Яратылыш 37:1—36

  • Йосыфның төшләре (1—11)

  • Йосыф һәм аның көнчел абыйлары (12—24)

  • Йосыф коллыкка сатыла (25—36)

37  Ягъкуб Кәнга́н җирендә — әтисе чит ил кешесе булып яшәгән җирдә яшәвен дәвам итте.+  Ягъкуб тормышы турындагы хәбәр мондый: 17 яшендә Йосыф+ үз әтисенең хатыннары Билһа́+ һәм Зилпәнең+ уллары белән көтү көтте.+ Бу егет әтисенә аларның начар тәртипләре турында сөйләде.  Исраи́л Йосыфны башка улларына+ караганда күбрәк ярата иде, чөнки ул аның картлыгында туган улы иде. Ул Йосыф өчен матур озын* кием тектергән иде.  Аталарының Йосыфны үзләренә караганда күбрәк яратканын күргәч, абыйлары аны күралмый башладылар һәм аның белән тыныч кына сөйләшә алмый иделәр.  Соңрак Йосыф бер төш күрде. Шул төшен абыйларына сөйләп биргәч,+ аларның нәфрәте тагы да көчәйде.  Ул аларга болай диде: «Тыңлагыз әле, мин менә нинди төш күрдем:  без кырда бергәләп көлтәләр бәйли идек. Шунда минем көлтәм күтәрелде дә туп-туры торып басты, сезнең көлтәләрегез исә минем көлтәмне уратып алды да аңа иелде».+  Шулчак абыйлары аңа: «Нәрсә, үзеңне безнең өстән патша итеп куймакчы буласыңмы? Бездән өстен буласың киләме?»+ — диделәр. Төше һәм сүзләре аркасында аларда Йосыфка карата дошманлык хисе артты.  Аннан соң ул тагын бер төш күрде һәм аны да абыйларына сөйләп бирде. «Мин тагын бер төш күрдем,— диде ул.— Бу юлы кояш, ай һәм 11 йолдыз миңа иелде».+ 10  Ул төшен абыйларына гына түгел, атасына да сөйләп бирде. Һәм атасы аны болай дип шелтәләде: «Төшеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә, без әниең һәм абыйларың белән алдыңа килеп, сиңа җиргә кадәр баш ияргә тиешме?» 11  Абыйлары Йосыфтан көнләшә башладылар,+ әтисе исә аның сүзләрен хәтерендә саклады. 12  Бервакыт аның абыйлары Шехе́м+ якларына әтиләренең көтүен көтәргә китте. 13  Берникадәр вакыт үткәч, Исраи́л Йосыфка: «Абыйларың Шехем янында көтү көтә түгелме? Сине дә анда җибәрәсем килә»,— диде. Шунда Йосыф аңа: «Мин риза!» — дип җавап бирде. 14  Әтисе аңа: «Алайса, бар, улым. Белеш: абыйларың сау-сәламәтме, көтүләр исән-иминме? Белгәч, кайтып миңа сөйләрсең»,— дип, аны юлга озатты, һәм Йосыф Хебру́н+ үзәнен калдырып, Шехемгә таба китте. 15  Кыр буйлап барганда, аңа бер кеше очрады. Ул Йосыфтан: «Син нәрсә эзләп йөрисең?» — дип сорагач, 16  Йосыф: «Абыйларымны эзлим. Кайда көтү көткәннәрен белмисеңме?» — диде. 17  Теге кеше әйтте: «Алар моннан киттеләр. Мин аларның: „Дотанга барыйк“,— дигәннәрен ишеткән идем». Шунда Йосыф үз абыйлары артыннан китте һәм аларны Дотанда эзләп тапты. 18  Йосыфның якынлашып килүен ерактан ук күргәч, абыйлары аны үтерү турында киңәшләшә башлады. 19  «Әнә төшләр әфәндесе килә!+ — диештеләр алар.— 20  Әйдәгез, аны үтереп, су чокырына ташлыйк. Аннары аны явыз җанвар үтергән диярбез. Шунда күрербез, төшләре белән нәрсә булыр икән?» 21  Моны ишеткәч, Руби́н+ аны коткарып калырга теләп: «Җанын алмыйк инде»+,— диде. 22  Һәм болай дип өстәде: «Кан коймагыз.+ Аны чүлдәге су чокырына ташлагыз, әмма үзенә зыян китермәгез».*+ Рубинның нияте Йосыфны коткарып, әтисенә кайтару иде. 23  Йосыф үз абыйлары янына килеп җиткәч, алар шунда ук аның теге матур озын киемен+ салдырдылар 24  һәм аны тотып, су чокырына ташладылар. Ул вакытта анда су юк иде. 25  Шуннан соң алар ашарга утырдылар. Бервакыт карасалар, Гила́д ягыннан исмәгыйллеләр+ кәрваны якынлашып килә. Алар дөяләренә хуш исле сумала, бәлзәм һәм сумалалы агач кайрысы төяп,+ Мисырга бара иделәр. 26  Шунда Яһүд үзенең абый-энеләренә болай диде: «Энебезне үтереп, аның канын яшерүдән ни файда?+ 27  Әйдәгез, аны исмәгыйллеләргә сатыйк,+ аңа зыян китермик. Ул безнең энебез, кан кардәшебез* бит». Һәм алар аның сүзләренә колак салдылар. 28  Мидья́н+ сәүдәгәрләре үтеп барганда, абыйлары Йосыфны су чокырыннан тартып чыгардылар да исмәгыйллеләргә 20 көмеш акчага саттылар,+ һәм тегеләр Йосыфны Мисырга алып киттеләр. 29  Су чокыры янына килеп, Йосыфның анда булмавын күргәч, Рубин кайгыдан үз киемнәрен ертып җибәрде. 30  Аннары ул энеләре янына килеп: «Малай юк! Миңа нишләргә инде?» — дип кычкырып җибәрде. 31  Алар Йосыфның киемен алдылар да чалынган кәҗәнең канына манып алдылар. 32  Шуннан соң алар бу киемне аталарына җибәреп: «Без менә нәрсә таптык. Кара әле бу синең улыңның киеме түгелме?»+ — дигән хәбәр җиткерделәр. 33  Җентекләп карагач, Ягъкуб: «Бу улымның киеме бит! Явыз җанвар ташланып, Йосыфымны ботарлагандыр!» — дип кычкырып җибәрде. 34  Шунда Ягъкуб кайгыдан киемен ертып җибәрде һәм билен матәм киеме белән урап, улы өчен күп көннәр елады. 35  Бар уллары һәм бар кызлары аны юатырга тырышсалар да, ул юатуларына колак салмады. «Улым турында кайгырып, Кабергә*+ төшәрмен инде!» — дип, ул Йосыф өчен елаудан туктамады. 36  Мидьянлылар исә Йосыфны Мисырда фиргавеннең+ сарай хезмәтчесе — сакчылар башлыгы+ Потифарга саттылар.

Искәрмәләр

Яки «махсус».
Яки «кул салмагыз».
Сүзгә-сүз «тәнебез».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.