Яратылыш 25:1—34

  • Ибраһим яңадан өйләнә (1—6)

  • Ибраһим вафат була (7—11)

  • Исмәгыйльнең уллары (12—18)

  • Ягъкуб белән Исауның тууы (19—26)

  • Исау беренче угылга тиешле хокукын сата (27—34)

25  Ибраһим исә кабат өйләнде. Хатынның исеме Катурә́ иде.  Ул аңа Зимра́н, Йокша́н, Мәда́н, Мидья́н,+ Ишба́к һәм Шуа́х исемле уллар тудырды.+  Йокшанның Шеба́ һәм Дида́н исемле уллары туды. Диданның уллары Ашшури́м, Ләтүши́м һәм Ләүми́м иде.  Мидьянның уллары Ифа́, Ифә́р, Хану́х, Абида́ һәм Илда́х иде. Боларның барысы Катурәнең оныклары.  Вакыт узу белән Ибраһим бар нәрсәсен Исхакка тапшырды,+  җарияләреннән туган улларына исә Ибраһим бүләкләр бирде һәм әле үзе исән чагында аларны улы Исхактан ераграк,+ көнчыгышка таба, Көнчыгыш җиренә җибәрде.  Ибраһим барлыгы 175 ел яшәп,  вафат булды. Ул озын гомер яшәде, тормышыннан канәгать булды һәм олы яшьтә үлеп, үз халкына кушылды.*  Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10  Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+ 11  Ибраһимның үлеменнән соң Аллаһы аның улы Исхакны+ фатихалап торды. Исхак Бәхи́р-лаха́й-рои́+ янында яшәде. 12  Сараның хезмәтчесе мисырлы Һаҗә́р+ Ибраһимга тудырган угыл Исмәгыйль+ турындагы хәбәр шундый: 13  Исмәгыйль улларының кабиләләре буенча исемнәре: беренче улы Нәбәйо́т,+ аннары Кида́р,+ Адбеи́л, Мибса́м,+ 14  Мишма́, Дүмә́, Мәссә́, 15  Һада́д, Тима́, Йәту́р, Нафи́ш һәм Кыдыма́. 16  Болар — Исмәгыйль уллары, 12 ыруг башлыгы.+ Алар яшәгән авыллар һәм таш стеналар белән уратып алган урыннар да аларның исемнәрен йөртә. 17  Исмәгыйль 137 ел яшәп, вафат булды һәм үз халкына кушылды.* 18  Исмәгыйль улларының яшәү урыннары Мисыр янәшәсендә урнашкан Шур+ янындагы Хавилдән+ алып Ассириягә кадәр сузылган иде. Алар үзләренең бөтен кардәшләре янында урнаштылар.*+ 19  Ибраһим улы Исхак тормышы турындагы хәбәр шундый:+ Ибраһимның Исхак исемле улы туды. 20  Исхакка 40 яшь булганда, ул Падда́н-арамнан булган арамлы Битуилның кызы,+ арамлы Лабанның бертуганы Рабиганы хатынлыкка алды. 21  Хатыны балага уза алмаганга, Исхак аның турында Йәһвәгә кат-кат ялварып дога кылды. Йәһвә аның ялваруларын ишетте, һәм Рабига́ балага узды. 22  Карынындагы уллары бер-берсе белән көрәшә башлагач,+ Рабига: «Шулай булгач, миңа үләсе генә кала»,— дип әйтте һәм моның турында Йәһвәгә дога кылды. 23  Йәһвә аңа болай диде: «Синең карыныңда+ ике халык бар, синнән ике төрле халык чыгачак;+ берсе икенчесеннән көчлерәк булачак,+ олысы кечесенә хезмәт итәчәк».+ 24  Бала тудыру вакыты җитте. Аның карынында чыннан да игезәкләр иде. 25  Беренче баласы йонлач тәнле,+ кып-кызыл булып дөньяга килде. Шуңа күрә аны Иса́у*+ дип атадылар. 26  Аннан соң кулы белән Исауның+ үкчәсенә тотынып аның энесе чыкты. Аны Ягъкуб*+ дип атадылар. Игезәкләре туганда Исхакка 60 яшь иде. 27  Малайлар үсеп җитте, һәм Иса́у оста аучы,+ кыр кешесе булып китте. Ягъкуб исә чатырларда яшәүче+ тел тидермәслек бер кеше иде. 28  Исхак күбрәк Исауны яратты, чөнки тегесе аны киек* ите белән сыйлый иде. Рабига исә күбрәк Ягъкубны яратты.+ 29  Бервакыт, Ягъкуб аш пешергәндә, кырдан бик арып Исау кайтты. 30  Шунда Исау Ягъкубка: «Ачтан үләм!* Зинһар, тизрәк бераз* шул кызыл ашыңны бирче»,— диде. Шуңа күрә аңа Эдо́м*+ дип исем куштылар. 31  Моңа Ягъкуб: «Башта миңа беренче угылга тиешле хокукыңны+ сат!» — дип җавап бирде. 32  «Үләм бит хәзер! Нигә кирәк миңа шул беренче угылга тиешле хокук?» — диде Исау. 33  Ягъкуб исә: «Башта миңа ант ит!» — диде. Исау Ягъкубка ант итте һәм беренче угылга тиешле хокукын сатты.+ 34  Шуннан соң Ягъкуб Исауга икмәк белән ясмык ашы бирде, һәм тегесе ашап-эчте дә, торып, китеп барды. Шулай итеп Исау беренче угылга тиешле хокукын санга сукмаганын күрсәтте.

Искәрмәләр

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Я, бәлки, «белән дошманлыкта яшәделәр».
Мәгъ. «йонлач».
Мәгъ. «үкчәдән тотучы; кысрыклап чыгаручы».
Киек — кыргый кош яки җәнлек.
Яки «Хәлем бетте».
Яки «бер йотым».
Мәгъ. «кызыл».