Яратылыш 39:1—23

  • Йосыф Потифар хатынының тәкъдимнәрен кире кага (7—20)

  • Йосыф төрмәдә (21—23)

39  Йосыфны исә исмәгыйллеләр+ Мисырга китерделәр,+ һәм фиргавеннең сарай хезмәтчесе — сакчылар башлыгы Потифа́р+ исемле мисырлы аны сатып алды.  Әмма Йәһвә Йосыф белән иде.+ Шуңа күрә Йосыф уңышлы булды, һәм аңа мисырлы хуҗасының йортында төрле вазифалар ышанып тапшырылды.  Йосыфның хуҗасы Йәһвәнең аның белән булуын һәм Йәһвәнең аның бөтен эшләрен фатихалавын күреп торды.  Йосыф хуҗасының хуплавына иреште һәм аның шәхси хезмәтчесе булып китте. Ул аңа йортында төрле вазифалар йөкләп, үзенең бар нәрсәсен аның кулына тапшырды.  Потифар Йосыфка вазифалар биреп, бөтен милкен аның карамагына тапшырганнан бирле, Йәһвә Йосыф аркасында мисырлының йортын фатихалап торды. Йәһвә йортта да, кырда да булган бөтен нәрсәгә үз фатихасын бирә иде.+  Ахыр чиктә, Потифар үзенең бөтен милкен Йосыф кулына тапшырды. Ул үзе ашаган ризыктан башка бернәрсә турында да кайгырмады. Ә Йосыф чибәр, зифа буйлы егет булып үсте.  Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: «Минем белән ят»,— дия башлады.  Әмма Йосыф аның тәкъдимен кире кагып, болай дип җавап бирде: «Менә, мин монда булганга, хуҗам үз йортындагы бернәрсәсе турында да кайгырмый. Ул бөтен милкен минем кулыма тапшырды.  Бу йортта миннән бөегрәк кеше юк, һәм хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?»+ 10  Тегесе аңа көн саен бәйләнсә дә, Йосыф аның белән якынлык кылырга һәм аның белән калырга бер тапкыр да ризалашмады. 11  Көннәрдән бер көнне, Йосыф йортка үз эшен башкарырга дип кергәч (ә ул вакытта йортта башка хезмәтчеләр юк иде), 12  Потифар хатыны аны киеменнән эләктереп алды да: «Ят минем белән!» — диде. Әмма Йосыф үз киемен аның кулында калдырып, чыгып йөгерде. 13  Йосыфның үз киемен калдырып, өйдән йөгереп чыкканын күргәч, 14  Потифар хатыны, кычкырып, хезмәтчеләрне чакырды да болай диде: «Карагыз әле! Ирем алып кайткан теге еврей безне көлкегә калдырмакчы иде. Ул минем белән ятарга дип килгән иде, ләкин мин көчле тавыш белән кычкырып җибәрдем. 15  Минем кычкыруымны ишетү белән, ул киемен миндә калдырып чыгып йөгерде». 16  Ире кайтканчыга кадәр хатын Йосыфның киемен үзендә тотты. 17  Аннары ул Потифарга шул ук сүзләрне сөйләде: «Син алып кайткан теге еврей мине көлкегә калдырмакчы иде. 18  Ләкин мин кычкырып җибәргәч, ул киемнәрен миндә ташлап калдырды да өйдән чыгып йөгерде». 19  Хатынының: «Хезмәтчең миңа шулай-шулай эшләде»,— дигәнен ишеткәч, Потифарның ачуы купты. 20  Ул Йосыфны патшаның тоткыннары утырган төрмәгә ташлады, һәм Йосыф төрмәдә калды.+ 21  Әмма Йәһвә Йосыф белән булды. Ул аңа тугры мәхәббәтен күрсәтеп торды һәм төрмә башлыгының илтифатын казанырга булышты.+ 22  Төрмә башлыгы төрмәдәге барлык тоткыннарны Йосыфның карамагына тапшырды, һәм тегеләр Йосыф кушканны үтәп тордылар.+ 23  Төрмә башлыгы Йосыфка тапшырган бернәрсә турында да кайгырмады, чөнки Йәһвә Йосыф белән иде, һәм Йәһвә аның бөтен эшләрен фатихалап торды.+

Искәрмәләр