Яратылыш 40:1—23

  • Йосыф тоткыннарның төшләрен юрый (1—19)

    • «Төш юрау — Аллаһы эше» (8)

  • Фиргавеннең туган көне (20—23)

40  Бер көнне Мисыр патшасының баш шәрабчысы+ белән баш икмәкчесе үз хуҗалары Мисыр патшасына явызлык кылдылар.  Шуңа күрә фиргавеннең үз хезмәтчеләре баш шәрабчы белән баш икмәкчегә бик каты ачуы чыкты.+  Һәм ул аларны сакчылар башлыгының+ төрмәсенә — Йосыф утырган зинданга япты.+  Аннары сакчыларның башлыгы Йосыфны аларның хезмәтчесе итеп билгеләде.+ Шулай итеп, алар күпмедер вакыт төрмәдә утырдылар.  Бер төнне Мисыр патшасының төрмәдә утыручы шәрабчысы да, икмәкчесе дә төш күрделәр. Һәрберсенең төше үз мәгънәсенә ия иде.  Иртән исә алар янына Йосыф керде. Караса, икесе дә боегып утыра.  Шунда ул алардан: «Ник сез бүген күңелсезләнеп утырасыз?» — дип сорады.  Алар аңа: «Һәрберебез төш күрде, ә юрап бирүче юк»,— дип җавап бирделәр. Йосыф исә аларга: «Әллә төш юрау — Аллаһы эше түгелме?+ Төшләрегезне миңа сөйләп бирегез әле»,— диде.  Баш шәрабчы Йосыфка болай дип үз төшен сөйләп бирде: «Мин төшемдә йөзем агачы күрдем. 10  Йөзем агачының өч ботагы бар иде. Үсентеләре үсеп чыккач, ул чәчәк атты, һәм аның җимеш тәлгәшләре өлгерде. 11  Мин кулымда фиргавен касәсен тотып тора идем. Аннары йөзем җимешләрен алып, фиргавен касәсенә сыктым да касәне фиргавенгә бирдем». 12  Йосыф аңа болай диде: «Төшеңнең мәгънәсе шундый: өч ботак — өч көн ул. 13  Өч көн узгач, фиргавен сине иреккә чыгарыр һәм элеккеге хезмәтеңә кайтарыр.+ Син гадәттәгечә фиргавенгә касә китереп, шәрабчы булып хезмәт итәрсең.+ 14  Әмма азат ителгәч, минем турында онытма. Зинһар, миңа тугры мәхәббәт күрсәт һәм фиргавенгә минем хакта әйт. Минем моннан чыгасым килә. 15  Мине еврейләр җиреннән көчләп алып киттеләр бит,+ һәм мин төрмәгә* утыртырлык һичнәрсә эшләмәдем».+ 16  Йосыфның төшне яхшыга юрап биргәнен күреп, баш икмәкче дә үз төшен сөйләп бирде. «Мин дә бер төш күрдем,— диде ул.— Башымда өч кәрзин күмәч иде. 17  Иң өстәге кәрзиндә фиргавен өчен пешерелгән һәртөрле камыр ашлары иде. Шул кәрзиннән кошлар чукып ашый иде». 18  Йосыф аңа җавап бирде: «Менә төшеңнең мәгънәсе: өч кәрзин — өч көн ул. 19  Өч көннән соң фиргавен сине дә иреккә чыгарыр һәм башыңны чабып, үзеңне баганага асып куяр, ә кошлар тәнеңне чукып ашар».+ 20  Өченче көнне фиргавеннең туган көне+ иде, һәм ул үзенең бар хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырып, баш шәрабчыны да, баш икмәкчене дә хезмәтчеләре алдында иреккә чыгарды. 21  Ул баш шәрабчыны элекке хезмәтенә кайтарды, һәм тегесе кабат фиргавенгә касә китерә башлады. 22  Баш икмәкчене исә ул, нәкъ Йосыф юраганча,+ баганага асып куйды. 23  Әмма баш шәрабчы Йосыфны исенә төшермәде, аны бөтенләй онытты.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «чокырга».