Җырларның җыры 2:1—17

  • Кыз (1)

    • «Мин яр буе тигезлегендәге зәгъфран гына»

  • Көтүче егет (2)

    • Сөеклем лалә чәчәгедәй

  • Кыз (3—14)

    • Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмагыз (7)

    • Көтүче егетнең сүзләре (10ә—14)

      • «Гүзәлем минем, әйдә минем белән» (10ә, 13)

  • Кызның абыйлары (15)

    • «Безгә төлкеләрне... тотып бирегез»

  • Кыз (16, 17)

    • «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы» (16)

2  Мин яр буе тигезлегендәге зәгъфран гына,Үзәндәге лалә чәчәге генә».+  «Чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса,Кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр».  «Урмандагы агачлар арасында алмагач ничек булса,Егетләр арасында минем кадерлем шундыйдыр. Аның күләгәсендә утырырга дәртләнәм,Татлы җимешләреннән тәм табам.  Ул мине мәҗлес йортына* китерде,Баш өстемнән үзенең мәхәббәт байрагын күтәрде.  Мине йөзем белән сыйлагыз,+Алма белән туендырыгыз —Сөю дәртеннән хәлдән тайдым мин.  Аның сул кулы башым астында,Уң кулы мине кочаклый.+  И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска даГазәлләр+ һәм кыр боланнары белән ант итегез.+  Кадерлемнең тавышы ишетелә! Менә ул килә,Тауларга менә, калкулыкларны гизә.  Кадерлем газәлгә һәм яшь боланга охшаш.+ Менә ул стенабыз артында басып тора,Тәрәзәгә карый,Рәшәткә аша күз сала. 10  Кадерлем сүзен башлап, миңа болай ди: „Тор, сөйгәнем,Гүзәлем минем, әйдә минем белән. 11  Менә, кыш* үтте инде,Яңгырлар да туктады, тынды алар. 12  Бөтен җир чәчәк ата,+Ботак кырку вакыты җитте,+Безнең тирәбездә урман күгәрчене гөр-гөр килә.+ 13  Инҗир агачының беренче җимешләре өлгереп җитте.+ Йөзем агачлары чәчәкләргә күмелгән, алардан хуш ис аңкый. Тор, сөйгәнем, кил яныма,Әйдә минем белән, гүзәлем. 14  Кыя куенында яшәгән,Кыяташ эченә ышыкланган күгәрченем минем,+Синең йөзеңне күрергә, тавышыңны ишетергә рөхсәт ит,+Чөнки тавышың шундый ягымлы, төскә-биткә чибәр син“».+ 15  «Безгә төлкеләрне,Йөзем бакчаларына зыян китерүче яшь төлкеләрне тотып бирегез,Йөзем бакчаларыбыз чәчәк атып утыра ич». 16  «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы.+ Ул лаләләр арасында+ көтү көтә.+ 17  Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,Тизрәк кайт, кадерлем. Безне аерган таулардагы* тиз аяклы газәлдәй+ я яшь боландай+ бул.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «шәраб йортына».
Яки «яңгырлар сезоны».
Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».
Я, бәлки, «Тау араларындагы». Яки «Бәтер тауларындагы».