Яратылыш 41:1—57

  • Йосыф фиргавеннең төшләрен юрый (1—36)

  • Фиргавен Йосыфны югары күтәрә (37—46а)

  • Йосыф ашлык җыя (46ә—57)

41  Ике ел узгач, фиргавен төш күрде.+ Имеш, ул Нил елгасы буенда басып тора икән.  Елгадан 7 матур симез сыер чыкты да Нил елгасы буенда утлап йөри башлады.+  Алардан соң Нил елгасыннан башка 7 сыер чыкты. Болары исә ямьсез һәм ябык иде. Алар яр буена симез сыерлар янына килеп,  аларны ашый башлады. Ямьсез һәм ябык сыерлар теге 7 матур симез сыерны ашап бетергәч, фиргавен уянып китте.  Аннары ул тагын йокыга китте һәм бүтән бер төш күрде. Имеш, бер сабактан 7 көр һәм тук башак үсеп килә икән.+  Алардан соң ябык һәм көнчыгыш җиленнән куырылып беткән яңа 7 башак үсеп чыкты.  Ябык башаклар теге көр һәм тук 7 башакны йотып бетерде. Шунда фиргавен уянды да төш күргәнен аңлады.  Иртән исә фиргавен борчыла башлады. Ул Мисырда сихерчелек белән шөгыльләнгән барлык каһиннәрне* һәм зирәк кешеләрне чакыртып алды да аларга үз төшләрен сөйләп бирде. Әмма берсе дә аларны юрап бирә алмады.  Шулчак баш шәрабчы фиргавенгә болай диде: «Бүген гөнаһларымны һәм гаебемне искә төшердем. 10  Хөрмәтле фиргавен, сезнең үз хезмәтчеләрегезгә ачуыгыз чыккан иде, шуңа күрә сез мине дә, баш икмәкчене дә сакчылар башлыгының төрмәсенә ябып куйдыгыз.+ 11  Бер төнне без икебез дә төш күрдек. Һәрберебезнең төше үз мәгънәсенә ия иде.+ 12  Безнең белән бергә бер еврей егете — сакчылар башлыгының+ хезмәтчесе дә утырган иде. Төшләребезне аңа сөйләп биргәч,+ ул һәрберебезнең төшен юрап бирде. 13  Бөтенесе дә нәкъ ул юраганча булып чыкты. Мин элеккеге хезмәтемә кайтарылдым, икмәкчене исә баганага асып куйдылар».+ 14  Шулчак фиргавен Йосыфны төрмәдән+ чыгарып, тизрәк үзе янына китерергә кушты.+ Йосыф кырынып,* үз киемен алмаштырды да фиргавен алдына килде. 15  Фиргавен Йосыфка болай диде: «Мин төш күрдем, әмма аны һичкем юрап бирә алмады. Ә синең турында, төшләрне юрый белә, диләр».+ 16  Йосыф фиргавенгә: «Мин түгел, ә Аллаһы фиргавен файдасына төшегезне юрап бирер»+,— дип җавап бирде. 17  Фиргавен үзенең төшен Йосыфка сөйләде. Ул болай диде: «Төшемдә мин Нил елгасы буенда басып торам икән. 18  Елгадан 7 матур симез сыер чыкты да Нил елгасы буенда утлап йөри башлады.+ 19  Алардан соң тагын 7 сыер чыкты. Болары исә зәгыйфь, ямьсез һәм ябык иде. Минем Мисыр җирендә андый шыксыз сыерларны беркайчан да күргәнем юк иде. 20  Аннары ябык зәгыйфь сыерлар теге 7 симез сыерны ашап бетерде. 21  Әмма тыштан аларның бу сыерларны йотканлыгы күренмәде, чөнки элеккегечә ябык һәм ямьсез булып калды. Шунда мин уянып киттем. 22  Аннары мин бүтән бер төш күрдем. Имеш, бер сабактан 7 көр һәм тук башак үсеп килә икән.+ 23  Алардан соң сулган, ябык һәм көнчыгыш җиленнән куырылып беткән яңа 7 башак үсеп чыкты. 24  Ябык башаклар теге 7 тук башакны йотып бетерде. Мин күргәннәремне сихерчелек белән шөгыльләнүче каһиннәргә сөйләп бирдем,+ әмма төшемне юрап бирә алучы булмады».+ 25  Йосыф фиргавенгә болай диде: «Хөрмәтле фиргавен, төшләрегезнең икесе дә бер үк мәгънәгә ия. Аллаһы сезгә нәрсә эшләргә ниятләгәнен җиткерә.+ 26  7 яхшы сыер — 7 ел ул, 7 яхшы башак та — 7 ел. Бу төшләр бер үк мәгънә йөртә. 27  Алардан соң чыккан 7 ябык һәм зәгыйфь сыер — 7 ел ул. Көнчыгыш җиленнән куырылып беткән 7 буш башак 7 ачлык елы буласын күрсәтә. 28  Әйе, хөрмәтле фиргавен, инде әйткәнемчә, Аллаһы сезгә нәрсә эшләргә ниятләгәнен күрсәткән. 29  Бөтен Мисыр җирендә 7 ел зур муллык булачак. 30  Әмма аннан соң 7 ел ачлык булачак. Мисыр җирендә булган муллык онытылачак, бөтен җирне ачлык басачак.+ 31  Килгән ачлык шундый каты булачак ки, аның аркасында элеккеге муллыкны искә дә төшермәячәкләр. 32  Сезнең төшне ике тапкыр күрүегез Аллаһының моның барысын да, һичшиксез, эшләячәген һәм тиздән моны гамәлгә ашырачагын күрсәтә. 33  Шуңа күрә акыллы һәм зирәк бер кешене табыгыз да Мисыр җирен аның карамагына тапшырыгыз. 34  Илдә күзәтчеләр билгеләгез һәм, 7 ел муллык булганда,+ Мисырдагы уңышның биштән бер өлешен җыеп барыгыз. 35  Шул уңдырышлы еллар дәвамында ризыкны җыеп барсыннар һәм ашлыкны шәһәрләрдә, фиргавеннең амбарларына туплап, шунда сакласыннар.+ 36  Мисыр җирендә булачак 7 ел ачлык вакытында кешеләр дә, хайваннар да ачтан үлмәс өчен шул ризыктан тукланыр».+ 37  Фиргавенгә дә, аның бар хезмәтчеләренә дә Йосыфның тәкъдиме ошады. 38  «Аллаһы рухы булган мондый кеше тагын табылыр микән?» — дип сорады фиргавен үз хезмәтчеләреннән. 39  Аннары ул Йосыфка болай диде: «Аллаһы сиңа моның барысын ачкан икән, синең кебек зирәк һәм акыллы кеше юктыр. 40  Бөтен йортымны сиңа тапшырам. Халкымдагы барлык кешеләр һәрбер сүзеңне үтәп торачак.+ Мин генә, тәхеттә утырганга, синнән бөегрәк булачакмын». 41  Шуннан соң фиргавен Йосыфка: «Менә, мин сине бөтен Мисыр җирендә идарәче итеп билгелим»,— дип әйтте.+ 42  Шулай диеп, фиргавен үзенең мөһерле балдагын кулыннан салды да Йосыфның кулына кидерде. Ул аны нәфис җитеннән тегелгән киемгә киендерде һәм муенына алтын муенса асты. 43  Өстәвенә, аның кушуы буенча, Йосыфны патшаның икенче арбасына утырттылар. Аның Мисыр идарәчесе булуын танып, кешеләр аның алдында: «Әвре́к!»* — дип кычкырып бардылар. 44  Аннары фиргавен Йосыфка: «Мин фиргавен булсам да, синең рөхсәтеңнән башка Мисыр җирендә беркем кулын да, аягын да селкетмәс»+,— диде. 45  Шуннан соң фиргавен Йосыфка Сафна́т-панеа́х дип исем кушты һәм аңа Өнә́* шәһәре каһине Потифирның кызы Әсинәне+ хатынлыкка бирде. Йосыф бөтен Мисыр җирен күзәтә башлады.+ 46  Мисыр патшасы фиргавен алдына килгәндә,* Йосыфка 30 яшь иде.+ Аннан соң Йосыф фиргавен яныннан чыгып, бөтен Мисыр җирен карап үтте. 47  7 ел муллык дәвамында җир күп уңыш биреп торды. 48  7 ел эчендә Йосыф Мисыр җирендә ризык җыйды. Җыелган бөтен азыкны ул шәһәрләрдә туплады. Һәр шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны ул шул шәһәрдә саклый иде. 49  Йосыф җыйган ашлык бик күп, диңгездәге ком бөртекләредәй күп иде. Ахыр чиктә, аның исәбен дә югалттылар, чөнки ашлык санап бетергесез иде. 50  Ачлык еллары башланганчы, Йосыфның Өнә* каһине Потифирның кызы Әсинәдән ике улы туды.+ 51  Беренче улын ул Манашше́*+ дип атады, чөнки: «Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне һәм атам йортын онытырга булышты»,— дип әйтте. 52  Ә икенче улын ул Ифраи́м*+ дип атады, чөнки: «Газап чигеп яшәгән бу җирдә Ходай миңа балалар бирде»+,— дип әйтте. 53  Аннары Мисырда 7 ел дәвам иткән муллык тәмамланды.+ 54  Һәм нәкъ Йосыф әйткәнчә, 7 еллык ачлык башланды.+ Бу ачлык бөтен җирне басып алды, ә Мисыр җирендә икмәк бар иде.+ 55  Аннары бөтен Мисыр җирендә дә ачлык башланды, һәм халык фиргавеннән ризык сорарга килде.+ Шунда фиргавен мисырлыларның барчасына да: «Йосыф янына барыгыз, ни әйтсә, шуны эшләгез»,— дип боерды.+ 56  Ачлык бөтен җир йөзендә хөкем сөрде.+ Йосыф бөтен амбарларны ачып, ашлыкны мисырлыларга сата башлады,+ чөнки Мисыр җирендә ачлык бик каты иде. 57  Бөтен җирдә ачлык хөкем сөргәнгә, җирдәге барлык халыклар да Мисырга Йосыфтан ризык сатып алырга дип килә иде.+

Искәрмәләр

Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.
Евр. сүзе кырыну һәм чәч алдыру дигәнне аңлатырга мөмкин.
Күрәсең, кадер-хөрмәт күрсәтергә өндәүче сүз.
Ягъни Гелиополь.
Яки «фиргавенгә хезмәт итә башлаганда».
Ягъни Гелиополь.
Мәгъ. «онытырга булышучы; оныттыручы».
Мәгъ. «икеләтә үрчемле».