Яратылыш 30:1—43

  • Билһа Дан белән Нәфтәлине тудыра (1—8)

  • Зилпә Гәд белән Әширне тудыра (9—13)

  • Лия Иссахар белән Зәбулунны тудыра (14—21)

  • Рәхилә Йосыфны тудыра (22—24)

  • Ягъкубның көтүләре күбәя (25—43)

30  Рәхилә исә, үзенең Ягъкубка балалар тудырмаганын күреп, апасыннан көнләшә башлады һәм Ягъкубка: «Миңа балалар бир, югыйсә мин үләм»,— диде.  Ягъкубның моңа ачуы купты, һәм ул Рәхиләгә: «Әллә мин Аллаһымы? Сине бала табудан ул мәхрүм иткән бит!» — дип җавап бирде.  Рәхилә болай диде: «Менә минем кол кызым Билһа́.+ Аның белән якынлык кылсаң, ул миңа бала тудырыр иде, һәм мин аның ярдәмендә ана булып китәр идем».  Аннары ул хезмәтчесе Билһаны аңа хатынлыкка бирде, һәм Ягъкуб аның белән якынлык кылды.+  Билһа балага узды һәм Ягъкубка угыл тудырды.  Шунда Рәхилә: «Ходаем миңа хөкемче булды һәм догамны ишетте: миңа угыл бирде»,— диеп, аңа Дан*+ дип исем кушты.  Рәхиләнең хезмәтчесе Билһа кабат балага узды һәм Ягъкубка икенче угыл тудырды.  Шунда Рәхилә: «Мин апам белән гаять көчле көрәш алып бардым. Һәм мин җиңдем!» — диеп, аны Нәфтәли́*+ дип атады.  Бала тапмый башлаганын күргәч, Лия́ үз хезмәтчесе Зилпәне Ягъкубка хатынлыкка бирде.+ 10  Һәм Лиянең хезмәтчесе Зилпә́ Ягъкубка угыл тудырды. 11  Шунда Лия: «Зур уңыш бу!» — диеп, аны Гәд*+ дип атады. 12  Шуннан соң Лиянең хезмәтчесе Зилпә Ягъкубка икенче угыл тудырды. 13  Һәм Лия: «Нинди бәхет бу! Моннан ары хатын-кызлар мине бәхетле дип йөртер»+,— диде. Шулай итеп, ул аңа Әши́р*+ дип исем кушты. 14  Бодай уру вакытында Руби́н,+ кырда йөргәндә, мандрагора* җимешләрен тапты һәм аларны әнисе Лиягә алып кайтты. Шунда Рәхилә Лиягә әйтте: «Улың алып кайткан җимешләрнең берничәсен миңа бир әле». 15  Тегесе аңа: «Минем иремне тартып алуың җитмәгән,+ улымның мандрагора җимешләрен дә аласың киләме?» — диде. Моңа Рәхилә: «Ярый, улың алып кайткан җимешләр өчен бүген кич Ягъкуб синең белән ятар»,— дип әйтте. 16  Ягъкуб кичен кырдан кайтып килгәндә, Лия аны каршыларга чыкты һәм болай диде: «Бүген син минем белән ятасың, мин синең өчен улымның мандрагора җимешләрен бирдем, шуңа күрә бүген син минеке». Һәм Ягъкуб шул төнне Лия белән ятты. 17  Аллаһы Лияне ишетеп, аңа җавап бирде: Лия балага узды һәм Ягъкубка бишенче угыл тудырды. 18  Шунда Лия: «Мин иремә хезмәтчемне биргәнгә, Ходай миңа әҗеремне* бирде»,— диеп, аны Иссаха́р*+ дип атады. 19  Лия кабат йөккә узды һәм Ягъкубка алтынчы угыл тудырды.+ 20  Һәм Лия: «Ходаем мине мул итеп бүләкләде, әйе, ирем хәзер миңа түземле булыр,+ мин бит аңа алты угыл+ тудырдым»,— диеп, аңа Зәбулу́н*+ дип исем кушты. 21  Аннан соң ул кыз бала тудырды һәм аны Динә́+ дип атады. 22  Әмма Аллаһы Рәхиләне онытмады. Ул аның догасын ишетеп, җавап бирде һәм аны балага узарга сәләтле итте.+ 23  Рәхилә балага узды һәм угыл тудырды. «Ходай мине хурлыктан азат итте!»+ — диде ул. 24  «Йәһвә миңа тагын бер угыл өстәде»,— диеп, ул аны Йосыф*+ дип атады. 25  Рәхилә Йосыфны тудыргач, Ягъкуб шунда ук Лабанга болай диде: «Җибәр мине. Минем үз җиремә, туган якларыма кайтасым килә.+ 26  Хатыннарым белән балаларымны бир дә, китим, мин алар өчен сиңа хезмәт иттем бит. Син ничек хезмәт иткәнемне яхшы беләсең».+ 27  Шунда Лаба́н: «Әгәр миннән риза булсаң, миндә кал. Билгеләрдән мин аңладым: Йәһвә мине синең аркада фатихалап тора»,— диде. 28  Һәм өстәде: «Хезмәт хакын билгелә, һәм мин сиңа түләрмен».+ 29  Ягъкубның җавабы мондый булды: «Сиңа ничек хезмәт иткәнемне дә, көтүләрең турында кайгыртканымны да беләсең ич.+ 30  Мин килгәнче малың аз иде, әмма хәзер көтүләрең күбәйде һәм артты. Мин килгәннән бирле Йәһвә сине фатихалап торды. Ә мин үз йортым өчен кайчан эшли алырмын?»+ 31  Лабан: «Сиңа нәрсә бирим?» — дип сорагач, Ягъкуб җавап бирде: «Миңа бернәрсә дә бирмә. Бер үтенечемне генә үтәсәң, мин көтүләреңне көтәргә һәм сакларга калырмын.+ 32  Әйдә, бүген көтүләреңне йөреп чыгыйк та, син барлык тимгелле һәм чуар сарыкларны, кара-көрән яшь сарык тәкәләрен, шулай ук бөтен чуар һәм тимгелле кәҗәләрне аерып куярсың. Моннан ары бу минем хезмәт хакым булачак.+ 33  Һәм син берәр көнне хезмәт хакымны тикшерергә дип килсәң, минем тәкъва* икәнемне күрерсең. Миндә тимгелле һәм чуар кәҗәләрдән яки кара-көрән яшь сарык тәкәләреннән башкалары табылса, аларны мин урлаганмын дип саналыр». 34  Лабан аңа: «Ярый, бик әйбәт! Син әйткәнчә булсын»+,— дип җавап бирде. 35  Ул шул ук көнне буй-буй һәм чуар кәҗә тәкәләрен, барлык тимгелле һәм чуар кәҗәләрне, шулай ук ак яки кара-көрән төсе булган бөтен яшь сарык тәкәләрен аерып, үз улларының кулына тапшырды. 36  Лабан үз көтүләрен Ягъкубтан өч көнлек юл ераклыктагы урынга алып китте. Ягъкуб исә Лабанның калган көтүләрен көтте. 37  Аннары Ягъкуб бадәм, чинар һәм башка агачларның яңа гына киселгән ботакларын алды да, кайрыларын урыны-урыны белән каезлап, ботакларда ак тимгелләр ясады. 38  Көтү эчәргә килгәндә, шул каезланган ботаклар алдында парлашсын өчен, ул бу ботакларны көтү эчә торган улакларга салды. 39  Шул ботаклар алдында парлашкан көтүләрдә буй-буй, тимгелле һәм чуар бәтиләр туа иде. 40  Ягъкуб яшь хайваннарны аерып, Лабанның көтүләрен буй-буй, тимгелле һәм чуар хайваннарга каратып куя иде. Аннары ул үз көтүләрен аерып, Лабанның көтүе белән кушылдырмый иде. 41  Таза хайваннар парлашканда, алар ботаклар янында парлаша алсын өчен, Ягъкуб алар алдына улакларга ботаклар сала иде. 42  Әмма хайваннар зәгыйфь булса, ул ботаклар салмый иде. Шуңа күрә бөтен зәгыйфь хайваннар Лабанга, ә тазалары Ягъкубка эләгә иде.+ 43  Ягъкуб бик бай булып китте. Аның зур көтүләре, күп дөяләре, ишәкләре һәм хезмәтчеләре бар иде.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «хөкемче».
Мәгъ. «көрәшләрем».
Мәгъ. «уңыш».
Мәгъ. «бәхет; бәхетле».
Пасленчалар семьялыгыннан җимеш бирә торган үлән үсемлек.
Яки «ялчының эш хакын».
Мәгъ. «ул әҗер».
Мәгъ. «түземлелек».
Йосыфия исеменең кыска формасы. Мәгъ. «Йәһ өстәсен (күбәйтсен)».
Яки «намуслы».