Яхъя 16:1—33
16 Мин боларны сез дөрес юлдан читкә тайпылмасын өчен әйтәм.
2 Сезне синагогалардан чыгарырлар.+ Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем+ Аллаһыга изге хезмәт башкара дип уйлар.
3 Алар Атам һәм минем турында белемнәре булмаганга шулай эшләр.+
4 Мин моны, шул вакыт җиткәч, сез минем ул хакта сөйләгәнемне исегезгә төшерсен өчен әйтәм.+
Мин боларны сезгә башта сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем.
5 Ә хәзер мин үземне Җибәрүче янына барам,+ шулай да берегез дә миннән: „Кая барасың?“ — дип сорамый.
6 Ләкин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелләрегез кайгы белән тулды.+
7 Әмма мин сезгә хак сүз әйтәм: мин сезгә файда булсын дип китәм. Чөнки мин китмәсәм, сезгә ярдәмче+ килмәс, ә китсәм, аны сезгә җибәрермен.
8 Ул килгәч, дөньяга гөнаһ, тәкъвалык һәм хөкемнең нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк:
9 башта гөнаһның,+ чөнки кешеләр миңа иман итмиләр;+
10 шуннан соң тәкъвалыкның, чөнки мин Атам янына барам (аннары сез мине инде күрмәссез);
11 аннан соң хөкемнең, чөнки бу дөньяның идарәчесе инде хөкем ителде.+
12 Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз.
13 Ләкин ярдәмче* — хакыйкать рухы килгәч,+ сезне җитәкләп барыр һәм хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр. Чөнки ул сезгә үзеннән түгел, ә ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне игълан итәр.+
14 Ул сезгә миннән кабул иткәнне җиткереп,+ мине данлаячак.+
15 „Миннән кабул иткәнне җиткерәчәк“,— дидем, чөнки Атада булган бар нәрсә — минеке.+
16 Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез,+ ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез».
17 Шунда аның кайбер шәкертләре бер-берсенә: «„Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез“ һәм „чөнки мин Атам янына барам“ дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?» — диештеләр.
18 «„Бераз вакыт үтәр“ дигән сүзләре дә нәрсәне аңлата икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз»,— диделәр алар.
19 Аларның үзенә сораулар бирәсе килгәнен белеп, Гайсә болай диде: «Сез бер-берегездән минем „бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез“ дигән сүзләрем турында сорашасызмы?
20 Сезгә хак сүз әйтәм: сез үкереп еларсыз һәм ыңгырашырсыз, ә дөнья шатланыр. Сез кайгыга төшәрсез, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.+
21 Хатын-кыз бала тапканда җәфа чигә, чөнки аның вакыты җиткән, ләкин бала тапкач, ул, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта.
22 Сез дә хәзер кайгырасыз, әмма мин сезнең белән кабат күрешкәч, күңелләрегез шатлык белән тулыр,+ һәм беркем дә куанычыгызны сездән ала алмас.
23 Ул көнне сез миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да,+ ул сезгә бирер.+
24 Моңарчы сезнең минем исемем хакына бернәрсә дә сораганыгыз булмады. Куанычыгыз тулы булсын өчен, сорагыз һәм алырсыз.
25 Мин сезгә боларны чагыштырулар кулланып сөйлим. Шундый вакыт якынлашып килә ки, мин сезгә чагыштырулар кулланып инде сөйләмәм, ә Ата турында ачык әйтермен.
26 Ул көнне сез минем исемем хакына Атадан сорарсыз. Сезнең хакка мин сорармын димим.
27 Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз+ һәм Аллаһының вәкиле булып килүемә ышанасыз.+
28 Мин дөньяга Атаның вәкиле булып килдем. Ә хәзер, дөньяны калдырып, Ата янына китәм».+
29 Аның шәкертләре болай диде: «Менә хәзер син чагыштырулар кулланмыйча ачык итеп сөйлисең.
30 Хәзер без күрәбез: син һәрнәрсәне беләсең, һәм сиңа берәүнең дә соравын көтәсе юк. Шуңа күрә синең Аллаһыдан килгәнеңә ышанабыз».
31 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Хәзер чыннан да ышанасызмы?
32 Менә вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз.+ Шулай да мин ялгыз түгел, чөнки Атам минем белән.+
33 Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем.+ Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем».+
Искәрмәләр
^ 13 һәм 14 нче шигырьләрдә «ярдәмче» һәм «ул» дигән сүзләр 7 нче шигырьдәге «ярдәмче» дигән сүзгә карый. Гайсә кулланган «ярдәмче» дигән сүз (гр. ир җенесе) изге рухның (гр. урта җенесе), ягъни шәхес булмаган көчнең, гәүдәләнеше булып тора.