Яратылыш 29:1—35

  • Ягъкуб Рәхиләне очрата (1—14)

  • Ягъкуб Рәхиләгә гашыйк була (15—20)

  • Ягъкуб Лия белән Рәхиләгә өйләнә (21—29)

  • Ягъкубның Лиядән туган 4 улы: Рубин, Шимон, Леви һәм Яһүд (30—35)

29  Шуннан Ягъкуб юлын дәвам итеп, Көнчыгышта яшәүче кешеләр янына китте.  Ахыр чиктә, ул кырда бер кое күрде. Кое янында өч сарык көтүе ята иде. Аларны гадәттә шул коедан эчерә торганнар иде. Кое авызын зур бер таш каплап тора иде.  Бөтен көтүләр җыелгач, көтүчеләр кое авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп, сарыкларны эчертә һәм аннан соң кое авызын таш белән каплап куя иделәр.  Ягъкуб алардан: «Кардәшләрем, сез кайдан?» — дип сорады, тегеләр аңа: «Без Хараннан»+,— дип җавап бирделәр.  «Сез Наһурның+ оныгы Лабанны+ беләсезме?» — дип сорады ул. Тегеләр аңа: «Беләбез»,— диделәр.  «Аның хәлләре яхшымы?» — дип сорады Ягъкуб, моңа алар: «Әйе, яхшы. Менә аның кызы Рәхилә+ сарыклар белән килә»,— диделәр.  Ягъкуб әйтте: «Көн уртасы гына бит әле, көтүләрне җыярга иртә. Сарыкларны эчертегез дә, утлауга җибәрегез».  Көтүчеләр аңа: «Юк, без алай эшли алмыйбыз, бөтен көтүләр җыелырга тиеш. Шул вакытта гына кое авызыннан ташны читкә тәгәрәтеп, сарыкларны эчертеп була»,— дип җавап бирделәр.  Алар сөйләшеп торган арада, үз атасының сарыклары белән Рәхилә килде. Ул сарыкларны көтеп йөри иде. 10  Үз әнисенең бертуганы Лабанның кызы Рәхиләне һәм Лабанның сарыкларын күрү белән, Ягъкуб кое янына килде дә, аның авызыннан ташны читкә тәгәрәтеп, Лабанның сарыкларын эчертте. 11  Аннары Ягъкуб Рәхиләне үбеп алды һәм үкереп елый башлады. 12  Ягъкуб Рәхиләгә үзенең аның әтисенең туганы, Рабиганың улы икәнлеген әйтте. Шунда Рәхилә йөгереп кайтып, моны әтисенә сөйләп бирде. 13  Бертуганының улы Ягъкуб турында ишетү белән, Лаба́н+ аны каршыларга дип йөгерде. Ул аны кочаклап үпте һәм өенә алып кайтты. Анда Ягъкуб Лабанга бөтен булган хәлләрне сөйләп бирде. 14  Шунда Лабан аңа: «Син бит минем кан кардәшем»*,— диде, һәм Ягъкуб аның өендә бер ай буе торды. 15  Шуннан соң Лабан Ягъкубка әйтте: «Туганым+ булгач, син миңа әллә бушка гына хезмәт итәргә тиешме? Әйтче, сиңа ничек түләргә?»+ 16  Лабанның исә ике кызы бар иде. Олысының исеме — Лия́, кечесенең Рәхилә иде.+ 17  Лия тонык күзле, ә Рәхилә бик сөйкемле һәм чибәр кыз иде. 18  Ягъкуб Рәхиләгә гашыйк булды, һәм шуңа күрә Лабанга: «Кече кызың Рәхилә өчен мин сиңа җиде ел хезмәт итәрмен»+,— дип җавап бирде. 19  Моңа Лабан: «Аны башка кешегә биргәнче, сиңа бирү хәерлерәк. Миндә кал»,— диде. 20  Һәм Ягъкуб Рәхилә өчен җиде ел хезмәт итте,+ әмма Рәхиләне сөйгәнгә, бу еллар аңа берничә көн кебек кенә тоелды. 21  Аннары Ягъкуб Лабанга болай диде: «Минем хезмәт көннәрем үтте инде. Кәләшемне* миңа хатынлыкка* бир». 22  Шунда Лабан андагы бөтен кешеләрне чакырып, туй үткәрде. 23  Әмма кичен ул, Ягъкуб үзенә хатынлыкка алсын өчен, кызы Лияне китерде. 24  Лабан шулай ук кызы Лиягә Зилпә́ исемле хезмәтчесен бирде.+ 25  Ягъкуб иртән уянса, янында Лия ята! Шулчак ул Лабаннан: «Нишләдең син минем белән? Мин сиңа Рәхилә өчен хезмәт иттем түгелме? Ник мине алдадың?»+ — дип сорады. 26  Лабан әйтте: «Бездә, гадәттә, кече кызны олысыннан алда кияүгә бирмиләр. 27  Шушы атнаны бу хатын белән үткәр. Аннары сиңа башка кызымны да бирермен. Әмма аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең».+ 28  Ягъкуб шулай эшләде дә: Лия белән шул атнаны үткәрде. Аннары Лабан аңа кызы Рәхиләне тапшырды. 29  Рәхиләгә исә ул Билһа́+ исемле хезмәтчесен бирде.+ 30  Аннан соң Ягъкуб Рәхилә белән дә якынлык кылды. Ул Рәхиләне Лиягә караганда күбрәк яратты һәм Лабанга тагын җиде ел хезмәт итте.+ 31  Ягъкубның Лияне яратмаганын күреп, Йәһвә Лиягә балага узу сәләте бирде,+ Рәхилә исә балага уза алмый иде.+ 32  Лия йөккә узды һәм ир бала тапты. «Йәһвә кайгымны күреп алды,+ хәзер ирем мине яратачак»,— диеп, ул улына Руби́н*+ дигән исем кушты. 33  Ул кабат балага узды һәм тагын бер ир бала тапты. «Ирем мине яратмаганга, Йәһвә мине ишетте һәм миңа бу баланы да бирде»,— диеп, ул аны Шимо́н*+ дип атады. 34  Ул янә балага узды һәм тагын бер ир бала тапты. «Хәзер инде ирем миңа тагы да ныграк тартылачак, мин бит аңа өч угыл тудырдым»,— диде ул. Шуңа күрә аңа Ле́ви*+ дип исем куштылар. 35  Янә балага узгач, ул ир бала тапты һәм: «Хәзер инде Йәһвәне мактармын»,— диде. Шуңа күрә ул аны Яһүд*+ дип атады. Шуннан соң ул бала тапмый торды.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «сөягем һәм тәнем».
Сүзгә-сүз «хатынымны». Ярәшелгән пар, еврейләрнең йолалары буенча, ир белән хатын дип аталган.
Яки «якынлык кылырга».
Мәгъ. «кара, угыл!»
Мәгъ. «ишетү».
Мәгъ. «бирелгәнлек; тартылу».
Мәгъ. «макталган».