Яхъя 15:1—27
15 Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче.
2 Ул миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта.+
3 Сез сөйләгән сүзем аша инде чистартылдыгыз.+
4 Минем белән бердәмлектә торыгыз, мин дә сезнең белән бердәмлектә торырмын. Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.+
5 Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар. Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә,+ чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли алмыйсыз.
6 Минем белән бердәмлектә тормаучы кисеп ташланган һәм корыган ботак кебек булачак. Андый ботакларны җыялар да утка ташлап яндыралар.
7 Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.+
8 Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана.+
9 Атам мине яраткан кебек,+ мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз.
10 Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек, сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз.
11 Мин сезгә боларны куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип сөйлим.+
12 Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз.+
13 Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк.+
14 Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым.+
15 Мин сезне инде коллар дип атамыйм, чөнки кол хуҗасының нәрсә эшләвен белми. Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем.
16 Сез мине түгел, ә мин сезне сайладым һәм, сез җимеш биреп торсын өчен һәм җимешегез саклансын өчен, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер.+
17 Боларның барысын, сез бер-берегезне яратсын өчен, әмер итеп бирәм.+
18 Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте.+
19 Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел,+ һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә.+
20 Сезгә әйткән сүземне исегездә тотыгыз: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр.+ Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.
21 Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми.+
22 Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде,+ ә хәзер гөнаһларын акларлык бернәрсә дә юк.+
23 Мине нәфрәт итүче һәркем Атамны да нәфрәт итә.+
24 Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде.+ Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр.
25 Ләкин болар аларның Канунында: „Алар миңа бер сәбәпсез нәфрәтләнделәр“,— дип язылган сүзләр үтәлсен өчен булды.+
26 Мин сезгә Атадан җибәрәчәк ярдәмче — Атадан иңүче хакыйкать рухы килгәч,+ минем хакта шаһитлек бирәчәк.+
27 Сез дә шаһитлек бирерсез,+ чөнки сез баштан ук минем белән бергә булдыгыз.