Җырларның җыры 1:1—17

  • Җырларның җыры (1)

  • Кыз (2—7)

  • Иерусалим кызлары (8)

  • Патша (9—11)

    • «Синең өчен... алтын бизәкләр эшләрбез» (11)

  • Кыз (12—14)

    • «Минем өчен кадерлем... мирра савыты күк» (13)

  • Көтүче егет (15)

    • «Син матур, сөйгәнем минем»

  • Кыз (16, 17)

    • «Син дә матур, кадерлем минем» (16)

1  Сөләйманның әсәре, җырларның җыры:+  «Мине иреннәрең белән үп,Чөнки синең иркәләвең шәрабтан дә татлырак.+  Сөртенгән майларыңның тәмле исе күңелемә хуш килә.+ Синең исемең башыма агызылган май күк.+ Шуңа күрә кызлар сине ярата да.  Мине үзең белән алып кит; әйдә, качыйк! Патша мине үзенең эчке бүлмәләренә алып керде! Әйдә, сөеник, бергәләп шатланыйк. Назлавың турында шәраб турында сөйләшүгә караганда да күбрәк сөйләшик. Алар* сине юкка гына яратмыйлар шул.  И Иерусалим кызлары! Йөзем кучкыл, шулай да мин матур,Мин Кида́р чатырлары,+ Сөләйман чатырлары төсле.+  Кучкыл булуыма текәлеп карамагыз,Чөнки кояш миңа күзләрен сирпеде. Әниемнең уллары, миңа ачуланып,Йөзем бакчаларын сакларга кушты,Ә үземнең йөзем бакчамны мин сакламадым.  Җан сөйгәнем, әйтче миңа,Көтүләреңне кайда көтәсең,+Көндез аларны кайларда ял иттерәсең? Ник миңа иптәшләреңнең көтүләре арасындаБөркәнчек* ябынган хатындай булырга?»  «Әй гүзәлләрнең гүзәле, әгәр дә моны белмәсәң,Көтү эзләреннән бар һәм кәҗә бәтиләреңнеКөтүчеләрнең чатырлары янында көт».  «Сөйгән ярым, сине мин фиргавен арбаларына җигелгән сылу бер биягә* охшаттым.+ 10  Бизәлгән* йөзең сылу,Муенсалар кидерелгән муеның зифа синең. 11  Синең өчен көмеш белән бизәкләнгәнАлтын бизәкләр* эшләрбез». 12  «Патша үзенең түгәрәк өстәле янында утырганда,Миннән хушбуй*+ исе аңкып тора. 13  Кадерлем минем өчен төннәрен күкрәкләрем арасында яткан Ми́рра+ савыты күк. 14  Кадерлем Эн-гәди́+ йөзем бакчаларындагыКына* бәйләме кебек».+ 15  «Син матур, сөйгәнем минем. Син шундый гүзәл! Күзләрең күгәрченнеке төсле».+ 16  «Син дә матур, кадерлем минем, һәм гаҗәеп.+ Яшел келәм — безнең ятагыбыз. 17  Мәһабәт йортыбызның өрлекләре — эрбет агачлары,Түшәмебез — артыш агачлары.

Искәрмәләр

Ягъни кызлар.
Яки «Матәм бөркәнчеге».
Яки «биямә».
Я, бәлки, «Чәч толымнары арасындагы».
Яки «боҗралар».
Сүзгә-сүз «нард мае».
Кызгылт-кара буяу ясала торган үсемлек.