Яратылыш 34:1—31

  • Динәне көчлиләр (1—12)

  • Ягъкуб уллары хәйлә корып эш итә (13—31)

34  Ягъкубның Лиядән+ туган кызы Динә́ исә ул җирнең кызлары+ янына барып, алар белән бергә вакыт үткәрә иде.  Ул җирдә бер башлык — хивле+ Һаму́р яши иде. Аның улы Шехе́м, Динәне күреп, аны тотып алды да, аның белән ятып, аны көчләде.  Аның җаны Ягъкуб кызы Динәгә тартыла башлады, ул аңа гашыйк булды һәм аны үз яратуына ышандырырга тырышты.  Аннан соң Шехем әтисе Һамурга:+ «Бу кызны миңа хатынлыкка алып бир»,— диде.  Ягъкубка Шехемнең Динәне мыскыллаганы турында хәбәр ирешкән вакытта аның уллары көтүләре белән кырда иделәр. Шуңа күрә Ягъкуб, алар кайтканчы, бу турыда беркемгә дә әйтмәде.  Шехемнең әтисе Һамур Ягъкуб белән сөйләшеп алырга килде.  Әмма Ягъкубның уллары, моның барысы турында ишеткәч, шунда ук кырдан кайттылар. Шехем Исраилне́ хурлыкка калдырып, Ягъкуб кызы белән ятканга күрә+,— ә алай эшләргә бер дә ярамый иде+ — алар бик рәнҗеде, һәм аларның моңа ачуы чыкты.  Һамур аларга болай диде: «Улым Шехем җаны белән сезнең кызыгызга тартыла. Аны улыма хатынлыкка бирегезче  һәм безнең белән никах килешүләре төзегез.* Безгә үз кызларыгызны бирегез, ә үзегезгә безнең кызларыбызны алырсыз.+ 10  Безнең белән яшәрсез, һәм бу җир сезнеке булыр. Монда яшәп, алыш-биреш итегез һәм монда төпләнегез». 11  Ә Шехем Динәнең әтисенә һәм абыйларына болай диде: «Сезнең хуплавыгызга ирешсәм иде. Нәрсә генә сорасагыз да, сезгә бирергә әзермен. 12  Бик зур калым һәм бик кыйммәтле бүләк сорасагыз да,+ мин барысын бирергә риза. Тик кызыгызны гына миңа хатынлыкка бирегез». 13  Әмма Ягъкубның уллары, Шехем Динәне хурлыкка калдырганга, Шехемгә һәм әтисе Һамурга каршы хәйлә корырга булдылар. 14  Алар болай диделәр: «Юк, булмас. Сеңелебезне сөннәтсез кешегә кияүгә бирә алмыйбыз.+ Бу безнең өчен хурлык бит. 15  Безнең кебек булсагыз — бөтен ирләрне сөннәткә утыртсагыз гына, без моңа риза.+ 16  Шулчак без кызларыбызны сезгә бирербез һәм үзебезгә сезнең кызларыгызны алырбыз. Без бергә яшәрбез һәм бер халык булырбыз. 17  Әмма безне тыңламасагыз һәм сөннәткә утырмасагыз, без сеңелебезне алырбыз да китәрбез». 18  Һамурга+ һәм аның улы Шехемгә+ боларның тәкъдиме ошады. 19  Шехем аларның шартын кичектермичә үтәде,+ чөнки күңеле Ягъкуб кызына тартыла иде, һәм ул үз атасының йортында иң хөрмәтле кеше иде. 20  Һамур һәм улы Шехем шәһәр капкасы янына килделәр дә шәһәр халкына болай диделәр:+ 21  «Бу кешеләрнең безнең белән тыныч-тату яшисе килә. Алар безнең җиребездә яшәсен һәм алыш-биреш итсен, чөнки мондагы җирләр киң — барыбызга да җитәр. Без аларның кызларын хатынлыкка ала алырбыз, алар — безнекеләрне.+ 22  Әмма алар безнең белән яшәп, бер халык булырга ризалашсын өчен, бер шарт кына бар: барлык ир затларыбыз алар кебек сөннәткә утыртылырга тиеш.+ 23  Шулчак аларның милке, байлыгы һәм бөтен маллары безнеке булмасмы? Ризалыгыбызны гына бирик, һәм алар безнең белән яши башлар». 24  Шәһәр капкалары янында җыелган бөтен халык Һамурның һәм улы Шехемнең сүзләренә колак салды, һәм шәһәрнең бөтен ир затлары сөннәткә утыртылды. 25  Ләкин өченче көнне, сөннәткә утыртылганнар авырып ятканда, Ягъкубның ике улы — Динәнең абыйлары+ Шимо́н белән Ле́ви — кылычларын алдылар да, һичкем көтмәгәндә шәһәргә кереп, бөтен ир затларын үтерделәр.+ 26  Алар Һамур белән улы Шехемне кылычтан кичерделәр, ә Динәне Шехем йортыннан алдылар да китеп бардылар. 27  Ягъкубның бүтән уллары, сеңелләрен мыскыллаганнары өчен,+ яраланган кешеләргә һөҗүм итеп, шәһәрләрен талап чыктылар: 28  бөтен сарыкларын, башка көтүләрен, ишәкләрен, шәһәрдә һәм кырда булган бөтен нәрсәләрен үзләре белән алдылар. 29  Алар бөтен мал-мөлкәтләрен үзләре белән алып киттеләр, бар балаларын, бар хатыннарын әсирлеккә алдылар һәм йортларын талап чыктылар. 30  Шунда Ягъкуб Шимон белән Ле́вигә+ болай диде: «Сез башыма зур бәла китердегез.* Хәзер бу җир кешеләре — кәнганлылар белән пәризлеләр мине нәфрәт итәчәк. Минем кешеләрем әз булганга, алар бергәләшеп миңа һөҗүм итәчәк, мине дә, гаиләмне дә кырып бетерәчәк». 31  Алар исә аңа: «Сеңелебез фахишә түгел ич!» — дип җавап кайтардылар.

Искәрмәләр

Яки «катнаш никахларга керегез».
Яки «мине эзәрләүгә дучар иттегез».