Яратылыш 27:1—46

  • Ягъкуб Исхакның фатихасын ала (1—29)

  • Исау фатиха сорый, әмма тәүбә итми (30—40)

  • Исауның Ягъкубка карата нәфрәте кузгала (41—46)

27  Исхак картайгач һәм күзләре инде күрми башлагач, олы улы Исауны+ чакырып: «Улым!» — дип дәште. Тегесе аңа: «Мин монда!» — дип җавап бирде.  Исхак сүзен дәвам итте: «Менә, мин инде карт. Күпме яшисе калгандыр — белмим.  Хәзер коралларыңны — ук савытын һәм җәяңне ал да, кырга чыгып, миңа киек аулап кайт.+  Аннары миңа яраткан ризыгымны пешереп китер, һәм мин ашармын. Гомерем өзелгәнче, сине фатихалармын».*  Рабига́ исә Исхакның үзенең улы Исауга әйткәннәрен ишетеп торды. Иса́у киек аулап кайтырга дип кырга чыккач,+  Рабига үз улы Ягъкубка+ әйтте: «Әле генә әтиеңнең Исау белән сөйләшкәнен ишеттем, ул аңа:  „Киек аулап кайтып, миңа тәмле ризык пешер, һәм мин ашармын. Гомерем өзелгәнче, сине Йәһвә алдында фатихалармын“+,— диде.  Хәзер, улым, сүзләремә игътибарлы бул һәм мин кушканны тыңла.+  Көтүгә барып, миңа иң яхшы ике кәҗә бәтие китер, һәм мин әтиеңә аның яраткан ризыгын пешерермен. 10  Ризыкны әтиеңә кертерсең. Ул ашар да, гомере өзелгәнче, сине фатихалар». 11  Ягъкуб әнисе Рабигага болай диде: «Абыем Исау йонлач бит,+ ә мин юк. 12  Әгәр әтием мине капшап караса?+ Ул бит мине үзен мыскыллый дип уйлар. Ул чакта миңа фатиха бирелмәс, ә ләгънәт төшәр». 13  Моңа әнисе: «Бу ләгънәт минем өстемә төшсен, улым. Мин әйткәнчә эшлә, аларны монда китер»,— диде.+ 14  Ягъкуб китте дә, кәҗәләрне сайлап алып, әнисенә китерде, һәм әнисе Исхакның яраткан ризыгын пешерде. 15  Аннары Рабига олы улы Исауның өйдә булган иң яхшы киемнәрен алып, кече улы Ягъкубка кидерде.+ 16  Ягъкубның кулларын һәм муенын кәҗә бәтие тиресе белән каплады.+ 17  Һәм пешергән тәмле ризык белән икмәкне аның кулына тоттырды.+ 18  Шуннан соң Ягъкуб әтисе янына кереп: «Әтием!» — дип дәште. Әтисе аңа: «Әйе. Кем син, улым?» — диде. 19  Ягъкуб үз әтисенә: «Мин синең беренче улың Исау.+ Мин син кушканча эшләдем: сиңа аудан ит китердем. Утыр әле һәм ашап ал, аннан соң миңа фатихаңны бирерсең»*+,— диде. 20  Исхак аңардан: «Улым, ничек әле син киекне шулай тиз таба алдың?» — дип сорады. «Аллаһың Йәһвә аны миңа китерде»,— дип дәште тегесе. 21  Исхак Ягъкубка: «Улым, кил әле яныма, капшап карыйсым килә, син чыннан да Исаумы, юкмы»+,— диде. 22  Ягъкуб үз әтисе Исхак янына килгәч, тегесе аны капшап карап болай диде: «Тавышы Ягъкубныкы, ә куллары Исауныкы».+ 23  Ягъкубның куллары Исауныкы кебек йонлач булганга, әтисе аны танымады, шуңа күрә аңа үз фатихасын бирде.+ 24  Ул аңардан: «Син чыннан да улым Исаумы?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Әйе»,— дип җавап кайтарды. 25  Шуннан соң Исхак болай диде: «Улым, миңа ашарга бераз ит китер әле. Аннары мин сине фатихалармын».* Шунда улы аңа ашар өчен ит, эчәр өчен шәраб китерде, һәм тегесе ашап-эчте. 26  Шуннан Исхак аңа: «Улым, якынрак килеп, мине үбеп алчы»+,— диде. 27  Тегесе килде дә атасын үбеп алды. Атасы исә, киемнәреннән аңкып торган исне сизеп,+ улына үз фатихасын бирде һәм болай диде: «Улымнан килгән ис Йәһвә фатихалаган кыр исе сыман. 28  Аллаһы сине күкләр чыгы,+ уңдырышлы җир,+ күп-күп ашлык һәм шәраб белән фатихаласын.+ 29  Халыклар сиңа хезмәт итсен, һәм милләтләр синең алда түбән иелсен. Кардәшләреңә хуҗа бул, һәм әниеңнең уллары синең алда түбән иелсен.+ Сине каһәрләгән һәркем каһәрләнгән булсын, сине фатихалаган һәркем фатихаланган булсын».+ 30  Исхак Ягъкубны фатихалагач, Ягъкуб аның яныннан чыгып китте. Ул китәргә генә өлгергән иде, абыйсы Исау аудан кайтты.+ 31  Ул да тәмле ризык пешереп, әтисенә китерде һәм болай диде: «Әтием, тор әле һәм улың китергән итне ашап ал, аннары миңа фатихаңны бирерсең».* 32  Исхакның: «Кем соң син?» — дигән соравына ул: «Мин синең улың, беренче улың Исау»+,— дип җавап бирде. 33  Шунда Исхак бик нык калтырый башлады һәм болай диде: «Алайса, миңа аудан ит алып кайткан кеше кем иде соң? Әле син кайтканчы, мин аның ризыгын ашап, үзенә фатиха бирергә өлгердем. Һәм ул фатихалы булачак!» 34  Әтисенең сүзләрен ишетү белән Исау әрнүле тавыш белән: «Әтием, фатихаңны миңа да бирче, мине дә фатихалачы!»+ — дип кычкырып җибәрде. 35  Әмма әтисе аңа әйтте: «Энең хәйлә белән кереп, сиңа дигән фатиханы алды шул». 36  Шунда Исау болай диде: «Әллә аны юкка гына Ягъкуб* дип атаганнармы? Ул бит мине инде ике тапкыр кысрыклап чыгарды.+ Башта беренче угылга тиешле хокукларымны тартып алды,+ хәзер фатихамны үзләштерде!»+ Һәм: «Әти, ә минем өчен фатиха калмадымыни?» — дип сорады. 37  Исхакның җавабы мондый булды: «Мин бит инде аны сиңа хуҗа итеп билгеләдем+ һәм бөтен кардәшләрен аның хезмәтчеләре иттем. Аны ашлык һәм яңа шәраб белән фатихаладым.+ Инде сиңа, улым, нәрсә бирим соң?» 38  «Әтием, синең фатихаң бер генәме? — диде Исау.— Фатихаңны миңа да бирче, мине дә фатихалачы!» Шунда Исау кычкырып елый башлады.+ 39  Һәм әтисе Исхак аңа җавап бирде: «Синең яшәү урының уңдырышлы җирләрдән һәм күкләр чыгыннан ерак булачак.+ 40  Гомерең буе кылыч тотып йөрерсең+ һәм энеңә хезмәт итәрсең.+ Әмма килер бер көн, син баш күтәрерсең һәм муеныңдагы коллык камытыннан арынырсың».+ 41  Әтисе фатиханы Ягъкубка биргәнгә, Исауның энесенә карата нәфрәте кузгалды,+ һәм ул үз күңеленнән: «Тиздән атамның гомере өзеләчәк.+ Менә шуннан соң мин энем Ягъкубны үтерәм»,— дип йөрде. 42  Исауның шул сүзләре әнисе Рабигага барып ирешкәч, Рабига шунда ук Ягъкубны чакыртып, аңа болай диде: «Менә, абыең Исау сине үтереп, үч алмакчы була.* 43  Инде, улым, сүземне тыңла: тор да, Харанга, кардәшем Лаба́н янына кач.+ 44  Абыеңның ярсуы басылганчы, берникадәр вакыт шунда яшә, 45  ачуы сүнгәнче һәм ул ни эшләгәнеңне онытканчы, анда кал. Аннан соң мин сине чакыртырмын. Икегезне дә бер үк көнне югалтасым килми». 46  Шуннан соң Рабига Исхакка болай дип мөрәҗәгать итте: «Туйдым инде бу тормыштан, шул Хит кызлары+ турында әйтүем. Әгәр Ягъкуб та аларга охшаш берәр Хит кызын хатынлыкка алса, яшәүнең ни мәгънәсе булыр?»+

Искәрмәләр

Яки «җаным сине фатихалар».
Яки «җаның мине фатихалар».
Яки «җаным сине фатихалар».
Яки «җаның мине фатихалар».
Мәгъ. «үкчәдән тотучы; кысрыклап чыгаручы».
Яки «сине үтерү фикере белән үз-үзен юатып йөри».