Яратылыш 44:1—34

  • Йосыфның көмеш касәсе Биньямин капчыгында (1—17)

  • Яһүд Биньямин турында үтенә (18—34)

44  Аннары Йосыф үз йортындагы идарәчегә болай диде: «Бу кешеләрнең капчыкларына алар алып китә алырлык ризык тутыр, һәрберсенең акчасын аның капчыгына сал.+  Кечесенең капчыгына исә ашлык өчен биргән акчасыннан тыш минем көмеш касәмне дә сал». Һәм тегесе Йосыф кушканча эш итте.  Иртән таң аткач, Йосыфның абый-энеләрен үз ишәкләре белән юлга озаттылар.  Алар шәһәрдән әле ерак китәргә дә өлгермәгән иде, Йосыф йорт идарәчесенә болай диде: «Тор да алар артыннан куа кит! Куып җиткәч, аларга: „Ни өчен сез яхшылыкка яманлык белән кайтардыгыз?  Ник хуҗамның касәсен урладыгыз? Ул аннан эчә һәм аның ярдәмендә күрәзәлек итә бит. Сез бик явыз эш кылдыгыз“,— диген».  Идарәче аларны куып җитте һәм аларга шул сүзләрне әйтеп бирде.  Әмма алар аңа мондый җавап кайтардылар: «Ник хуҗабыз алай ди? Хезмәтчеләрең андый эш кылмас иде.  Капчыкларыбызда тапкан акчаны сезгә Кәнганнан кире алып килдек бит.+ Ничек инде без хуҗаңның йортыннан көмеш я алтын урлап китик?  Хезмәтчеләреңнең берсендә касә табылса, ул үлемгә дучар булсын, башкалар исә хуҗабызның колы булып китсен». 10  Тегесе болай диде: «Ярый, сез әйткәнчә булсын: касә кемдә табылса, шул минем колым булып китәр, ә калганнары гаепле булмас». 11  Шунда һәрберсе үз капчыгын җиргә төшереп, капчык авызын чишеп куйды. 12  Ул олысыннан башлап кечесенә кадәр — һәрберсенең капчыгын игътибар белән тикшереп чыкты. Ахыр чиктә, касә Биньями́н капчыгында табылды.+ 13  Моны күреп, алар үз киемнәрен ертып җибәрде һәм, йөкләрен кире ишәкләренә төяп, яңадан шәһәргә килде. 14  Яһүд+ үз абый-энеләре белән Йосыф өенә килгәндә, ул әле дә анда иде. Алар Йосыф алдында йөзтүбән каплангач,+ 15  Йосыф: «Нәрсә эшләдегез сез? Минем күрәзәлек итәргә сәләтле кеше булуымны белмәдегезмени?»+ — дип сорады. 16  Моңа Яһүд болай диде: «Хуҗабызга нәрсә әйтик инде? Ничек аңлатыйк? Сезнең алда ничек аклана алыйк? Аллаһы хезмәтчеләрегезнең гөнаһын фаш итте.+ Хәзер үзебез дә, капчыгында касә табылган энебез дә сезнең колларыгыз!» 17  Ләкин Йосыф әйтте: «Юк! Ничек мин алай эшли алыйм инде! Касә кемдә табылган, шул гына минем колым булачак.+ Калганнарыгыз исә атагыз янына кайта ала». 18  Шулчак Яһүд аңа болай дип мөрәҗәгать итте: «Үтенәм, хуҗам, зинһар, сүзләремне тыңлагызчы, сезнең хакимлегегез фиргавеннеке кебек бит,+ хезмәтчегезгә ачуыгыз чыкмасын. 19  Сез бездән: „Атагыз я башка абый-энеләрегез бармы?“ — дип сораган идегез. 20  Без сезгә болай дидек: „Карт атабыз һәм аның картлыгында туган улы — иң кече энебез бар.+ Аның абыйсы вафат булды,+ шуңа күрә ул әнисенең бердәнбер улы,+ һәм атасы аны бик ярата“. 21  Шунда сез: „Аны монда китерегез, күрәсем килә“+,— дип әйттегез. 22  Әмма без әйттек: „Егет әтисен калдыра алмый. Югыйсә әтиебез үләчәк“.+ 23  Ләкин сез безне: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— дип кисәттегез. 24  Шунда без хезмәтчегез атабыз янына киттек һәм аңа сезнең сүзләрегезне җиткердек. 25  Күпмедер вакыт үткәч, әтиебез безгә: „Кире барыгыз да тагын ризык алып кайтыгыз“,— диде.+ 26  Әмма без аңа: „Без Мисырга бармаячакбыз. Биньяминны үзебез белән алсак кына барачакбыз, чөнки энебезне алып килмичә, без ул кешенең күзенә күренә алмыйбыз“+,— дип җавап кайтардык. 27  Шулчак әтиебез безгә болай диде: „Үзегез дә яхшы беләсез ич, хатыным миңа ике ир бала тудырды.+ 28  Әмма берсен мин югалттым һәм: „Явыз җанвар ташланып, аны ботарлагандыр!“+ — дидем. Шуннан бирле аны күргәнем юк. 29  Биньяминны да алсагыз, һәм ул һәлак булса, сезнең аркада чал башым кайгыдан Кабергә*+ төшәчәк“.+ 30  Сезнең хезмәтчегез, әтиебез, улын үз җанын яраткандай ярата, шуңа күрә без аның янына егетсез кайтсак, 31  ул аның безнең белән булмавын күрү белән үк вафат булачак, һәм без, һичшиксез, атабызның чал башын Кабергә* төшерәчәкбез. 32  Мин бит әтиемә: „Аны яныңа кайтара алмасам, синең алдыңда гомерем буе гаепле булырмын“,— диеп, аның турында кайгыртырга вәгъдә бирдем.+ 33  Шуңа күрә үтенәм, зинһар, бу егет урынына мине коллыкка алыгыз, ә егет абыйлары белән өйгә кайтсын. 34  Ничек инде әтием янына ансыз кайтыйм? Әтиемнең андый бәлагә дучар булуын күрәсем килми!»

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.