәр дә син юлымны фатихалыйсың икән, менә шулай булсын: 43  мин, чишмә янында басып торганда, монда су алырга дип килгән кызларның+ берсенә: „Миңа чүлмәгеңнән эчәргә бераз су бирче“,— дигәч, 44  ул миңа: „Эч, мин дөяләреңне дә эчертермен“,— дисә, шул берәү син, Йәһвә, хуҗамның улына сайлаган хатын булсын“.+ 45  Мин әле әйтеп тә бетермәдем, карасам, җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, шәһәрдән Рабига чыгып килә. Ул чишмәгә төшеп, чүлмәгенә су тутыра башлады. Аннары мин аңардан: „Эчәргә бирче“,— дип сорадым.+ 46  Ул чүлмәген җилкәсеннән тиз генә төшерде дә миңа: „Эч,+ мин дөяләреңне дә эчертермен“,— диде. Мин эчеп туйгач, ул дөяләремне дә эчертте. 47  Мин аңардан: „Син кем кызы?“ — дип сорагач, ул: „Мин Наһур белән Милкәдән туган Битуилның кызы булам“,— дип җавап бирде. Шунда мин аңа борын алкасы тактым һәм кулларына беләзекләр кидердем.+ 48  Аннары иелеп, Йәһвәгә сәҗдә кылдым һәм хуҗам Ибраһимның Аллаһысы Йәһвәне мактадым,+ чөнки ул, хуҗам кардәшенең кызын хуҗамның улына хатынлыкка алыр өчен, мине дөрес юлдан алып барды. 49  Инде хәзер хуҗама тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтәсегез килә икән, әйтегез миңа; юк икән, барыбер әйтегез. Шунда мин нәрсә эшләргә икәнен белермен».+ 50  Лабан белән Битуи́л аңа мондый җавап кайтардылар: «Бу эш Йәһвәдән. Шуңа күрә без сиңа „әйе“ дип тә, „юк“ дип тә* әйтә алмыйбыз. 51  Әнә Рабига алдыңда басып тора. Аны үзең белән алып кит, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, хуҗаң улының хатыны булсын». 52  Бу сүзләрне ишетү белән Ибраһимның хезмәтчесе Йәһвәгә сәҗдә кылды. 53  Аннары ул Рабигага алтын-көмеш әйберләр һәм киемнәр бүләк итте, ә бертуганына һәм әнисенә төрле кыйммәтле бүләкләр бирде. 54  Шуннан соң алар ашадылар, эчтеләр һәм йокларга яттылар. Иртә белән торгач, хезмәтче: «Мине хуҗам янына җибәрегез»,— диде. 55  Моңа кызның бертуганы һәм әнисе: «Кыз безнең белән тагын бер ун көн генә булса да торсын инде. Аннары китәр»,— дип әйттеләр. 56  «Күреп торасыз ич, Йәһвә юлымны фатихалады,— диде ул аларга,— шуңа күрә тоткарламагыз мине, җибәрегез, хуҗам янына кайтыйм». 57  Алар исә: «Әйдәгез, кызны чакырыйк та аның үзеннән сорыйк»,— диделәр. 58  Алар Рабиганы чакырып, аңардан: «Син бу кеше белән китәргә ризамы?» — дип сорадылар. Тегесе: «Әйе, риза»,— дип җавап бирде. 59  Шунда алар Рабиганы,+ аның сөт анасын,*+ Ибраһимның хезмәтчесе белән аның кешеләрен юлга озаттылар 60  һәм: «И Рабига, балаларың миллионнарча булсын, токымнарың* үзләрен нәфрәт иткән кешеләрнең шәһәрләрен* яулап алсын»+,— дип, Рабиганы фатихаладылар. 61  Шуннан соң Рабига һәм аның хезмәтче кызлары тордылар да дөяләргә утырып, шул кеше артыннан китеп бардылар. Шулай итеп, хезмәтче Рабиганы алып, юлга чыкты. 62  Исхак исә инде Нәгебтә+ яши иде. Бервакыт ул Бәхи́р-лаха́й-рои+ ягыннан кайтып бара иде. 63  Ул уйланыр+ өчен кичкә таба кырга чыккан иде. Башын күтәреп караса, каршысына дөяләр килә! 64  Рабига, Исхакны күреп алгач, тиз генә дөядән төште дә 65  хезмәтчедән: «Кыр буйлап каршыбызга килүче теге кеше кем ул?» — дип сорады. Хезмәтче: «Бу минем хуҗам»,— дигәч, Рабига япмасын алып, башын каплады. 66  Хезмәтче үзенең башкарган бөтен эшләрен Исхакка сөйләп бирде. 67  Шуннан соң Исхак Рабиганы әнисе Сара чатырына алып керде.+ Шулай итеп Рабига аның хатыны булып китте. Исхак аңа гашыйк булды+ һәм әнисен югалтканнан соң+ күңеленә юаныч тапты.

Искәрмәләр

Күрәсең, борынгы заманнарда шулай итеп ант иткәннәр.
Сүзгә-сүз орлык.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бәлки, Лабан.
Яки «яманны да, яхшыны да».
Ягъни хәзер аның хезмәтчесе булган сөт анасын.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «капкасын».