Яратылыш 33:1—20

  • Ягъкуб Исау белән очраша (1—16)

  • Ягъкуб Сохкәткә юл тота (17—20)

33  Бервакыт Ягъкуб башын күтәреп караса, аның каршысына Иса́у һәм аның белән бергә 400 кеше килә.+ Шунда Ягъкуб балаларны Лия́ белән Рәхиләгә һәм ике хезмәтче хатынга тапшырды.+  Ул бу хезмәтчеләрне балалары белән алга,+ Лияне һәм балаларын алар артына,+ ә Рәхилә+ белән Йосыфны иң артка бастырды.  Үзе исә алга чыкты һәм абыйсына якынлаша-якынлаша җиде тапкыр җиргә кадәр иелде.  Шунда Исау аның янына йөгереп килеп, аны кочаклап үпте, һәм алар елап җибәрде.  Исау хатыннар белән балаларны күреп: «Болар кем?» — дип сорады. Моңа Ягъкуб: «Бу синең хезмәтчеңнең Ходай биргән балалары»+,— дип җавап бирде.  Шунда хезмәтчеләр үз балалары белән килеп, аның алдында иелделәр.  Лия дә үз балалары белән килеп, иелде. Аннан соң Йосыф белән Рәхилә якынлашты, алар да иелделәр.+  Исау: «Мин юлда очраткан кәрваннар нәрсәне аңлата?»+ — дип сорады. «Мин хуҗамның илтифатын казанырга теләгән идем»+,— дип җавап бирде Ягъкуб.  Моңа Исау: «Минем милкем күп, энекәшем.+ Малың үзеңдә калсын»,— диде. 10  Әмма Ягъкуб болай диде: «Юк. Зинһар, синең илтифатыңны казанган булсам, бүләкләремне кабул ит, чөнки мин аларны йөзеңне күрер өчен җибәрдем. Һәм син мине шатлык белән кабул иткәч, синең йөзеңне күрү Аллаһы йөзен күрү кебек булды.+ 11  Үтенәм, бүләкләремне ал инде,+ чөнки Аллаһы мине фатихалады һәм хәзер миндә кирәкле бөтен нәрсә бар».+ Ул аны кыстап торганга, Исау аның бүләген кабул итте. 12  Аннары Исау: «Әйдә, кузгалыйк та, бергә барыйк»,— дип тәкъдим итте. 13  Әмма Ягъкуб мондый җавап кайтарды: «Хуҗам, күреп торасың ич, балаларым әле яшь,+ бәрәнле сарыклар белән бозаулы сыерлар турында да кайгыртасы бар. Аларны көне буе тиз куып барсаң, бөтен көтү һәлак булачак. 14  Зинһар, хуҗам, хезмәтчеңнән алда бар, ә мин малларым һәм балаларым көенә әкренрәк бара торырмын һәм хуҗам янына Сәгыйргә+ килеп җитәрмен». 15  «Алайса, мин кайбер кешеләремне синең белән калдырыйм»,— диде Исау. Моңа Ягъкуб: «Юк, юк, кирәк түгел. Минем хуҗамның илтифатын казанасым килә»,— дип җавап бирде. 16  Шул ук көнне Исау Сәгыйргә кайтып китте. 17  Ягъкуб исә Сохкәткә+ юл тотты. Ул анда үзенә йорт төзеде һәм көтүләре өчен лапаслар корды. Шуңа күрә ул бу урынны Сохкә́т* дип атады. 18  Шулай итеп, Падда́н-арамнан+ кайтып килгән Ягъкуб исән-имин генә Кәнга́н җирендәге+ Шехе́м+ шәһәренә килеп җитте һәм аның янәшәсендә урнашты. 19  Аннары ул чатырлары урнашкан кырны Шехем атасы Һамурның улларыннан 100 көмеш акчага сатып алды.+ 20  Ягъкуб анда мәзбәх корды һәм аны «Аллаһы, Исраи́л Аллаһысы» дип атады.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «куышлар, лапаслар».