Яратылыш 6:1—22

  • Фәрештәләр җирдә үзләренә хатыннар ала (1—3)

  • Әзмәверләр туа (4)

  • Кешеләрнең явызлыгы Йәһвәне кайгыга сала (5—8)

  • Нухка көймә төзергә әмер бирелә (9—16)

  • Аллаһы туфан килүен хәбәр итә (17—22)

6  Җир йөзендә кешеләр саны арта барды, һәм аларның кызлары туа иде.  Ул вакытта фәрештәләр*+ җирдәге кызларның чибәр булуларын күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап ала башлады.  Шунда Йәһвә болай диде: «Мин* адәм балаларын мәңге түзеп тормам,+ чөнки алар бары тик үлемле кешеләр генә.* Шуңа күрә аларга 120 ел калды».+  Ул көннәрдә һәм аннан соң да фәрештәләр җирдәге кызлар белән якынлык кылып яшәвен дәвам иттеләр һәм алардан әзмәверләр* туа иде. Бу әзмәверләр борынгы заманнарда көчле һәм танылган кешеләр иде.  Йәһвә кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгәнен күрде.+  Йәһвә кешеләрне барлыкка китергәненә үкенде,* һәм аның күңеле кырылды.*+  Шуңа күрә Йәһвә болай диде: «Мин үзем барлыкка китергән кешеләрне, йорт хайваннарын, күкләрдә очучы тереклекне һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны җир йөзеннән юк итәм, чөнки мин кешене барлыкка китергәнемә үкенәм».  Нух исә Йәһвәнең хуплавына иреште.*  Нух тормышы турындагы хәбәр шундый: Нух тәкъва+ һәм үз замандашлары арасында саф* кеше иде. Ул Аллаһы юлында* йөрде.+ 10  Вакыт узу белән Нухның Шем, Хам, Йафе́т исемле өч улы туды.+ 11  Әмма кешеләр Аллаһы алдында бозылды, һәм җир җәбер-золым белән тулды. 12  Аллаһы кешеләрнең бозык булуларын күрде.+ Җирдә яшәүче һәркем бозык юлдан йөри иде.+ 13  Шунда Аллаһы Нухка болай диде: «Мин бөтен кешеләрне юк итәргә булдым, чөнки җир алар аркасында җәбер-золым белән тулды. Мин аларны да, җирне дә һәлак итәчәкмен.+ 14  Үзеңә чәерле агачтан* көймә* яса.+ Көймәдә бүлмәләр булсын, һәм аның эчен-тышын сумалала.+ 15  Көймәнең озынлыгы 300, киңлеге 50, ә биеклеге 30 терсәк* булсын. 16  Көймәдә якты булсын өчен, түбә астында бер терсәк биеклегендә тәрәзә* яса. Көймәнең бер ягында керү урыны булсын.+ Эчендә беренче, икенче һәм өченче катларын яса. 17  Мин исә җиргә туфан сулары+ китереп, күк астындагы яшәү сулышы* булган барлык тереклекне юк итәчәкмен. Җир йөзендә яшәүчеләрнең һәммәсе дә һәлак булачак.+ 18  Әмма синең белән мин килешү төзим. Угылларың, хатының һәм киленнәрең белән бергә көймәгә кер.+ 19  Тереклек+ исән калсын өчен, һәрбер төреннән икешәрне көймәгә керт. Алар ата һәм ана җенесле булсын.+ 20  Исән калсыннар өчен, күктә очучы тереклек, йорт хайваннары һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарның һәрбер төреннән икешәр хайван синең белән көймәгә керсен.+ 21  Син исә, үзең өчен һәм хайваннар өчен төрле-төрле ризыклар җыеп, үзең белән ал».+ 22  Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһы уллары».
Сүзгә-сүз «Минем рухым».
Яки «чөнки алар тән буенча эш итәләр».
Евр. нефили́м. Бәлки, мәгъ. «егучылар». Сүзлекне к.
Яки «кайгырды».
Яки «сызланды».
Яки «илтифатын казанды».
Яки «тел тидермәслек».
Сүзгә-сүз «Аллаһы белән».
Сүзгә-сүз «гофәр агачыннан». Бәлки, кипарис.
Сүзгә-сүз «тартма». Бу — әрҗә сыман, бәлки, туры почмаклы һәм яссы төпле көймә.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к. Көймәнең зурлыгы: озынлыгы 133,5 м, киңлеге 22,3 м, ә биеклеге 13,4 м.
Евр. цо́хар. Башка караш буенча, бу сүз яктылык өчен ачыклык яки тәрәзә түгел, ә бер терсәк авышлыктагы түбә дигән мәгънә йөртә.
Яки «рухы».