Яратылыш 8:1—22

  • Туфан сулары кими башлый (1—14)

    • Күгәрченне очырып җибәрү (8—12)

  • Көймәдән чыгу (15—19)

  • Аллаһының җиргә кагылышлы вәгъдәсе (20—22)

8  Аллаһы исә Нух һәм аның белән көймәдә+ булган бөтен кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында кайгыртып,* җир өстенә җил җибәрде, һәм сулар кими башлады.  Күктәге су чыганаклары һәм күк капкалары ябылды, һәм яңгыр туктады.+  Сулар кими барды һәм 150 нче көнгә шактый кимеде.  7 нче айның 17 нче көнендә көймә Арарат тауларында туктады.  Сулар 10 нчы айга кадәр кими барды. 10 нчы айның 1 нче көнендә тау очлары күренә башлады.+  40 көннән соң Нух көймәдә ясалган тәрәзәне+ ачып,  тышка бер козгынны очырды. Козгын җирдәге сулар кипкәнче бер очып китеп, бер кайтып йөрде.  Соңыннан, җир йөзендә сулар кимегәнме, юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырып җибәрде.  Әмма күгәрчен, кунар җир тапмыйча, көймәгә, Нух янына кире әйләнеп кайтты, чөнки сулар әле бөтен җир йөзен каплап тора иде.+ Шунда Нух кулын сузып, аны көймә эченә алды. 10  Ул тагын 7 көн көтте дә, күгәрченне кабат көймәдән очырды. 11  Кичен күгәрчен кире әйләнеп кайткач, Нух аның томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын күрде! Шуннан ул җирдә суларның кимегәнен аңлады.+ 12  Тагын 7 көн көткәннән соң, ул күгәрченне янә очырды. Әмма күгәрчен инде әйләнеп кайтмады. 13  601 нче елның+ 1 нче аенда, айның 1 нче көнендә җирдәге сулар кипте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде. 14  2 нче айның 27 нче көнендә җир тулысынча кипте. 15  Шунда Аллаһы Нухка болай диде: 16  «Хатының, улларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык.+ 17  Үзең белән һәр төрдәге бар тереклекне:+ күктә оча торган тереклекне, җәнлекләрне, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннарны алып чык — үрчесеннәр, ишәйсеннәр, җир йөзен тутырсыннар».+ 18  Шунда Нух үз уллары,+ хатыны һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты. 19  Җирдә яшәүче барлык тереклек: җанварлар да, күктә оча торган тере җаннар да, җирдә хәрәкәт итә торган башка хайваннар да төркем-төркем көймәдән чыкты.+ 20  Аннан соң Нух Йәһвәгә мәзбәх*+ төзеде һәм чиста хайваннар белән оча торган чиста тереклекнең+ кайберләрен алып, аның өстендә яндыру корбаннары китерде.+ 21  Һәм Йәһвә корбанның хуш* исен сизде. Шуңа күрә Йәһвә үз күңеленнән болай диде: «Кеше аркасында бүтән беркайчан да җирне каһәрләмәячәкмен,*+ чөнки кеше йөрәгендәге уй-ниятләр балачактан ук явызлыкка юнәлгән.+ Бүтән беркайчан да бөтен тереклекне һәлак итмәячәкмен.+ 22  Моннан ары җирдә чәчү вакыты һәм урак өсте, суык һәм эссе, җәй һәм кыш, көн һәм төн бер дә бетмәс».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «искә төшереп».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Яки «җиргә бәла чакырмам».