Яратылыш 47:1—31

  • Ягъкуб фиргавен белән очраша (1—12)

  • Йосыф үз эшен зирәклек белән алып бара (13—26)

  • Исраил Гөшендә урнаша (27—31)

47  Шулай итеп, Йосыф фиргавен янына барып, аңа:+ «Кәнганнан әтием һәм абый-энеләрем үз көтүләре һәм бөтен мал-мөлкәтләре белән килделәр. Хәзер алар Гөше́н җирендә»+,— дигән хәбәр җиткерде.  Аннары ул абый-энеләренең бишесен үзе белән алып, фиргавен алдына китерде.+  Фиргавен: «Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» — дип сорагач, алар: «Хезмәтчеләрегез, ата-бабаларыбыз кебек, сарык көтә»+,— дип җавап бирделәр.  Алар аңа болай диделәр: «Кәнга́н җирендә зур ачлык хөкем сөргәнгә күрә,+ көтүләребез өчен көтүлек калмады, шуңа күрә без бу җиргә чит ил кешеләре+ булып күчеп килдек. Хезмәтчеләрегезгә Гөшен җирендә яшәргә рөхсәт итегезче».+  Шулчак фиргавен Йосыфка әйтте: «Әтиең дә, абый-энеләрең дә синең яныңа килде.  Менә, Мисыр җире синең кулыңда. Әтиең белән абый-энеләреңә илнең иң әйбәт җирләрен бир.+ Гөшен җирендә яшәсеннәр. Араларында сәләтле кешеләр булса, алар көтүләремне көтсен».  Шуннан соң Йосыф фиргавен алдына үз әтисе Ягъкубны алып килде, һәм Ягъкуб фиргавенгә үз фатихасын бирде.  Фиргавен Ягъкубтан: «Сиңа ничә яшь?» — дип сорады.  Ягъкуб аңа болай дип җавап бирде: «Миңа 130 яшь. Мин бар бу елларны чит ил кешесе булып яшәп үткәрдем. Гомерем чит ил кешеләре булып яшәгән ата-бабаларымның гомере кебек озын түгел шул, бик кыска, аны да кайгы-хәсрәт+ кичереп үткәрдем».+ 10  Аннары Ягъкуб фиргавенгә фатихасын биреп, аннан чыгып китте. 11  Шулай итеп, Йосыф үз әтисе белән абый-энеләрен Мисыр җирендә урнаштырды һәм, фиргавен кушканча, аларга иң яхшы җирдә — Рамсе́с+ җирендә биләмә бирде. 12  Йосыф аларны һәм атасының бөтен гаиләсен, балалар санына карап, ризык белән тәэмин итеп торды. 13  Ачлык бик көчле булганлыктан, җирдә бөтенләй ризык калмады. Мисыр җирендә дә, Кәнганда да кешеләр ачлыктан тәмам интегеп бетте.+ 14  Ашлык сатып, Йосыф Мисырда һәм Кәнганда булган бөтен акчаны җыйды+ һәм аны фиргавен йортына китерде. 15  Вакыт узу белән Мисырда да, Кәнганда да акча калмагач, мисырлылар Йосыф янына килеп, аңардан: «Безгә ризык бирегезче! Юкса ачтан үләрбез, акчабыз бетте ич!» — дип үтенделәр. 16  Йосыф аларга: «Акчагыз беткән икән, миңа малларыгызны китерегез, ә мин сезгә ризык бирермен»,— диде. 17  Алар Йосыфка атларын, ишәкләрен һәм көтүләрен китерә башлады, ә ул аларга ризык бирде. Шулай итеп, Йосыф шул ел дәвамында ризыкны малга алмаштырып, кешеләрне тәэмин итеп торды. 18  Ул ел узып, киләсе ел җиткәч, алар кабат Йосыф янына килеп, болай диделәр: «Хуҗабызга шуны җиткерәсебез килә: без сезгә инде бөтен акчабызны һәм барлык йорт хайваннарын бирдек. Безнең үзебездән һәм җирләребездән башка сезгә бирерлек бернәрсәбез калмады. 19  Үләбез бит, җиребез дә харап була. Ник моңа юл куярга? Безне дә, җиребезне дә ризыкка сатып алыгыз. Без фиргавеннең коллары булырбыз, һәм җир дә аныкы булыр. Безгә орлык бирегез, шулчак без дә үлмәбез, җиребез дә ташландык хәлгә килмәс». 20  Мисырлыларның һәммәсе дә үз кырларын Йосыфка сатты, чөнки ачлык бик көчле иде. Йосыф бөтен шул җирләрне фиргавенгә тапшырды, һәм алар фиргавеннеке булып китте. 21  Мисырның бер очыннан икенче очына кадәр булган барлык кешеләрне исә Йосыф шәһәрләргә күчерде.+ 22  Ул каһиннәрнең җирләрен генә сатып алмады.+ Каһиннәр ризыкны фиргавен йортыннан алып туклана иде, шуңа күрә алар үз җирләрен сатмадылар. 23  Аннан соң Йосыф халыкка болай диде: «Бүген мин фиргавен өчен сезне дә, җирегезне дә сатып алдым. Менә сезгә орлык. Шуны утыртып, иген үстерегез. 24  Уңышның биштән бер өлешен фиргавенгә бирегез,+ ә дүрт өлеше сездә калсын. Ул иген үстерер өчен орлык һәм өйдәгеләр белән балаларыгызга ризык булсын». 25  Алар аңа: «Хуҗабыз, сез тормышыбызны саклап калдыгыз.+ Хәзер дә безгә илтифат күрсәтегезче, һәм без фиргавен коллары булырбыз»+,— дип җавап кайтардылар. 26  Шунда Йосыф уңышның биштән бер өлеше фиргавенгә тапшырылырга тиеш дигән әмер чыгарды. Бу әмер бүген дә Мисыр җирендә гамәлдә кала. Каһиннәрнең җирләре генә фиргавенгә күчмәде.+ 27  Исраи́л исә Мисырда, Гөшен җирендә урнашып, шунда яшәргә калды.+ Анда аларның күп балалары туды, һәм алар бик ишәеп китте.+ 28  Ягъкуб Мисыр җирендә 17 ел яшәде. Ул барлыгы 147 ел гомер итте.+ 29  Үләр алдыннан+ Исраил үз улы Йосыфны чакырып, аңа болай диде: «Илтифатыңны казанган булсам, кулыңны минем ботым астына куеп, миңа тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтергә ант ит. Зинһар, мине Мисырда җирли күрмә.+ 30  Мин үлгәч, мине Мисырдан чыгарып, ата-бабаларымның каберенә сал».+ Ул аңа: «Син әйткәнчә эшләрмен»,— дип җавап бирде. 31  Ягъкуб аңа: «Ант ит»,— диде, һәм Йосыф ант итте.+ Аннары Исраил үз ятагының башы очында Аллаһыга сәҗдә кылды.+

Искәрмәләр