Яратылыш 4:1—26

  • Кабил белән Һабил (1—16)

  • Кабилнең токымнары (17—24)

  • Шет һәм аның улы Инуш (25, 26)

4  Адәм үз хатыны Хаува белән якынлык кылды, һәм хатыны балага узды.+ Хаува Кабилне+ тудыргач: «Мин Йәһвә ярдәме белән ир бала таптым»,— диде.  Соңрак ул Кабилнең энесе Һабилне+ тудырды. Һабил көтүче булып китте, ә Кабил җир эшкәртә башлады.  Вакыт узгач, Кабил үзенең үстергән җимешләрен Йәһвәгә корбан итеп китерде.  Һабил исә көтүеннән беренче булып туган+ бәрәннәрне һәм аларның маен китерде. Йәһвә Һабилне хуплады һәм аның корбанын кабул итте,+  ә Кабилне хупламады һәм аның корбанын кабул итмәде. Моңа Кабилнең ачуы чыкты, һәм аның йөзе караңгыланды.  Шунда Йәһвә Кабилгә болай диде: «Ник синең ачуың чыкты һәм нигә йөзең караңгыланды?  Игелек кылсаң, әллә мин сине хупламаммы?* Ә инде игелек кылмыйсың икән, ишек төбендә гөнаһ сагалап тора. Аның синнән өстенлек итәсе килә, әмма син аңа хуҗа булырсыңмы?»  Шуннан соң Кабил энесе Һабилгә: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— диде. Кырда Кабил энесе Һабилгә ташланып, аны үтерде.+  Соңыннан Йәһвә Кабилдән: «Энең Һабил кайда?» — дип сорады. Тегесе: «Белмим, әллә мин энемнең сакчысымы?» — дип җавап кайтарды. 10  Моңа Аллаһы болай диде: «Син нәрсә эшләдең? Ишетәсеңме, кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара.+ 11  Ләгънәт сиңа, синең кулыңнан үлгән энеңнең канын эчәр өчен авызын ачкан җирдән син куып чыгарыласың.+ 12  Җирне эшкәртсәң дә, ул сиңа ризык бирмәс. Син җир йөзендә каңгырып йөрерсең һәм качак булып яшәрсең». 13  Кабил Йәһвәгә җавап итеп болай диде: «Җинаятем өчен җәза күтәрә алмаслык авыр. 14  Бүген син мине бу җирдән куып җибәрәсең, һәм мин синең күз алдыңда булмам. Мин җир йөзендә каңгырып йөрермен һәм качак булып яшәрмен, һәм очраган теләсә кем мине, һичшиксез, үтерәчәк бит». 15  Шунда Йәһвә аңа: «Ул чакта Кабилне үтергән һәркемнән җиделәтә үч алыначак»,— диде. Шулай итеп Йәһвә, Кабилне беркем үтермәсен дип, аның өчен билге ясады.* 16  Шунда Кабил Йәһвә хозурыннан китеп барды һәм Сөрген* җирендә — Гадәннең+ көнчыгыш ягында яши башлады. 17  Шуннан соң Кабил үз хатыны белән якынлык кылды,+ һәм хатыны йөккә узып, Ханукны тудырды. Аннары Кабил бер шәһәр төзи башлады һәм аны улы хөрмәтенә Хану́к дип атады. 18  Соңрак Ханукның улы Ира́д туды. Ирад Мәһүәилнең атасы булды, Мәһүәи́л Мәтушаилнең, ә Мәтушаи́л Ләмәкнең атасы булды. 19  Ләмә́к үзенә ике хатын алды. Беренче хатынының исеме Адә́, икенчесенең Зилә́ иде. 20  Адә Йавалны тудырды. Аңардан көтү көтүчеләр һәм чатырларда яшәүчеләр барлыкка килде. 21  Аның энесенең исеме Йува́л иде. Аңардан арфа һәм сыбызгы* уйнаучылар барлыкка килде. 22  Зилә исә Түбәл-кабилне тудырды. Ул бакыр белән тимердән чүкеп төрле кораллар ясаучы булды. Түбәл-кабилнең бертуган кыз кардәше Нагама́ иде. 23  Ләмәк үз хатыннары Адә белән Зиләгә багышлап, мондый сүзләр язды: «Ләмәк хатыннары, мине тыңлагыз;Сүзләремә колак салыгыз: Мине яралаганы өчен, мин кеше үтердем,Әйе, егетне — миңа сукканы өчен. 24  Кабил өчен җиделәтә үч алынса,+Ләмәк өчен җитмеш җиде тапкыр үч алыныр». 25  Адәм янә хатыны белән якынлык кылды, һәм хатыны угыл тудырды. Ул аңа Шет*+ дигән исем кушты, чөнки болай диде: «Кабил үтергән Һабил урынына Аллаһы миңа башка токым* бирде».+ 26  Шетнең дә улы туды, ул аңа Ину́ш+ дигән исем бирде. Ул вакытларда кешеләр Йәһвә исемен урынсыз куллана башладылар.

Искәрмәләр

Яки «югары күтәрмәмме?»
Яки «урнаштырды».
Яки «Нод».
Яки «флейта».
Мәгъ. «билгеләнгән; куелган; урнаштырылган».
Сүзгә-сүз орлык.