Яратылыш 45:1—28

  • Йосыф үзенең кем икәнен әйтә (1—15)

  • Йосыфның абыйлары Ягъкуб артыннан бара (16—28)

45  Моны ишеткәч, Йосыф үз хезмәтчеләре алдында инде хисләрен тыя алмады,+ шуңа күрә аларга: «Бөтенегез чыгыгыз моннан!» — дип кычкырды. Барысы да чыгып киткәч, ул абый-энеләренә үзе турында сөйләде.+  Йосыф кычкырып елап җибәргәч, мисырлылар моны ишетеп алды, бу хәбәр фиргавеннең йортына кадәр иреште.  Йосыф үз абый-энеләренә: «Мин Йосыф. Әтием исән-саумы?» — диде. Әмма алар аптыраштан бер сүз дә дәшә алмады.  Ул аларга: «Минем яныма килегезче»,— дип әйткәч, алар якынрак килде. Аннары ул болай диде: «Мин бит сезнең энегез Йосыф. Сез мине Мисырга саткан идегез.+  Әмма мине монда сатканга күңелегез кырылмасын, һәм бер-берегезне гаепләмәгез. Аллаһы мине гомерегезне коткарыр өчен сезнең алдан җибәрде.+  Менә инде икенче ел җирдә ачлык хөкем сөрә,+ һәм тагын биш ел җир сукалау да, ашлык уру да булмаячак.  Әмма токымнарыгыз+ җир йөзеннән юкка чыкмасын өчен һәм сезгә бөек котылу бирер өчен, Аллаһы мине сезнең алдан җибәрде.  Мине монда сез түгел, ә Аллаһы җибәрде. Ул моны мине фиргавеннең баш киңәшчесе,* фиргавен йортының хуҗасы һәм бөтен Мисырның идарәчесе итеп билгеләр өчен эшләде.+  Тизрәк әтием янына кайтыгыз, аңа болай диегез: „Улың Йосыф менә нәрсә ди: „Ходай мине Мисыр хуҗасы итте.+ Кичектермичә минем яныма кил.+ 10  Улларың, оныкларың, көтүләрең һәм бөтен милкең белән Гөше́н+ җирендә, янәшәмдә яшәрсең. 11  Тагын биш ел ачлык булачак, әмма мин сине монда ризык белән тәэмин итеп торырмын.+ Югыйсә син дә, гаиләң дә мохтаҗлыкта калырсыз, һәм бөтен милкең харап булачак“. 12  Үзегез дә, энем Биньями́н да үз күзләрегез белән күреп торасыз: бу сүзләрне әйтүче — мин ич.+ 13  Мисырда казанган бөтен даным турында һәм күргәннәрегез хакында әтиемә сөйләп бирегез. Аны тизрәк монда алып килегез». 14  Шунда Йосыф үз энесе Биньяминны кочаклап елый башлады. Биньямин да аңа сарылып елап җибәрде.+ 15  Йосыф елый-елый үзенең бөтен абыйларын кочаклап үпте. Шуннан соң алар аның белән сөйләшә башлады. 16  «Йосыфның абый-энеләре килгән!» — дигән хәбәр фиргавен йортына кадәр иреште. Фиргавен дә, хезмәтчеләре дә моңа бик сөенделәр. 17  Фиргавен Йосыфка болай диде: «Абый-энеләреңә әйт: „Әйберләрегезне йөк хайваннарына төягез дә Кәнга́н җиренә барыгыз 18  һәм әтиегез белән өегездәге кешеләрне алып, минем янга килегез. Мин сезгә Мисырдагы иң яхшы нәрсәләрне бирермен. Сез иң уңдырышлы җирнең җимешләре белән тукланырсыз“.+ 19  Аларга шулай ук болай диген:+ „Балаларыгыз һәм хатыннарыгыз өчен Мисыр җиреннән арбалар алыгыз.+ Аларның берсенә әтиегезне утыртып, монда килегез.+ 20  Мал-мөлкәтегез турында борчыласы юк,+ чөнки Мисыр җиренең иң яхшы нәрсәләре сезнеке булыр“». 21  Исраи́л уллары шулай эшләделәр дә. Йосыф фиргавеннең боерыгын үтәп, аларга арбалар бирде һәм юлга ризык биреп җибәрде. 22  Ул шулай ук һәрберсенә берәр алмаш кием, ә Биньяминга 300 көмеш акча һәм биш алмаш кием бирде.+ 23  Әтисенә исә Йосыф Мисыр байлыклары төялгән ун ишәк, шулай ук аңа юлга дип ашлык, икмәк һәм төрле азык-төлек төялгән ун ана ишәк җибәрде. 24  Йосыф үз абый-энеләренә: «Юлда бер-берегез белән әрләшмәгез»+,— диеп, аларны озатып җибәрде, һәм алар кайтып киттеләр. 25  Мисырны калдырып, алар Кәнган җиренә, әтиләре Ягъкуб янына кире кайттылар. 26  Алар аңа: «Йосыф исән, һәм ул бөтен Мисыр иленең идарәчесе!»+ — дигән хәбәр җиткерделәр. Әмма Ягъкубның күңелен кузгатып булмады, чөнки ул аларга ышанмады.+ 27  Үз әтисен алып барыр өчен Йосыф җибәргән арбаларны күргәч, һәм алар аңа Йосыфның барлык сүзләрен сөйләп биргәч, Ягъкубның рухы күтәрелеп китте. 28  Шунда Исраил: «Булды, ышанам! Улым Йосыф чыннан да исән икән! Үлеп китәр алдыннан, барып, аны күрәсем килә!»+ — диде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «атасы».