Яратылыш 38:1—30

  • Яһүд белән Тамар (1—30)

38  Шул вакытларда Яһүд үз абый-энеләрен калдырып китте һәм Хира́ исемле Адулла́м кешесе янында чатырын корды.  Анда Яһүд Шуа́ исемле кәнганлының кызын+ күрде һәм аны хатынлыкка алды. Аның белән якынлык кылгач,  хатыны балага узып, ир бала тапты. Яһүд аңа Ер+ дип исем кушты.  Аннары ул тагын балага узды һәм ир бала табып, аны Она́н дип атады.  Шуннан соң ул тагын бер угыл тудырды һәм аңа Шела́ дип исем кушты. Ул аны тудырганда, Яһүд Акзибтә+ иде.  Вакыт узды, һәм Яһүд үзенең беренче улы Ерне Тама́р+ исемле бер кызга өйләндерде.  Әмма Яһүднең беренче улы Ер Йәһвә өчен начар кеше иде, шуңа күрә Йәһвә аны үлемгә дучар итте.  Шунда Яһүд Онанга болай диде: «Абыеңның тол хатынына өйлән һәм аның белән якынлык кылып, абыеңа нәсел булдыр».+  Әмма Онан, балалар үзенеке булмаячагын белеп,+ абыйсының нәселен дәвам итмәс өчен, аның хатыны белән якынлык кылганда, үзенең орлыгын җиргә түгә иде.+ 10  Аның кылганы Йәһвә күзендә яман эш иде. Шуңа күрә ул аны да үлемгә дучар итте.+ 11  Улы Шела да абыйлары+ кебек һәлак булыр дип уйлаганга, Яһүд үз килене Тамарга: «Улым Шела үсеп җиткәнче, атаң йортында тол хатын булып яши тор»,— диде. Шуңа күрә Тамар, атасы йортына кайтып, анда яши башлады. 12  Берникадәр вакыт узгач, Яһүднең хатыны — Шуаның кызы+ үлеп китте. Матәм вакыты үткәннән соң, Яһүд үзенең адулламлы иптәше Хира+ белән бергә Тимнәгә,+ үзенең сарык кыркучылары янына китте. 13  Тамарга: «Каенатаң Тимнәгә сарыкларын кыркырга бара»,— дип әйттеләр. 14  Шела үсеп җиткән булса да, әтисе аңа Тамарны хатынлыкка алмый иде. Моны күреп, Тамар үзенең толлык киемнәрен салды да шәл бөркәнде, ә йөзен бөркәнчек белән каплады. Аннары ул Тимнәгә бара торган юл буендагы Энаи́м капкасы янына утырды.+ 15  Тамарны күргәч, Яһүд аны фахишәгә охшатты, чөнки аның бите капланган иде. 16  Яһүд юлдан аңа таба борылды да, килеп: «Синең белән ятасым килә»,— диде, әмма аның үзенең килене икәнен белми иде.+ Шунда Тамар: «Синең белән ятсам, миңа нәрсә бирерсең?» — дип сорады. 17  Яһүд: «Сиңа көтүемнең бер кәҗә бәрәнен җибәрәм»,— дип җавап бирде. Әмма тегесе: «Кәҗә бәрәнен җибәргәнчегә кадәр, миңа рәһенгә* берәр нәрсә калдырасыңмы?» — дип әйтте. 18  «Нәрсә калдырыйм соң?» — дип сорады Яһүд. «Мөһерле балдагыңны,+ аның бавын һәм кулыңдагы таягыңны»,— дип җавап бирде тегесе. Шул нәрсәләрне биргәч, Яһүд аның белән якынлык кылды, һәм Тамар йөккә узды. 19  Аннары ул китте дә, шәлен салып, кабат толлык киемнәрен киде. 20  Яһүд исә адулламлы+ иптәше аша кәҗә бәрәне җибәреп, теге хатында калдырган әйберләрен кире кайтармакчы иде, әмма иптәше ул хатынны таба алмады. 21  Ул андагы кешеләрдән: «Энаимда юл буенда утырган фахишәне* белмисезме?» — дип сораштырып йөргән иде дә, алар: «Монда фахишәнең булганы да юк»,— дип җавап кайтардылар. 22  Ахыр чиктә, ул Яһүд янына әйләнеп кайтты һәм болай диде: «Мин аны таба алмадым, ә андагы кешеләр миңа: „Монда фахишәнең булганы да юк“,— диделәр». 23  Шунда Яһүд: «Ярый, әйберләрне үзенә калдырсын, юкса, аны эзли башласак, адәм көлкесенә калырбыз. Һәрхәлдә, мин кәҗә бәрәне җибәргән идем, әмма син ул хатынны таба алмадың»,— диде. 24  Әмма өч ай чамасы үткәч, Яһүдкә: «Киленең Тамар уйнашлык кылып, балага узган»,— дигән хәбәр җиткерделәр. Шунда Яһүд: «Аны чыгарып үтерегез дә яндырыгыз»+,— дип боерды. 25  Тамарны алып чыкканда, ул каенатасына: «Мин бу әйберләрнең хуҗасыннан балага уздым,— дигән хәбәр җибәрде.— Мөһерле балдак, аның бавы һәм таяк+ — болар кемнеке икәнен белеш әле». 26  Әйберләрне күргәч, Яһүд: «Тамар миңа караганда хаклырак шул, чөнки мин аны улым Шелага хатынлыкка алмадым»+,— диде. Шуннан бирле Яһүд аның белән якынлык кылмады. 27  Бала тудыру вакыты җиткәч, Тамарның карынында игезәкләр булуы ачыкланды. 28  Туганда, аларның берсе үзенең кулын чыгарды, һәм кендек әбисе шунда ук кызыл җеп алды да: «Бусы беренче булып туды»,— диеп, аны баланың кулына бәйләп куйды. 29  Әмма бала кулын кире эчкә керткәч, игезәк абыйсы дөньяга килде. Шунда кендек әбисе: «Ничек әле син үзеңә юл ярып чыга алдың?!» — дип кычкырып җибәрде. Шуңа күрә баланы Фәре́с*+ дип атадылар. 30  Аннары кулына кызыл җеп бәйләнгән энесе туды, һәм аңа Зирә́х*+ дип исем куштылар.

Искәрмәләр

Ягъни залогка.
Яки «гыйбадәтханә фахишәсен».
Мәгъ. «ярып чыгу». Күрәсең, карынны ярып чыгу турында сүз бара.
Мәгъ. «балкыш; кояш чыгу».