Яратылыш 46:1—34

  • Ягъкуб үз гаиләсе белән Мисырга күченә (1—7)

  • Мисырга күченгәннәрнең исемнәре (8—27)

  • Йосыф Гөшендә Ягъкубны каршы ала (28—34)

46  Шулай итеп Исраи́л үз өендәге барлык кешеләр һәм бар милке белән бергә юлга чыкты. Бәхи́р-шебага+ килеп җиткәч, ул үз атасы Исхакның Аллаһысына+ корбан китерде.  Төнлә Аллаһы Исраилгә күренештә: «Ягъкуб, Ягъкуб!» — дип дәште. Тегесе аңа: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде.  Ул болай диде: «Мин хак Аллаһымын, әтиеңнең Аллаһысы.+ Мисырга барырга курыкма, чөнки анда мин синнән бөек халык булдырачакмын.+  Мин Мисырга синең белән барырмын һәм сине аннан чыгарырмын.+ Йосыф үз кулы белән синең күзләреңне йомдырыр».*+  Шуннан соң Ягъкуб Бәхир-шебаны калдырып китте. Исраил уллары үз әтиләре Ягъкубны, балаларын һәм хатыннарын фиргавен җибәргән арбаларга утыртып алып бардылар.  Алар үзләре белән Кәнганда туплаган көтүләрен һәм мал-мөлкәтләрен алдылар. Һәм шулай итеп Ягъкуб бөтен гаиләсе белән бергә Мисырга килеп җитте.  Ул үзе белән улларын, кызларын, оныкларын — үзенең барлык токымнарын Мисырга алып килде.  Менә Исраилнең Мисырга күчкән уллары,+ Ягъкуб уллары: Ягъкубның беренче улы Руби́н+ иде.  Рубин уллары: Хану́х, Паллу́, Хисру́н һәм Кәрми́.+ 10  Шимо́н+ уллары: Йемуи́л, Ями́н, Әхә́д, Яхи́н, Соха́р һәм кәнганлы хатыннан туган Шабу́л.+ 11  Ле́ви+ уллары: Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́.+ 12  Яһүд+ уллары: Ер, Она́н, Шела́,+ Фәре́с+ һәм Зирә́х.+ Ер белән Она́н исә Кәнга́н җирендә вафат булды.+ Фәрес уллары: Хисру́н белән Хаму́л.+ 13  Иссаха́р уллары: Тола́, Пуа́һ, Юбә́ һәм Шимру́н.+ 14  Зәбулу́н+ уллары: Сәри́д, Илу́н һәм Яхлии́л.+ 15  Болар Лиянең Ягъкубка Падда́н-арамда тудырган уллары. Ул шулай ук Динә́+ исемле кыз тапты. Ягъкубның Лиядән туган барлык токымнары 33 җан иде. 16  Гәд+ уллары: Сифу́н, Хәгги́, Шуни́, Избу́н, Ири́, Аруди́ һәм Әрили́.+ 17  Әши́р+ уллары: Имна́й, Ишба́, Ишби́, Бәрия́х. Аның шулай ук Сира́х исемле кызы туды. Бәриях уллары: Хәби́р белән Малкии́л.+ 18  Болар Лиягә әтисе Лаба́н биргән хезмәтче Зилпәнең+ уллары. Ягъкубның Зилпәдән туган токымнары 16 җан иде. 19  Ягъкуб хатыны Рәхиләдән туган угыллар: Йосыф+ белән Биньями́н.+ 20  Йосыфның Мисыр җирендә Манашше́+ һәм Ифраи́м*+ исемле уллары туды. Аларны Өнә* каһине Потифирның кызы Әсинә+ тудырды. 21  Биньямин+ уллары: Бела́, Бәхе́р, Әшби́л, Гайрә́,+ Ногма́н, Эхи́, Руш, Муппи́м, Хуппи́м+ һәм Әрд.+ 22  Болар Ягъкубның Рәхиләдән туган токымнары: барысы 14 җан. 23  Дан+ улы* Хуши́м+ иде. 24  Нәфтәли́+ уллары: Ягъзии́л, Гүни́, Йәзи́р һәм Шилле́м.+ 25  Болар Рәхиләгә әтисе Лаба́н биргән хезмәтче Билһаның уллары. Ягъкубның Билһадан туган токымнары 7 җан иде. 26  Ягъкубның үзе белән бергә Мисырга күчеп килгән токымнарының саны, киленнәреннән башка, барлыгы 66 җан иде.+ 27  Йосыфның Мисырда туган уллары — 2 җан. Ягъкуб йортындагы Мисырга күчеп килгән барлык җаннарның саны 70* иде.+ 28  Ягъкуб, Гөше́н җиренә баруы турында хәбәр итәр өчен, Йосыф янына Яһүдне+ җибәрде. Алар Гөшенгә+ килеп җиткәч, 29  Йосыф үз арбаларын әзерләтеп, әтисе Исраилне каршы алырга дип Гөшенгә китте. Әтисен күрү белән ул аның муенына сарылды да озак итеп елады. 30  Аннары Исраил Йосыфка: «Йөзеңне күрдем, син исән икән, хәзер үлсәм дә була»,— дип әйтте. 31  Шуннан соң Йосыф үз абый-энеләренә һәм атасының гаиләсенә болай диде: «Мин барып, фиргавенгә+ хәбәр җиткерим: „Кәнганда яшәгән абый-энеләрем һәм әтиемнең гаиләсе минем яныма килде.+ 32  Алар көтүчеләр,+ терлек асрый+ һәм көтүләре белән бөтен мал-мөлкәтләрен монда алып килде“.+ 33  Фиргавен сезне чакырып: „Нәрсә белән шөгыльләнәсез?“ — дип сораса, 34  аңа: „Хезмәтчеләрегез, ата-бабаларыбыз кебек, бала чактан бирле терлек асрый“+,— диегез. Шулчак сез Гөшен җирендә яши алырсыз,+ чөнки мисырлылар барлык сарык көтүчеләреннән җирәнә».+

Искәрмәләр

Ягъни Ягъкубның үлеменнән соң аның күзләрен йомдырыр.
Септуагинтада Ифраим исеменнән соң тагын биш исем китерелә. Күрәсең, моның аркасында Рс 7:14 тә Стифән 70 түгел, ә 75 җанны искә ала. Ул Септуагинтадан өзек китергәндер.
Ягъни Гелиополь.
Сүзгә-сүз «уллары».
Яки Септуагинтада «75». Яр 46:20 дәге искәрмәне к.