Яратылыш 3:1—24

  • Кеше гөнаһ кыла (1—13)

    • Беренче ялган (4, 5)

  • Йәһвә фетнәчеләргә хөкем карары чыгара (14—24)

    • Хатынның токымы турында пәйгамбәрлек (15)

    • Гадәннән куылу (23, 24)

3  Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән бөтен кыргый хайваннар арасында иң сагы* елан+ иде. Ул хатыннан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?»+ — дип сорады.  Хатын еланга мондый җавап кайтарды: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз.+  Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында:+ „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде».  Елан исә хатынга болай дип әйтте: «Юк, үлмисез.+  Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз».+  Шунда хатын, агач җимешләренең күңелгә хуш килүен, карап торышка матур һәм күзне кызыктырып торганын күреп, агачтан җимеш өзеп алды да аны ашый башлады.+ Аннан соң, ире аның белән булганда, аңа да бирде, һәм ул да ашады.+  Шунда икесенең дә күзләре ачылды, һәм алар үзләренең шәрә булуын аңлады. Шуңа күрә алар инҗир яфракларыннан каплагыч тегеп, аны билләренә бәйләп куйдылар.+  Ә соңыннан кеше һәм аның хатыны, көннең җиләс вакытында бакчада йөргән Йәһвә Аллаһының тавышын ишеткәч, Йәһвә Аллаһыдан бакчадагы агачлар арасына качты.  Йәһвә Аллаһы кешегә кат-кат дәшеп: «Син кайда?» — дип сорады. 10  Ахыр чиктә, кеше болай диде: «Бакчада тавышыңны ишеттем, әмма шәрә булганга курыктым, шуңа качтым да». 11  Шунда Аллаһы: «Шәрә икәнеңне кем әйтте сиңа?+ Мин ашамаска кушкан агач җимешен ашадыңмы әллә?»+ — дип сорады. 12  Кеше болай дип җавап бирде: «Син миңа биргән хатын, ул миңа теге агачның җимешен бирде, һәм мин ашадым». 13  Йәһвә Аллаһы исә хатынга: «Син нәрсә эшләдең?» — диде. Моңа хатын: «Мине елан алдады, һәм мин ашадым»+,— дип җавап бирде. 14  Шунда Йәһвә Аллаһы еланга+ болай диде: «Шулай эшләгәнең өчен син барлык йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар арасында ләгънәтле булачаксың. Гомерең буе корсагың белән шуышып һәм туфрак ашап йөриячәксең. 15  Синең+ белән хатын+ арасына, синең токымың*+ белән аның токымы*+ арасына дошманлык+ салачакмын. Ул синең башыңны ярыр,*+ син исә аның үкчәсен чагарсың».*+ 16  Ә хатынга Аллаһы болай диде: «Йөкле чагыңда кичергән газапларың көчәйгәннән-көчәер, син җәфа чигеп бала табарсың, күңелең иреңә тартылыр, һәм ул синең өстеңнән хакимлек итәр». 17  Адәмгә* исә ул болай диде: «Мин сиңа шул агач турында: „Аннан ашама“,— дигән әмер бирдем,+ әмма син хатыныңның сүзен тыңлап, ул агачның җимешен ашадың, шуңа күрә синең аркада җиргә ләгънәт төшә.+ Гомерең буе җирдә җәфа чигеп ризык үстерерсең.+ 18  Җирдә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы үсәр, һәм син кыр үсемлекләре белән туенырсың. 19  Үзең алынган туфракка кире кайтканчы,+ син икмәгеңне маңгай тире түгеп табарсың. Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың».+ 20  Шуннан соң Адәм үз хатынына Хаува* дигән исем бирде, чөнки ул һәрбер тере затның анасы булырга тиеш иде.+ 21  Йәһвә Аллаһы, Адәм белән аның хатыны кисеннәр дип, тиредән озын киемнәр ясады.+ 22  Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Менә, кеше безнең кебек булып, яхшылык белән яманлыкны белә башлады.+ Инде ул тормыш агачына+ да кулын сузып, җимешен алып ашамасын һәм мәңге яшәмәсен өчен...» 23  Шулай дип, Йәһвә Аллаһы кешене, үзе яратылган туфракны эшкәртсен өчен,+ Гадә́н+ бакчасыннан куып чыгарды. 24  Шулай итеп Аллаһы кешене куды, ә тормыш агачына алып барган юлны саклар өчен, Гадән бакчасының көнчыгыш ягына керубимнәр*+ куйды һәм әйләнмәле, утлы йөзле кылыч урнаштырды.

Искәрмәләр

Яки «үткене; мәкерлесе».
Яки «яраларсың; җимерерсең».
Яки «яралар; башыңа сугар».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Мәгъ. «җирдән яратылган кеше; кешелек».
Мәгъ. «тере зат».